ГлавнаяБЛОГИВеселая жизнь

Новые записи
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 0 0
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Эсперанса-Семья!
Эсперанса-Семья!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+2900 RSS-лента RSS-лента

Веселая жизнь

Автор блога: Регина Галиуллина
Детский журнал " САБАНТУЙ"
Детский журнал " САБАНТУЙ"

"Сабантуй" – это небольшой, красочный, иллюстрированный журнал. Издание стало другом многих татарских семей и не только! Большинство детей становятся его авторами. Здесь печатаются лучшие творческие работы ребят со всей республики: рассказы, стихотворения, кроссворды, загадки, ребусы и многое другое. Ведь его авторы - сами дети. Они делятся своими идеями, мечтами, рассказывают о любимых занятиях, хобби. Современные дети – очень творческие личности: они пишут стихотворения на родном татарском языке, сочиняют забавные рассказы, волшебные сказки, сканворды, комиксы, анекдоты.

Детский журнал " САБАНТУЙ"
Иске һәйкәл урына - яңа һәйкәлләр эшләделәр
Иске һәйкәл урына - яңа һәйкәлләр эшләделәр
Иске һәйкәл урына - яңа һәйкәлләр эшләделәр

ЯҢА ҺӘЙКӘЛ ЯНЫНДА
Иске һәйкәл урына - яңа һәйкәлләр эшләделәр

ИСКЕ ҺӘЙКӘЛ ЯНЫНДА 2020 ел

Быел 9 майда Бөек Ватан сугышыннан исән кайтмаган авылдашларга хөрмәтенә яңа һәөкәл ачылды.
Митингта катнашучылар (ә алар бу юлы бирегә гадәттәгедән шактый күбрәк җыелган иде) ил алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләрен корбан иткән якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәл яны чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Бу мизгелләрдә һәркемнең күңелен уртак бер уй биләгәндер: берүк, яңадан мондый югалтулар кичерергә язмасын, егетләребез армиядә һәм флотта тынычлык шартларында гына хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар...
Чернобыль фаҗигасендә авылдашлар
Чернобыль фаҗигасендә авылдашлар

Чернобльдә булган аянычлы вакыйгалар турында без бүген ниләр беләбез соң? Бер уйлап карасаң бик күпне. Чернобль атом электр станциясенең 4 нче энерго блогында 1 сәг. 23 мин. 48 секундта зур шартлау була. “ Зона” дигән куркыныч сүз язылган җирдән 135 мең кеше чыгарылганын да, биредә Киев шәһәреннән килгән балалар булганлыгын да, СССР дәүләт банкындагы 904 нче номерлы счет турында да беләбез. Ул счет чернобльчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган була. Беркемдә кеше кайгысына битараф калмый. Һәр кеше көченнән килгәнчә бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм итәргә ашыга. Бу әфәт турында бик күп беләбез кебек, шулай да күәүңелдә бик күп сораулар кала бирә.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга яңа һәйкәл
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга яңа һәйкәл

Татар Ямалы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган һәйкәл белән беррәттән чик сакчыларына стела да сафка басты. Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә ачылган һәйкәл авыл халкының үзара салым акчаларына башкарылып чыккан. Бүгенге көндә Татар Ямалы җирлегендә 16 тыл ветераны, 54 сугыш чоры баласы исәпләнә. Үзәктәге ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчыларының да хезмәте зур.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга яңа һәйкәл


Уткәнне белү, синең киләчәген

Хәтерләүдән курыкма син!

Уткәненне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни игкәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.
Чик сакчыларына һәйкәл
Чик сакчыларына  һәйкәл
Чик сакчыларына  һәйкәл

Дәүләтебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәр ир-егеткә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

Туган авылымында чик сагында хезмәт иткән егетләр бик күп.

Әлеге егетләр белән авылдашлары горурлана. Алар үткән юлларын, солдат хезмәте таныштырган дусларын, ул чорда туплаган тормыш тәҗрибәсен бүген дә онытмыйлар, һәрдаим искә төшереп искә алалар.
Чик сакчыларына хөрмәт
Чик сакчыларына  хөрмәт

Чик сакчылары гаскәре, илебезнең меңләгән чакрымнарга сузылган чикләрен саклыйлар. Ватаныбыз чикләре сулардан, урманнар, кырлар, таулар аркылы да, һавадан да уза. Илебездә һәр елны, 28 май көнне билгеләнеп үтелә торган, чик сакчылары көне, дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Бу көнне элеккеге һәм хәзерге вакыттагы чик сакчылары, үзләренең хәрби иптәшләрен тәбрик итәләр һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән батыр хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алалар.
Әфган һәм Чечня сугышында катнашкан авылдашларгә истәлекле такта.
Әфган һәм Чечня сугышында  катнашкан авылдашларгә истәлекле такта.

Әфган һәм Чечня сугышында  катнашкан авылдашларгә истәлекле такта.

«Бәбкәчкәйләрем! Монда басып торган бөтен ир-ат та безнең өчен һаман да бала» - улы Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ана сүзләре бу. Таулы Кавказ төбәкләреннән күпләрнең уллары гомерлек йөрәк ярасы белән дә кайта. Шул аз сүзле, моңсу карашлы ир-атлар авылыбызда истәлек мемориалын сафка бастырды.

Актаныштан Чечня һәм Төньяк Кавказ төбәкләренә 128 егет озатыла. Шуларның икесе — Рәмзил Заһитов белән Илнур Нургалиев өйләренә табутта кайта.
Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемелеге
Бөек  Ватан  сугышында һәлак булучылар исемелеге

Фронтта безнең якташларыбыз Иделдән Берлинга кадәр 3 меңнән артык километр җир үтәләр. Аларның барысын да - командирлар һәм гади солдатларны, танкистлар һәм җәяүлеләрне, очучылар һәм морякларны, артиллеристлар һәм врачларны уртак максат берләштерә: Туган илнең бәйсезлеген саклап калу һәм мәкерле фашизмны юк итү.
Алар Ватан көрәштеләр
Алар Ватан  көрәштеләр

1941нче елның 22нче июнь таңы. Сәгать 4. Илебез халкы авыр эш атнасыннан соң тирән йокыда. Беркем дә, хәтта саташулы төшендә дә, берҗирдән дә явызлык көтми. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда фашист илбасарлары, үзләренең меңләгән туплары һәм очкычлары белән, безнең чик буе заставаларын, хәрби казармаларны, элемтә үзәкләрен тупка тоталар. Шул ук минутта дошман бомбардировщиклары да, һавага күтәрелеп, тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбаларын ташлыйлар. Сабан туена дип хәзерләнгән тастымалларга батырлар биленең ныклыгын сынарга насыйп булмый. Чиккән кулъяулыклар кыңгыраулы дугаларга, ат башларына бәйләнми кала – барысына да сугыш тутыгы куна, күз яше сеңә. 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш шулай башланып китә. Бу 1418 утлы көн һәм төн халкыбыз җилкәсенә күтәрә алмаслык йөк булып ята.

Хыянәтчел фашист илбасарлары илебез өстенә ябырылуның беренче көненнән үк, күпсанлы башка милләт вәкилләре белән беррәттән, Татарстан уллары һәм кызлары да калкан булып күтәрелә.
Сергей Фадеев
Сергей Фадеев
Сергей Фадеев

Герой Советского Союза. Родился 8 апреля 1919 года в г. Ставрополь, ныне город Тольятти Самарской области, в крестьянской семье. Русский. Окончил пять классов. Жил и работал в селе Актаныш Актанышского района Татарской АССР.Работал каменщиком на строительстве Березниковского химического комбината в Соликамске. С 1939 года проходил службу на Тихоокеанском флоте в береговой артиллерии во Владивостоке. В боях Великой Отечественной войны с 1943 года. Указом Президиума Верховного Совета СССР от 8 сентября 1943 года за образцовое выполнение боевых заданий командования на фронте борьбы с немецкими захватчиками и проявленные при этом отвагу и геройство красноармейцу Фадееву Сергею Михайловичу присвоено звание Героя Советского Союза с вручением ордена Ленина и медали "Золотая Звезда"(№5002).