Тукай - безнең юлдашыбыз. Аның Шурәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә.
“Шүрәле” поэмасы бүген дә татар әдәбиятының таҗы булып санала. Бу әсәр – татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр. Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты – музыка сәнгатенең классик үрнәге.Аңа Тукай поэмасы нигез ташы икәне бәхәссез.
“Шүрәле” поэмасы – рәссамнарның да иҗат фантазиясен уяткан әсәр. Б.Әлменов ясаган шүрәле рәсемнәре Тукай хыялына бик туры килә. Сүз сәнгате белән рәсем сәнгатенең үзенчәлекләрен ачыклауда поэмада сурәтләнгән шүрәле белән рәссам ясаган шүрәле рәсеме – бик тә кулай, матур үрнәкләр. Шүрәленең портретында ук сәнгатьнең ике төре күзалдыбызга килә.
Бу әсәргә скульптор Б.Урманче да битараф калмаган, аның сәнгать әсәрләре арасында шүрәле сыны да бар.