ГлавнаяБЛОГИИнтересно!Лилия Садриева "Ыкта боз киткән диләр"

Лилия Садриева "Ыкта боз киткән диләр"

Автор
Опубликовано: 3414 дней назад ( 3 декабря 2016)
+11
Голосов: 11
Ыкта боз киткән, диләр,
Күрүче булды микән?
Теләк теләп яхшылыкка
Юраучы булды микән?
Элек булган заманалар –
Ык буе торган чыңлап,
Шул бозларны зурлый-зурлый
Озатканнар җыр җырлап.
Гармун моңына кушылып
Җырлашып аккан бозлар.
Ел буе озата барган
Бозлар калдырган моңнар.
Әй, гомерләр, үткәннәрне
Юксыну калган бары.
Боз өстендә ялкыннарны
Ник алып киттең ары?
Уфтаныша чал агайлар,
Апалар авыр сулый.
Кайтарыйм соң ничекләр, дип,
Үткәннәрне Ык юллый.
Чарасыздан Ык елый...
Лилия Садриева "Ыкта боз киткән диләр"
891 просмотр
Комментарии (1)
Румия Габитова # 3 декабря 2016 в 18:56 0
Молодец!