Чик сакчылары гаскәре, илебезнең меңләгән чакрымнарга сузылган чикләрен саклыйлар. Ватаныбыз чикләре сулардан, урманнар, кырлар, таулар аркылы да, һавадан да уза. Илебездә һәр елны, 28 май көнне билгеләнеп үтелә торган, чик сакчылары көне, дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята. Бу көнне элеккеге һәм хәзерге вакыттагы чик сакчылары, үзләренең хәрби иптәшләрен тәбрик итәләр һәм Ватаныбыз чикләрен саклап гомерләрен биргән батыр хезмәттәшләрен хөрмәтләп искә алалар.