«Бәбкәчкәйләрем! Монда басып торган бөтен ир-ат та безнең өчен һаман да бала» - улы Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ана сүзләре бу. Таулы Кавказ төбәкләреннән күпләрнең уллары гомерлек йөрәк ярасы белән дә кайта. Шул аз сүзле, моңсу карашлы ир-атлар авылыбызда истәлек мемориалын сафка бастырды.
Актаныштан Чечня һәм Төньяк Кавказ төбәкләренә 128 егет озатыла. Шуларның икесе — Рәмзил Заһитов белән Илнур Нургалиев өйләренә табутта кайта.