ГлавнаяБЛОГИЯ и Культурный дневник- мы одна команда

Новые записи
Ирке Хуснутдинова
Сэйяр театр фестивале. МБОУ ООШ 1, г.Бавлы
сегодня в 14:57 - Ирке Хуснутдинова 0 0
ЭКОвесна марафон продолжается Подари земле сад!
ЭКОвесна марафон продолжается Подари земле сад!
сегодня в 13:15 - Риана Ярмеева 0 0
Благотворительный концерт
Благотворительный концерт
сегодня в 13:03 - Риана Ярмеева 0 0
Муниципальный конкурс творческих работ  «Победный май»
Муниципальный конкурс творческих работ «Победный май»
сегодня в 11:24 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Баулыда хәйрия концерты
Баулыда хәйрия концерты
сегодня в 08:27 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Круглый стол «СВОих не бросаем»
Круглый стол «СВОих не бросаем»
вчера в 09:28 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Встречаем «Эковесну»! 3 неделя "Подари земле сад"
Встречаем «Эковесну»! 3 неделя "Подари земле сад"
вчера в 08:22 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Я помню!Я горжусь!
Я помню!Я горжусь!
15 апреля 2025 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Моя любимое село.
15 апреля 2025 - Диана Назарова. 0 0
Моя любимое село.
Моя любимое село.
15 апреля 2025 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Моя любимое село.
15 апреля 2025 - Диана Назарова. 0 0
Конкурс военно-патриотической песни, посвящённый 80-летию Победы.
Конкурс военно-патриотической песни, посвящённый 80-летию Победы.
15 апреля 2025 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Конкурс военно-патриотической песни, посвящённый 80-летию Победы.
15 апреля 2025 - Диана Назарова. 0 0
Конкурс Патриотической песни, номинация "Самое лучшее исполнение песни на татарском языке"
Конкурс Патриотической песни, номинация "Самое лучшее исполнение...
15 апреля 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Конкурс Патриотической песни
Конкурс Патриотической песни
15 апреля 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Нурлатские школы – за чистую планету!
Нурлатские школы – за чистую планету!
15 апреля 2025 - Риана Ярмеева 3 +7
Шахматный турнир
Шахматный турнир
15 апреля 2025 - Риана Ярмеева 3 +7
Живые истории с юмором
Живые истории с юмором
15 апреля 2025 - Риана Ярмеева 3 +7
Ирке Хуснутдинова
Конкурс декламации стихов «Была Война. Была Победа» ООО Газпром...
15 апреля 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 +1
Ирке Хуснутдинова
Интернет-челлендж «Чип-чиста»! #ЧипЧистаБавлы
15 апреля 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
+395 RSS-лента RSS-лента

Я и Культурный дневник- мы одна команда

Автор блога: Амин Закиров
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә
“Исәнмесез” диеп сүз башлыймын,
Танышулар шулай башлана.
“Исәнмесез” диеп сүз башласам,
Бәхетем арта, күңел шатлана.
Таныш булыйк, мин Закиров Амин Ленар улы. Балтач районы Норма урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы. Минем Сезгә гаиләм турында сөйлисем килә.

Әти-әни , мин, энем -
Менә безнең гаилә.
Дус гаилә булганда
Яшәү күңелле миңа .
Яннарымда алар булгач,
Күтәрелә күңелем
Бәхет һәм шатлык белән
Үтә минем гомерем.
Рәхмәт сезгә, әти-әни,
Тыныч булсын күгебез
Озын-озак бергә-бергә
Үтсен безнең гомеребез.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

Шушы гаиләм минем – иң уңган, иң булган, иң тату гаилә. Алар – мине җылытучы, алар мине яклаучы, алар миңа дөньяны танытучы. Ә “Мәдәни көндәлек”- безнең гаиләбезнең чын дусты. Чөнки ул туган ягымны өйрәнергә , халкым, аның мәдәнияте, тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре турында күбрәк белергә мөмкинлекләр ачты. Моның өчен миңа әтием һәм әнием булышалар. Мин алар ярдәме белән бик күп рәсемнәр, кул эшләре, кроссвордлар иҗат итәм.
Әниемнең исеме Илзия. Ул - дөньядагы иң яхшы, иң ягымлы, иң матур әни. Әнием балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Эшендә бик хөрмәт итәләр, әнием үзе дә балаларны бик ярата. Әнием безне hәркөнне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын- җиргә яткырып йоклата.Ә иртән мине, татлы чәен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләр куеп ашатып, эчертеп, мәктәпкэ озата. Әни hәрвакыт бөтен шатлыкларымны да, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса- әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Мин, әниемне сөендерер өчен, тырышып укыйм hәм аңа ярдәм итәм. Әни сөенеп елмайганда миңа да рәхәт була. Мин әниемне бик яратам.

Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

Әнием чигәргә, бәйләргә , китап укырга, җырларга, биергә, чәчәкләр үстерергә ярата. Шуңа да минем дә тырыш, талантлы , белемле булуымны тели. Әнием мине районыбыздагы барлык музейларга, тарихи урыннарга алып барды. Чепьядагы Халыклар дуслыгы музее, Шодада Мирхәйдәр Фәйзи музее, Карадуганда Себер тракты һәм Муса Җәлил музейлары, Чепьяда һәм Янгулда чыбыктан үрү фабрикалары , авыл мәктәпләре һәм мәдәният йортларындагы музейларда булып, бик күп тарихи мәгълүматлар алдым мин. Кукмарадагы итек фабрикасында булганнан соң, проект эшләдем. Кара күлдә булганнан соң, рәсем һүм хикәя иҗат итеп, “Тылсымлы куллар “ конкурсында урыннар алдым. Тарихи Болгар, Тукай буенча конкурсларда катнашып та диплом һәм бүләкләргә ия булдым. Чөнки әнием мине Казан шәһәрендәге, Тукай Кырлайдагы бик күп истәлекле урыннарга, музейларга , хәтта Арчадагы “Әлифба музее”на алып барды.
Әтием Закиров Ленар Илнур улы. Тимер кебек нык сүзле, тау кебек олы йөрәкле әтиебез – гаилә тоткасы, тормышыбызның яме.
Әтиебез шофёр булып эшли. Ул үз эшен бик яратып башкара. Әтиемнең эше авыр булса да, безнең мәктәп тормышы белән дә кызыксына. Мин үземнең әтием бик горурланам.
Минем әтием автобус йөртә. Ул һәркөнне Казанга бара. Кешеләрне теләгән урыннарына сак кына илтеп куя.
Зур машинасының рульләрен борганда, әтиемнең көчләре кимемәсен. Мин әтиемә сәламәтлек, зур уңышлар телим.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

Минем әле Әдел исемле кечкенә энем дә бар. Энемә 3 яшь. Ул Кариле балалар бакчасына йөри. Шуңа да авырмыйча, безнең уңышларыбызга сөенеп, әти белән озын-озак яшәвен телим.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

.
Безнең гаилә үзешчән сәнгатьтә дә бик актив. Мин үзем биергә, җырларга яратам.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә


Районыбызда “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә коллектив белән җыр һәм бию конкурсында катнаштым.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә


Республикада Болгар һәм Свияжск буенча рәсем конкурсларында җиңүче булдым. Бөек Тукай буенча конкурста катнашып урыннар алдым.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә


Арча районында узган “Тормыш бизәге- уңган гаилә” конкурсында безнең гаилә җиңүче булды.Чөнки минем дәү әнием дә, апам да, абыйларым да бик матур җырлыйлар, бииләр.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

Буш вакытларда без гаиләбез белән төрле музейларга, китапханәгә,театрларга , ярышларга, конкурсларга, табигый һәйкәлләр янына барырга тырышабыз.
Сәламәт яшәү өчен ял паркларына барабыз. Саф һавада чаңгы, тимераякта шуарга яратабыз. Спорт исә – безнең дустыбыз.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

С
Авылыбызда бер генә чара да әниебездән башка узмый. Ул җырга да, биюгә дә, спектакльләр куярга да оста. Шуңа күрә безне дә вакытның кадерен белергә, аны файдалы итеп үткәрергә өйрәтә.Китап укырга бик ярата, безне дә китапханәләргә йөртә. Мин районыбызда бик күп китапханәләргә бардым, язучылар белән очрашуларда катнаштым.
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә

Уку елы дәвамында “Мәдәни көндәлек” белән дус булдым. Андагы барлык иҗади биремнәрне эшләп чыктым. Үземә бик күп яңа дуслар таптым. “Мәдәни көндәлек” кысаларында үткәрелгән “Минем булачак һөнәрем”, “Мәдәниятле остазым – әнием”, “Тукай урыннары буйлап” конкурсларында катнашып 2-3 нче урыннарны алдым. Моның өчен мин үз гаиләмә рәхмәтле. Чөнки әти-әнием миңа бу эшләрне башкарырга мөмкинлек тудырдылар. Бу гади авыл баласы өчен – бик зур бәхет. Шуңа күрә дә мин шушындый гаиләм булуы белән горурланам. Гаиләмне бик-бик яратам.
Гаиләм минем - өмет җебем,
Гаиләм - көнем, гаилә - төнем,
Гаиләм минем - җир һәм күгем,
Мәңге сүнмәс бәхетем минем.

(Искәрмә. Музейларга барган фотолар күбрәк сайтка куелды)
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә


Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә
Минем гаиләм – иң мәдәниятле гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Безнең нәсел бик зур. Без гаиләдә бик күп кеше яшибез. "Авылым күрке - яшь гаилә" конкурсында безнең гаилә җиңеп чыкты.
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Авылым күрке - яшь гаилә
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Җомга көн кич белән
Шүрәледә кунакта (Тукай Кырлай авылы)
Тукай - безнең юлдашыбыз. Аның Шурәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә.
“Шүрәле” поэмасы бүген дә татар әдәбиятының таҗы булып санала. Бу әсәр – татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр. Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты – музыка сәнгатенең классик үрнәге.Аңа Тукай поэмасы нигез ташы икәне бәхәссез.
“Шүрәле” поэмасы – рәссамнарның да иҗат фантазиясен уяткан әсәр. Б.Әлменов ясаган шүрәле рәсемнәре Тукай хыялына бик туры килә. Сүз сәнгате белән рәсем сәнгатенең үзенчәлекләрен ачыклауда поэмада сурәтләнгән шүрәле белән рәссам ясаган шүрәле рәсеме – бик тә кулай, матур үрнәкләр. Шүрәленең портретында ук сәнгатьнең ике төре күзалдыбызга килә.
Бу әсәргә скульптор Б.Урманче да битараф калмаган, аның сәнгать әсәрләре арасында шүрәле сыны да бар.
Шүрәледә кунакта (Тукай Кырлай авылы)
Шүрәледә кунакта (Тукай Кырлай авылы)
Шүрәледә кунакта (Тукай Кырлай авылы)
Шүрәледә кунакта (Тукай Кырлай авылы)
Шүрәледә кунакта (Тукай Кырлай авылы)
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу....
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.

Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.

Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.

Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта үткәрелә. Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык күңел ача.
2003 елда үзенең Татарстанга визиты вакытында ЮНЕСКО Генераль директоры К.Мацуура Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең татар халкының милли «Сабантуй» бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертергә кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй
Карга боткасы
Карга боткасы
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык. Гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Юк, бу гади әкият кенә түгел. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу-мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек-ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.
Бик ерак заманнарда безнең ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны, әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Карга боткасы
Разнобразие насекомых
Насеко́мые (лат. Insécta) — класс беспозвоночных членистоногих животных. Согласно традиционной классификации, вместе с многоножками относятся к подтипу трахейнодышащих. Название класса происходит от глагола «сечь» (насекать) и представляет собой кальку с французского «insecte» (латинского insectum, ср. греческое ἔντομον с тем же значением), означающего «животное с насечками». Тело насекомых покрыто хитинизированной кутикулой, образующей экзоскелет, и состоит из трёх отделов: головы, груди и брюшка. Во многих группах насекомых второй и третий сегменты груди несут по паре крыльев. Ног три пары, и они крепятся на грудном отделе. Размеры тела насекомых от 0,2 мм до 30 см и более.

Полный жизненный цикл насекомых включает эмбриональное развитие (фаза яйца) и постэмбриональное, сопровождающееся метаморфозом. Выделяют два основных типа метаморфоза — неполное и полное превращение. Неполное превращение характеризуется прохождением насекомым трёх фаз развития (яйцо, личинка и имаго), а полное — четырёх (яйцо, личинка, куколка и имаго). У насекомых с неполным превращением личинки внешне похожи на взрослых насекомых, отличаясь от них меньшими размерами тела, отсутствием или зачаточным состоянием крыльев и половых придатков. Насекомые с полным превращением характеризуются червеобразными личинками, и лишь взрослые особи обладают всеми особенностями, характерными для отряда в целом. В фазе личинки у насекомых происходит рост и развитие, а в фазе имаго — размножение и расселение.

Необычайное разнообразие форм насекомых является их поразительной особенностью. Описано более 1 млн видов насекомых, что делает их самым многочисленным классом животных, занимающих всевозможные экологические ниши
Разнобразие  насекомых
и встречающихся повсеместно, включая Антарктиду.

Наука, изучающая насекомых, называется энтомологией.
Разнобразие  насекомых

Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых

Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие  насекомых
Разнобразие животных
Живо́тные (лат. Animalia) — традиционно (со времён Аристотеля) выделяемая категория организмов, в настоящее время рассматривается в качестве биологического царства. Животные являются основным объектом изучения зоологии.

Животные относятся к эукариотам (в клетках имеются ядра). Классическими признаками животных считаются: гетеротрофность (питание готовыми органическими соединениями) и способность активно передвигаться. Впрочем, существует немало животных, ведущих неподвижный образ жизни, а гетеротрофность свойственна грибам и некоторым растениям-паразитам.

Русское слово «животное» образовано от «живот», в прошлом означавшего «жизнь, имущество». В быту под терминами «дикие животные», «домашние животные» часто понимаются только млекопитающие или четвероногие наземные позвоночные (млекопитающие, пресмыкающиеся и земноводные). Однако в науке за термином животные закреплено более широкое значение, соответствующее латинскому Animalia (см. выше). В научном смысле к животным, помимо млекопитающих, пресмыкающихся и земноводных, относится огромное множество других организмов: рыбы, птицы, насекомые, паукообразные, моллюски, морские звёзды, черви и другие.

При этом ранее к этому царству относили многих гетеротрофных протистов и делили животных на подцарства: одноклеточные Protozoa и многоклеточные Metazoa. Сейчас название «животные» в таксономическом смысле закрепилось за многоклеточными. В таком понимании животные как таксон имеют более определённые признаки — для них характерны оогамия, многотканево́е строение, наличие как минимум двух зародышевых листков, стадий бластулы и гаструлы в зародышевом развитии. Человек относится к царству животных, но традиционно изучается отдельно. У подавляющего большинства животных есть мышцы и нервы, а не имеющие их группы — губки, пластинчатые, мезозои, книдоспоридии — возможно, лишились их вторично.

В то же время, в науке термин «животные» иногда предлагается использовать и в ещё более широком значении, подразумевая под животными не таксон, а тип организации — жизненную форму, основанную на подвижности.

В настоящее время (Zhang, 2013) учёными описано более 1,6 млн видов животных (включая более 133 тыс. ископаемых видов; Zhang, 2013), большинство из которых составляют членистоногие (более 1,3 млн видов, 78 %), моллюски (более 118 тыс. видов) и позвоночные (более 42 тыс. видов)
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Разнобразие животных
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас. Муса Җәлил
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас

Бер үгет

(Кешелек турында)

Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.

Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән.

Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!

Һәр адымыңда синең туры акыл,
Көчле йөрәк эзен күрсеннәр,
Кылыч белән түгел, турылык һәм
Чынлык белән көчле кешеләр.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.

Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.

1943, 9 декабрь
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк
Экскурсия в зоопарк