Кукмара яклары нинди генә итекләр җитештерми. Энҗеләп чигелгәннәре дә, каюлы читек рәвешенә китерелгәннәре дә, төрле бизәкләр төшерелгәне дә, аклы-каралысы да, катасы да, табанлысы да, чеби чигелгәне дә һәм тагын әллә нинди төрлеләре бар. “ Итек басу – кара, авыр эш. Аның өчен кырык төрле әйбер ( корал ) кирәк, кырык төрле эш башкарырга туры килә.
Башта йонны тетәләр. Элек йонны кереш дигән җайланма ярдәмендә кулдан теткәннәр. Бу бик авыр эш булган. Тик 30 еллар элек кенә, авылга йон тетү машиналары кайтарылгач, итекчеләр бу михнәттән котылган. Итек басуның да үзенә күрә хикмәте, сере бар. Баш оста булып итек түшәүче санала. Моны теләсә кем булдыра алмый”. Бабам бу эшнең рәссамы да, башкаручысы да, хакын куючысы да икән.
“Яхшы басылса, итек үзеннән-үзе йөри”, - диләр. Юньләп басмасаң, итек яраксыз була, кия башлагач җәелә. Итек басу эшендә төп оста – түшәүче. “Итек түши белмәгәннең кулы кешедә була”, -диләр. Ирләр итегенә - биш кадак, хатын-кызларныкына өч кадак ярым йон кирәк. Итек, түшәгәндә йон дөрес салынмаса, тишекле була. Түшәгәч, казанга салып ярты сәгать кайнаталар, яхшылап пешерәләр, верстак-сәкедә басалар. Сәгать ярымга сузыла торган бу эшкә күп көч кирәк. Эш кораллары булып, каталкалар, бәләкләр, тимер уклау һ.б. кулланыла”.
Аннан соң калыплау башлана. Бабам аны “формага тарту” дип атый. Нинди форма алсаң, итегең шундый була икән. Монда инде һөнәрчегә рәссамлык сәләте ярдәмгә килә. Бу эш – агач эше остасының борыс утырту сәләте шикелле. Ә бабам заманында балта, агач эше остасы да булган.
“Калыплагач, итекне биш-ун минут сызыралар, ышкыйлар. Аннары итекнең аерым өлешләрен басалар. Моннан соң кендеклиләр, ягъни итекне арба кендеге белән ышкыйлар, башын, кунычын уклау белән басалар. Сырлы булмасын өчен, тимер уклау кулланыла.
Әзер итекләргә берәр чиләк кайнаган су салып керен чыгаралар да маналар. Аннары ипи пешәрлек кызулыкта ягылган мичтә алты сәгать тоталар. Мичнең кызуы килмәсә яисә кипмичә алсаң, итекләр чи калачак, кечерәячәк. Көлгә керосин сибеп өткәч, үзеннән-үзе йөри торган итекләрне киясе генә кала.
Димәк, “бастың – киез булды, киердең – киез итек” дигәнчә генә тиз эшләнми ул итек дигәнең”.