Тарихка күз салсак, XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлешендә эшли. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, XIX гасырның 30нчы елларында Россиянең Тула шәһәрендә ясый башлыйлар. Елдан-ел бу уен коралы камилләшә бара. Аны ясаучы осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана башлый.
Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Ә Татарстанда гармун ясау эше 1950-1960 елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан. Татарлар арасында бигрәк тә тальян гармун киң таралган. 1860 елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип юкка гына язмаганнар инде.