
значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.









Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!
| Автор блога: | Рафиль Шарифуллин |
| Все рубрики (247) |
| Я в бассейне (2) |
| Авылым табигате (15) |
| Наш скворечник! (1) |
| Спортивная семья (7) |
| я на сцене (1) |
| Сау бул, Әлифба! (5) |
| Болгар - изге урын (17) |
| Коллаж (10) |
| Ижевск (7) |
| Конкурсы (13) |
| Булышабыз))) (3) |
| Безнең гаилә (5) |
|
Без тәмләп йоклаган арада Кыш бабай күп итеп эш ясап куйган! Бөтен ишегалдына һәм капка төбенә көрт өеп куйган. Зу-у-ур көрәк алып эшкә дә тотындым.
Зур көрәк белән эшләп арыгач, кечкенә көрәк белән эшләп карадым. Ахыр чиктә Рүзәл апаем килеп булышты. Ишегалдыбызны матур итеп көрәп тә куйдык! Без әти-әниебезгә гел булышабыз.
Рафиль Шарифуллин
4 декабря 2016
+12
826
3 комментария
|
|
Туган якны төреп, кинәндереп
Илаһи бер назлы төсмергә. Яшәү дәрте өстәп кешеләргә Өр-яңа яз килә Мөслимгә. Сабырсызлык белән көтә күңел Язлар алып килер назларны. Зәңгәр Ыгым көтә, сагынудан Сагыш төяп кайткан казларны. Гөрләвекләр көйли язгы көйне, Кояшның да карый яктысы. Күңел тилерә күк яз назыннан Ә күңелдә яшәү чаткысы. Кушылыплар бер җырлыйсы килә Яз тудырган серле шул көйгә. Киләчәккә якты өмет бөркеп Өр-яңа яз килә Мөслимгә. ![]() |
|
Ыкта боз киткән, диләр,
Күрүче булды микән? Теләк теләп яхшылыкка Юраучы булды микән? Элек булган заманалар – Ык буе торган чыңлап, Шул бозларны зурлый-зурлый Озатканнар җыр җырлап. Гармун моңына кушылып Җырлашып аккан бозлар. Ел буе озата барган Бозлар калдырган моңнар. Әй, гомерләр, үткәннәрне Юксыну калган бары. Боз өстендә ялкыннарны Ник алып киттең ары? Уфтаныша чал агайлар, Апалар авыр сулый. Кайтарыйм соң ничекләр, дип, Үткәннәрне Ык юллый. Чарасыздан Ык елый... ![]() |
|
Иркә таулар итәгендә
Мөслимем – гүзәл илем. Туган туфрагымда сулмас Бер гөлең булыр идем. Үткәнем һәм киләчәгем, Бәхетем синдә, Мөслим. Туган якны данлап сайрар Бер моңлы кошың бит мин. Күңелемне назлап туймый Синең изге исемең. Гүзәллегең аңлатырдай Сүзләр эзлим, Мөслимем. Ык суларың җанга шифа Шифалы чишмәләрең. Җаным яралган илемне Мин ташлап китәлмәмен. Якты, назлы моңга төреп. Яңгыратыйк исемен. Игелекле әнкәм минем, И, сөекле Мөслимем. |
|
Авылымнан җыенып чыгып киттем,
Каеннарым озата бардылар. “Кабат безгә әйләнеп кайт!” – диеп, Күңелемә шатлык салдылар. Каеннарым озатып калдылар. Ак каеннар, ак бәхетләр булып, Юлларымны минем яктыртты. Теләкләрем тормышыма ашты, Хыялларым һаман ашыкты, Юлларымны минем яктыртты. Күңелемә моңнар тулган чакта, Ялкынланып хисләр ташыса, Күңелдәге татлы бер моң итеп, Каеннарым шавын ишетәм, Якты тормыш шавын ишетәм. Каеннарым һаман чакыра төсле Алга сузып ап-ак кулларын. Гомер буе алар миңа шулай Көйләр төсле тормыш җырларын, Кушылыр, бәлки, минем җырларым. ![]() |
|
Күңелем нигәдер ашкынып
Көтә гел Мөслимем язларын. Яшәргә сүрелмәс дәрт биргән Язларның иң дәртле назларын. Гомерләр язлардан башлана И, язмыш, читләргә ташлама. Мин калам Мөслимем язында Төренеп иң татлы назына. Аклыкка, сафлыкка төренеп Ничә кыш кышладым мин синдә. Кышларның энҗедәй аклысы Ягымлы, назлысы Мөслимдә. Гомерне ак төсләр ямьлиләр, Күңелгә якын ич кышың да. Китмимен ямь эзләп еракка Гомерем башланган шушында. |
|
Сез дә уйлый торгансыздыр,
Мин дә бик еш баш ватам. Хәйләкәр дә соң бу кояш, Менә шуна шаккатам. Җәй җиттеме, баш очында Йөзә ул янып-пешеп. Сусавын баса һәрвакыт, Безнең инешкә төшеп. Ә кышларын, салкын булгач, Тунын киеп куя да Кешеләргә озак итеп Күренергә ояла. Күзен сирпеп бер үтә дә Йокысына тала ул. Зинһар, уята күрмәгез, Җәйгә дип хәл ала ул. |
|
Ни күрим, кибет каршында
Кыш бабай тора биеп. -Яңа ел белән, дусларым. Котлыймын!-диеп тора. Ялт-йолт килә күзләре дә, Сакалларын селкетә. Кайбер кеше кызык итеп Исәнлек биреп китә. Ялган кыш бабай икәнен Төшендем бары шунда: Чөнки бер генә бүләк тә Юк иде капчыгында. |
|
-Әйт әле син, ник Кыш бабай
Килә кыш уртасында? Никҗылыткач кына килми Үзенең юргасында? -Җылыда килсш Кыш бабай, Әлбәттә, эрер иде. Бурексез дә, итексез дә, Күлмәкчән йөрер иде. Күз алдына киләме соң Менә шундый Кыш бабай? Юк инде, ул булыр иде Бары тик йолкыш бабай. Андый Кыш бабай нигә ул, Хәерлерәк булмавы. Килсен кышның уртасында, Кирәк түгел соңлавы. |
|
Бигрәк йомшак кыш килде,
Күңелемә хуш килде. Юраганым юш килде. Көне буе тышта без, Кар бабайлар, аюлар Әвәләргә оста без. Чаңгыда да шуабыз, Чанада да шуабыз. Шулай чирне куабыз. Тыштан арып керәбез. "Әлли-бәлли-бәү"не дә Төштә генә күрәбез. |