ГлавнаяБЛОГИИнтересно!Мөҗәһит Әхмәтҗанов "Кояш җәйгә хәл ала"

Новые записи

Мөҗәһит Әхмәтҗанов "Кояш җәйгә хәл ала"

Автор
Опубликовано: 3394 дня назад ( 3 декабря 2016)
Настроение: отличное
+15
Голосов: 15
Сез дә уйлый торгансыздыр,
Мин дә бик еш баш ватам.
Хәйләкәр дә соң бу кояш,
Менә шуна шаккатам.

Җәй җиттеме, баш очында
Йөзә ул янып-пешеп.
Сусавын баса һәрвакыт,
Безнең инешкә төшеп.

Ә кышларын, салкын булгач,
Тунын киеп куя да
Кешеләргә озак итеп
Күренергә ояла.

Күзен сирпеп бер үтә дә
Йокысына тала ул.
Зинһар, уята күрмәгез,
Җәйгә дип хәл ала ул.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов "Кояш җәйгә хәл ала"
1110 просмотров
Комментарии (8)
Кочетков Мансур # 3 декабря 2016 в 15:31 0
Бик матур шигырь.Афәрин!
Рафиль Шарифуллин # 3 декабря 2016 в 17:45 0
Рәхмәт, Мансур! Бу шигырь миңа да бик ошый!
Тимур Рысаев # 3 декабря 2016 в 15:32 0
Здорово, молодец!
Елисей Смелов # 3 декабря 2016 в 15:33 0
Здорово!Лови+
Шаймуратова Зарина # 3 декабря 2016 в 15:38 0
нинди матур шигырь!
Рафиль Шарифуллин # 3 декабря 2016 в 17:45 0
Әйе шул, матур!
Малика Харисова # 3 декабря 2016 в 18:22 0
Матур!
Румия Габитова # 3 декабря 2016 в 18:57 0
Здорово!