ГлавнаяБЛОГИЯ и Культурный дневник- мы одна командаЭш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас

Новые записи

Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас

Автор
Опубликовано: 3058 дней назад ( 4 ноября 2017)
Настроение: отличное
Играет: да
+5
Голосов: 5
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас. Муса Җәлил
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас

Бер үгет

(Кешелек турында)

Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.
Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне.

Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
Һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып,
Эшең булса чыпчык тезеннән.

Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!

Һәр адымыңда синең туры акыл,
Көчле йөрәк эзен күрсеннәр,
Кылыч белән түгел, турылык һәм
Чынлык белән көчле кешеләр.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.

Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.

1943, 9 декабрь
951 просмотр
Теги: батыр
Комментарии (4)
Амин Закиров # 4 ноября 2017 в 12:07 0
Спасибо большое!
Фарит Мадияров # 4 ноября 2017 в 13:02 0
Әфәрин, Амин!