ГлавнаяБЛОГИЯ и Культурный дневник- мы одна команда

Новые записи
«Культурная суббота. Краеведение»
«Культурная суббота. Краеведение»
23 июня 2025 - Полина Алексеева 0 0
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 1 +1
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 1 +1
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+395 RSS-лента RSS-лента

Я и Культурный дневник- мы одна команда

Автор блога: Амин Закиров
Кошлар ашханәсе
Кошлар ашханәсе

Кошлар - табигать күрке. Ямьле, нәфис гәүдәле, ялтыравыклы, гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетүгә ярдәм итә. Агачларны, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар.
Безнең якларда бик күп кошлар яши – торна, чәүкә, ябалак, тукран, сандугач, песнәк, карга, кара карга, чыпчык. Кара каргалар, торналар, сандугачлар көннәр суыту белән җылы якка очып китәләр. Песнәкләр, чыпчыклар, тукраннар, чәүкәләр кышларга безнең якларда калалар. Кышын аларга бик авыр. Шуңа да без, балалар, аларга булышырга тиешбез. Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы. 10 песнәкнең бары тик 1-2се генә кышны исән-сау чыга ала. Ә бит песнәк кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.
Кошлар – безнең дуслар, без - кошларның дуслары. Аларга көчебездән килгән кадәр ярдәм итәбез. Кошлар өчен ашханә ачтык. Әти-әниләр белән бергәләп җимлекләр ясап элдек. Һәркөн җимлекләребезгә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салып торабыз. Кошлар исә безгә рәхмәт әйтеп чиркылдыйлар.
Кошларны саклау - табигатьне саклау, ә табигатьне саклау - Туган илне саклау ул. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел , үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

С Днём рождения, Дед Мороз!
Кыш бабайга котлау
Ап-ак карлар яуган чакта
Кыш бабаебыз туган.
Кыш бабаебызны котларга
Энҗе карлар да яуган.
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Туган көн котлы булсын.
Ап-ак карларга төренгән
Бәхетең тулып торсын.
Сызламасын аяк-кулың,
Хәвеф-хәтәрләр күрмә .
Тыныч күңел, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә.
Кулыңнан килгән кадәрле
Булышасың һәркемгә.
Яхшылыгың игелек булып
Кире кайтсын һәркөн дә.
Матурлыгын тоеп туар таңның,
Шатлык белән типсен йөрәгең.
Ак бураннар белән бәхет килсен,
Чынга ашсын минем теләгем.
С Днём рождения, Дед Мороз!
20 ноябрь – Халыкара бала көне.
1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән. Ул милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга да бер этәргеч.
20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.
Ә без исә яшәешебезнең яме булган балаларыбызга исәнлек-саулык, тазалык-байлык телик. Әти-әни тигезлегендә, гаилә бәхетен тоеп, бәхеттә-шатлыкта, игелекле, тәүфыйклы булып үсәргә насыйп булсын. Дөньялар имин торсын, сугыш афәтләре күрергә язмасын.
Конвенция, 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54 маддәдән тора. Һәрбер кеше үзенең хокукларын һәм бурычларын белергә тиеш.
Барыгыз да инде хәзер
Хокукларны белегез.
Төрле очраклардан
Хокуклар саклый безне.
Урламыйлар балаларны,
Кул да күтәрми беркем.
Үпкәләтеп, кимсетеп,
Рәнҗетә алмый һичкем.
Балаларны ялларсыз да
Ярамый калдырырга.
Эш белән беррәттән
Кирәк уйнап алырга.
Әти,әни,син һәм мин
Була зур бер гаилә.
Гаиләдә дә бу хокуклар
Һәрчак ярдәмгә килә.
Белем алырга да безнең
Хокукларыбыз бар бит.
Үз хокукларыңны да бел,
Башканыкын хөрмәт ит!
20 ноябрь – Халыкара бала көне.
20 ноябрь – Халыкара бала көне.
20 ноябрь – Халыкара бала көне.
20 ноябрь – Халыкара бала көне.
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара яклары нинди генә итекләр җитештерми. Энҗеләп чигелгәннәре дә, каюлы читек рәвешенә китерелгәннәре дә, төрле бизәкләр төшерелгәне дә, аклы-каралысы да, катасы да, табанлысы да, чеби чигелгәне дә һәм тагын әллә нинди төрлеләре бар. “ Итек басу – кара, авыр эш. Аның өчен кырык төрле әйбер ( корал ) кирәк, кырык төрле эш башкарырга туры килә.
Башта йонны тетәләр. Элек йонны кереш дигән җайланма ярдәмендә кулдан теткәннәр. Бу бик авыр эш булган. Тик 30 еллар элек кенә, авылга йон тетү машиналары кайтарылгач, итекчеләр бу михнәттән котылган. Итек басуның да үзенә күрә хикмәте, сере бар. Баш оста булып итек түшәүче санала. Моны теләсә кем булдыра алмый”. Бабам бу эшнең рәссамы да, башкаручысы да, хакын куючысы да икән.
“Яхшы басылса, итек үзеннән-үзе йөри”, - диләр. Юньләп басмасаң, итек яраксыз була, кия башлагач җәелә. Итек басу эшендә төп оста – түшәүче. “Итек түши белмәгәннең кулы кешедә була”, -диләр. Ирләр итегенә - биш кадак, хатын-кызларныкына өч кадак ярым йон кирәк. Итек, түшәгәндә йон дөрес салынмаса, тишекле була. Түшәгәч, казанга салып ярты сәгать кайнаталар, яхшылап пешерәләр, верстак-сәкедә басалар. Сәгать ярымга сузыла торган бу эшкә күп көч кирәк. Эш кораллары булып, каталкалар, бәләкләр, тимер уклау һ.б. кулланыла”.
Аннан соң калыплау башлана. Бабам аны “формага тарту” дип атый. Нинди форма алсаң, итегең шундый була икән. Монда инде һөнәрчегә рәссамлык сәләте ярдәмгә килә. Бу эш – агач эше остасының борыс утырту сәләте шикелле. Ә бабам заманында балта, агач эше остасы да булган.
“Калыплагач, итекне биш-ун минут сызыралар, ышкыйлар. Аннары итекнең аерым өлешләрен басалар. Моннан соң кендеклиләр, ягъни итекне арба кендеге белән ышкыйлар, башын, кунычын уклау белән басалар. Сырлы булмасын өчен, тимер уклау кулланыла.
Әзер итекләргә берәр чиләк кайнаган су салып керен чыгаралар да маналар. Аннары ипи пешәрлек кызулыкта ягылган мичтә алты сәгать тоталар. Мичнең кызуы килмәсә яисә кипмичә алсаң, итекләр чи калачак, кечерәячәк. Көлгә керосин сибеп өткәч, үзеннән-үзе йөри торган итекләрне киясе генә кала.
Димәк, “бастың – киез булды, киердең – киез итек” дигәнчә генә тиз эшләнми ул итек дигәнең”.
Кукмара итек фабрикасы

Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кукмара итек фабрикасы
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлай тирәсендәге табигать һәм әйләнә-тирә мохит үзенчәлекле, матур. Нәкъ әлеге күренешләр Габдулла Тукайны әсәрләр иҗат итәргә илһамландыра. Биредә, 1892-1894 елларда, гади крестьян Сәгъди абзый гаиләсендә (Сәгъди Сәлихов) яши.
Музей чикләре тимер рәшәткә белән корылган. Аның артында Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасында тасвирланган чыршы, наратлар үсә. Әлеге мохит музейга килүчеләрне могҗизалар белән тулы әкияткә алып кереп китә.
Музейның беренче экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсе бинасында төзелә. Музей җәмәгатьчелек башлангычында эшли. 1971 елда дәүләт статусы ала, ә 2007 елдан ТР Мәдәният Министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль оешма.
2014 ел ахырына музей фондларында мәдәни әһәмияткә ия әйберләр саны 1297 саклау берәмлеге (төп фондта – 822; фәнни-ярдәмче фондта – 475).
Татарстан Республикасы Милли музее исәбендәге экспонатлар саны – 1382 саклау берәмлеге.
Экспозиция ике агач бинада урнашкан: шагыйрьнең балачагы узган Сәгъди абзый йортында мемориаль-көнкүреш; музей өчен махсус төзелгән (1976) ике катлы бинада әдәби-сәнгати.
Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу алдыннан, Тукай яшәгән йорт, аны уллыкка алган Сәгъди Сәлихов утары (Сәгъди йорты) яңартыла. Йорт эчендә ерак тарих чоңгыла чумган милли татар йортының эчке күренеше торгызыла.
Музей эшчәнлегенең иң көтелгән һәм әһәмиятле казанышларының берсе булып ХХ гасыр башы Бай Йортын (Әхмәтхан Мөхәмәтҗанов) төзекләндерү тора. Йорт махсус проект буенча “Минем шәһәр” фильмына нигезләнеп төзекләндерелде.
Экспозициядә XIX йөз ахыры – XX йөз башында Яңа Кырлай авылы байларының көнкүрешен тасвирлаган мемориаль әйберләр урын алган. Кызыклы экспонатлар арасында фисгармония, патефон, шкаф, комод, сепаратор – сөт аеру аппараты бар.
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Кырлайда Габдулла Тукай музее
Минзәлә татар дәүләт драма театры "Тапкыр кәҗә"
Минзәлә татар дәүләт драма театры.Курчак театры "Тапкыр кәҗә"
Минзәлә татар дәүләт драма театры "Тапкыр кәҗә"

Минзәлә татар дәүләт драма театры "Тапкыр кәҗә"
Минзәлә татар дәүләт драма театры "Тапкыр кәҗә"
Йолдызлар парады
Йолдызлар парады
Йолдызлар парады
Йолдызлар парады
Йолдызлар парады
Мәдәниятле остазым - әнием
Мәдәниятле остазым - әнием
Мин Закиров Амин булам. Балтач районы Норма урта мәктәбенең 2 нче сыйныфында укыйм. Кулыма “Мәдәни көндәлек” алганнан соң, үз туган ягым , халкым турын-да күбрәк белергә мөмкинлекләр ачылды. Моның өчен миңа әнием булыша. Без аның белән бик күп рәсемнәр, кул эшләре, кроссвордлар иҗат иттек. Әнием чигәргә, бәйләргә , китап укырга, җырларга, биергә, чәчәкләр үстерергә ярата. Шуңа да ми-нем дә тырыш, талантлы , белемле булуымны тели. Әнием мине районыбыздагы барлык музейларга, тарихи урыннарга алып барды. Чепьядагы Халыклар дуслыгы музее, Шодада Мирхәйдәр Фәйзи музее, Карадуганда Себер тракты һәм Муса Җәлил музейлары, Чепьяда һәм Янгулда чыбыктан үрү фабрикалары , авыл мәктәп-ләре һәм мәдәният йортларындагы музейларда булып, бик күп тарихи мәгълүматлар алдым мин. Кукмарадагы итек фабрикасында булганнан соң, проект эшләдем. Кара күлдә булганнан соң, рәсем һүм хикәя иҗат итеп, “Тылсым-лы куллар “ конкурсын-да урыннар алдым. Тарихи Болгар, Тукай буенча конкурсларда катнашып та дип лом һәм бүләкләргә ия булдым. Чөнки әнием мине Казан шәһәрендәге, Тукай Кырлайдагы бик күп истәлекле урыннарга, музейларга , хәтта Арчадагы “Әлифба музее”на алып барды. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Кечкенә генә шигырем һәм рәсемем әниемә бүләк булсын.
Минем әниемне беләсезме?
Исеме аның Илзия.
Урамнардан узган чакта
Гөлләр дә аңа баш ия.
Әниемнең күзләре
Йолдызлардан яктырак.
Аның ягымлы сүзләре
Бар нәрсәдән татлырак.
Иртәләрен иркәләп,
Уята ул гел мине.
Әниемнең нурлы йөзе
Күктәге ай шикелле.
Кадерләп ул үстерә,
Ашата, киендерә,
Керләрне дә ул юа,
Ашарга да пешерә.
Бик яратып бакчада
Эшли ул үз эшендә,
Өчпочмак та пешерә,
Бәлешләр дә пешерә.
Ул пешергән һәр ризык
Өстәлдә балкып тора.
Шуңа күрә исеме дә:
"Әни, әни, дип тора!"
Күк йөзендә кояш та
Әниемә соклана.
Күктәге ай да нурланып,
Әнине мактап тора .
Күп итеп бишлеләр алып,
Мин дә кайтам мәктәптән.
Рәхмәт әйтеп һәм сөенеп,
Үбеп алам битеннән.