ГлавнаяБЛОГИУсман Әлмиев- бөек опера җырчысы.

Новые записи
ДШИ г. Менделеевск
ДШИ г. Менделеевск
вчера в 15:31 - Наиля Миннуллина 0 0
Масленица
Масленица
23 марта 2025 - Аделя Ямалиева 0 0
Музейный уголок "Служу Отечеству"
Музейный уголок "Служу Отечеству"
21 марта 2025 - Самина Исмаилова 0 0
Девочка из города
Девочка из города
20 марта 2025 - Диана Кадырова 0 0
Музей Владимира Высоцкого!
Музей Владимира Высоцкого!
20 марта 2025 - Элина Ризванова 0 0
Мои достижения!
Мои достижения!
20 марта 2025 - Элина Ризванова 0 0
Ирке Хуснутдинова
Выкладывай и ты свои фото #МолодежьБавлов и ВЛицах
20 марта 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Тонкий лед - это провал!!!
Тонкий лед - это провал!!!
20 марта 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Масленица в музее Е.Боратынского
Масленица в музее Е.Боратынского
19 марта 2025 - Дмитрий Иванов 0 0
Ирке Хуснутдинова
Профилактические мероприятия о пожаре
19 марта 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Семинар учителей в нашей школе МБОУ ООШ №1 Бавлы
Семинар учителей в нашей школе МБОУ ООШ №1 Бавлы
19 марта 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
Бумажный кораблик призывает весну.
Бумажный кораблик призывает весну.
18 марта 2025 - Диана Назарова. 0 0
"КИНОУРОКИ В ШКОЛЕ"  " 8 Марта"
"КИНОУРОКИ В ШКОЛЕ" " 8 Марта"
18 марта 2025 - Диана Назарова. 0 0
День воссоединения Крыма с Россией.
День воссоединения Крыма с Россией.
18 марта 2025 - Диана Назарова. 0 0
Семинар учителей.
Семинар учителей.
18 марта 2025 - Диана Назарова. 0 0
И снова про театр.
И снова про театр.
18 марта 2025 - Диана Назарова. 0 0
Манюня день рождения ба» заключительная часть.
Манюня день рождения ба» заключительная часть.
18 марта 2025 - Руслан Кашшапов 1 +1
День воссоединения Крыма с Россией
День воссоединения Крыма с Россией
18 марта 2025 - Ирке Хуснутдинова 0 0
ТаланТиЯ, первый тур
ТаланТиЯ, первый тур
17 марта 2025 - Ирке Хуснутдинова 1 +1
Поезд Победы
Поезд Победы
17 марта 2025 - Дмитрий Иванов 0 0
+20 RSS-лента RSS-лента

Усман Әлмиев- бөек опера җырчысы.

Автор блога: язиля гаязиева
Авылым мәктәбендә укыган күренекле шәхесләр.
Акъегет мәктәбендә укыган күренекле якташ язучылар Зариф Бәшири, Авзал Шамов һәм Юныс Сафиуллин.
Авылым мәктәбендә укыган күренекле шәхесләр.
Зариф Бәшири.
Авылым мәктәбендә укыган күренекле шәхесләр.
Авзал Шамов.
Безнең Акъегет авылында укыган драматург Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире - Юныс Сафиуллин!
Адәм баласы бу якты дөньяда үзеннән соң күп нәрсә калдыра. Ядкарь- истәлек итеп сөйләрлек исемеңне калдыра алу зур бәхет ул. Зариф Бәшири- Тау ягында туган олы шәхес. Шушы якның уңдырышлы туфрагында 1888 нче елның 5 нче маенда хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Чүти авылында Шәрәфетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә.
–Зариф Бәшири 14 яшендә Акъегеттә Заһидулла бай Шәфигуллин мәдрәсәсендә укый. Бу турыда якташыбызның “Замандашларым белән очрашулар” дигән китабында язылган. Зариф Бәшири Акъегет мәдрәсәсендә оештырылган әдәбият түгәрәгенә йөри. Остазы Гариф хәлфә Хәйруллин була. Әдип үз гомерендә өч йөзләп шигырь, “Чуваш кызы Әнисә”, “Каракош явы” әсәрләрен иҗат итә.
“Яхшылык җирдә ятмый”ди татар халык мәкале. Ата-ана үз баласында яхшылык сыйфаты тәрбияләргә омтыла. Киң күңелле, яхшы кеше генә туган ягын саклаучы, авылы белән горурланучы була.
Татар теле-бик борынгы тел, “Без татарлар, телебез дә татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”,-дигән күренекле якташыбыз Каюм Насыйри.
Татар теле балачактан аралашу чарасы булуын, әхлаклылык ана телен яратудан башлануын Зариф Бәшири “Телем” дигән шигырендә яза.
Милләте өчен янып яшәгән гаҗәеп шәхес Зариф Бәшири репрессия корбаны була. “Идел” журналында басылган Ркаил Зәйдулла мәкаләсендә мондый юллар бар:“Милләт хадимнәрен онытмагыз! Алар безнең тарихның нигез ташлары”.
-Мәшһүр якташыбыз Афзал Шамов 1901 нче елның 4 нче мартында Танай авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган.
- 14 яшендә безнең авылдагы Заһидулла хаҗи мәдрәсәсендә укый. (Аның әбисе Акъегет кызы, шигырь-мөнәҗәтләр чыгару остасы була). Афзал Шамовны Акъегет мәктәбендәге мәктәбендәге остазы – укытучы Фатих Сәйфи – Уфалы иҗатка рухландыра.
Әдип сугышларда була. Казан университеты рабфагын, Мәскәүдәге беренче дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетын тәмамлый. Заман сулышын тоеп искиткеч халыкчан, милли рухлы әсәрләр иҗат итә. “Өзелгән кыллар”, “Рәүфә”, “Госпитальдә”, “Ана” хикәяләрен бүген дә уйланып укыйсың.
Әдәби иҗат белән беррәттән Афзал Шамов тәрҗемә һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гомеренең соңгы дәверендә документаль әсәрләр яза. Алар әдипнең “Чын хикәяләр” җыентыгында тупланган.
-Әдәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра: затлы исемен, нәселен, мирасын. Габдулла Тукай болай дигән “Без шушуы олуг мәмләкәтебезнең сакчысы вә гражданы, вә бөтен мәгънәсе белән ватан хадиме булырга тиешлебез”.
–Әйе, затлы исем калдырсаң, киләчәк буын исемеңне ядкарь итеп сөйлиячәк. Ә язылган әсәрнең һәр юлы –васыять булырлык мирас. Безне бәхетле итеп, каршыбызда утырган очрашу кунагыбыз танылган драматург Юныс Сафиуллин 1947 нче елның 18 нче октябрендә күрше Бакырчы авылында туа. Акъегет сигезьеллык мәктәбендә укыганда, әдәбият һәм сәхнәгә мәхәббәт уятучы укытучысы – Марсель абый Шакиров була.
-Драматург Мәскәү Дәүләт театр сәнгате институтында укый. Хәзер – академия театрында әдәби бүлек мөдире. Әсәрләре төрле театрларда куела. Драматургны илгә таныткан әсәрләре – “Идегәй”.
– Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган шәхесләрнең төрле чорда Акъегет авылындагы мәктәптә белем алулары һәм иҗатлары белән горурланабыз. Әсәрләре белән илебезне, туган телебезне яратырга өйрәткән шәхесләргә бик зур рәхмәт.
Авылым тарихы.Акъегет.
АКЪЕГЕТ
Акъеге́т авылы, Яшел Үзән районында.
Яшел Үзән шәһәреннән 48 км көньяк-көнбатыштарак, Чуаш Республикасы чигендә.
17 йөзнең 2 нче яртысында нигез салына. 18 - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашманнар хезмәтендә була, игенчелек һәм терлек үрчетү белән беррәттән зәркән әйберләре эшләү, балта эше, итек тегү, кирпеч җитештерү, 1840 еллардан киез итек басу белән шөгыльләнә. 1830 елгы мәгълүматларга караганда, Акъегеттә мәчет була. 1872 дән аның каршында мәдрәсә эшли. 1890 да сәүдәгәр З.Ш. Шәфигуллин акчасына икенче мәчет һәм мәдрәсә, 1899-1900 дә - өченче мәчет, 1898 дә Казан губернасының Цивиль өязендә ир балалар өчен яңа ысул б-н укыта торган бердәнбер мәктәп, 1906 да кыз балалар өчен мәдрәсә төзелә, соңрак рус-татар мәктәбе итеп үзгәртелә. 1910 елларда бу уку йортларында укучыларның саны 442 кешегә җитә. 20 йөз башында Акъегеттә 3 җил, 3 су, 1 пар тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1990,6 дисәтинә тәшкил итә. 1896 га кадәр - Акъегет волостенең үзәге, 1896 дан Цивиль өязенең Яңа Кавал волостена керә. 1920-21 дә Чуаш автономияле өлкәсендә, 1921нең 22 сентябреннән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән - Норлат, 1963 нең 1 февраленнән - Яшел Үзән районында.
2010 елда 334 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1782 дә - 223 ир заты; 1834 тә - 693, 1850 дә - 1044, 1859 да - 1163, 1897 дә - 2312, 1908 дә - 3101, 1926 да - 1300, 1938 дә - 1439, 1949 да - 815, 1958 дә - 725, 1970 тә - 796, 1979 да - 595, 1989 да- 432, 2002 дә - 387 кеше.
Халкының төп шөгыле - кырчылык, терлекчелек.
Мәгариф
Урта мәктәп.
Мәдәният
Мәдәният йорты. Китапханә.
Архитектура истәлекләре
Сәүдәгәр З.Ш. Шәфигуллин йорты - 19 йөз ахыры архитектура истәлеге (мәчет буларак файдаланыла).
Туган ягым - Яшел Үзән.
Минем туган җирем –Яшел Үзән. Ә мәгърур Идел елгасы – туган ягымның иң зур бизәге. Шуларны исәптә тотып, әнием белән Яшел Үзән шәһәренә сәяхәткә чыгып киттек. Туган ягымның җырларда җырлана торган гүзәллеген күрәсең килсә, Идел елгасының биек ярына басып карап торырга кирәк. Менә без дә әнием белән елга буендагы күренешләрне күзәтеп утырдык. Идел – искиткеч матур, карап туеп булмый.
Әнә Идел елгасының икенче яры күренә. Анда яшел урманлык. Зөя кала-утравы да ерак түгел. Суда дулкыннар уйный, яр буенда балалар кайнаша. Иделдә зур кораблар да, кечкенә көймәләр дә йөзә. Әнә моторлы көймә күренде. Ул, дулкыннар өстеннән очып баргандай, бик тиз килде дә, ярга таба борылгач, әкрен генә шуа башлады. Иделнең суы, кояш нурлары астында җемелдәп, тоташ ялтыравык кәгазь, ә бу көймә бер кара тап кына кебек күренде миңа бу минутта. Шунда ук ялтырап торган су белән уйныйсы, рәхәтләнеп, йөзәсе килде.
Су буенда ял итеп алгач, әнием белән кайтырга чыктык. Шунда мин тагын бер ачыш ясадым: шәһәребез бик матур икән бит! Читтән карасаң, ул нарат урманы эченә кереп барган кебек. Рәт-рәт тезелеп киткән каеннар машина юлларын да, тимерьюлны да яшерә. Ә биек-биек наратлар биш катлы йортларны да күрмәслек итә. Табигате матур, ямьле булганга күрә дә, шәһәребездә зур шифаханәләр эшли.
Тик әнием бик күңелсез хәлләр турында да сөйләде. Иделдә су кими, ярлары чүп-чар белән тула, ямьсезләнә бара. Заводлардан агып чыккан пычрак сулар елга суын да пычрата икән.
Без үсеп җиткәнче, бу матурлыклар бетәр, елгабыз да кечерәеп, пычранып бетәр микәнни?! Мин чын күңелемнән моңа каршы. Шәһәребез матур, еллар үтсә дә, бу гүзәллек сакланырга тиеш.
Усман Әлмиев
Усман Әлмиев
Усман Әлмиев

Тулы исеме -Усман Гафият улы Әлмиев
Туу көне 24 апрель 1915
Туу урыны -Зөя өязе
Үлү көне 15 апрель 2011
Үлү урыны -Казан
Дәүләт Русия
Һөнәрләр җырчы (лирик тенор)
Жанрлар халык җырлары, опера
Усман Әлмиев – мәшһүр татар җырчысы. Татар операсына нигез салучыларның берсе. ТАССРның атказанган (1945) һәм халык артисты (1957). Музыкант-башкаручыларның Бөтенрусия конкурсы лауреаты (1944).
Тәрҗемәи хәл
Усман Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районының Акъегет авылында туа. Зөя авылы балалар йортында тәрбияләнә. 1932-35 елларда Татар сәнгать техникумында, бер үк вакытта Казан музыка техникумында (Е. Ковелькова классы); 1935-38 дә Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә (вокал буенча С. Друзякина классында, актёрлык осталыгына Ф. Каверинада) укый. 1938-58 дә Татар опера һәм балет театрында, 1958-68 дә Татар филармониясендә солист.
Иҗаты
Татар композиторларының операларында төп партияләрне башкара: Җик һәм Урмай, Хәйдәр, Нияз Уралов, Канзафаров («Алтынчәч», «Намус», «Шагыйрь», «Җәлил», Н. Җиһанов), Бәдри («Галиябану», М. Мозаффаров), Самат (шул исем. опера, Х. Вәлиуллин). Популяр музыкаль комедияләрдә төп рольләрне башкара: Әскәр («Аршин мал алан», Г. Гаҗибәков), Кето («Кето һәм Коте», В. Долидзе), Галимҗан («Башмагым», Җ. Фәйзи). Артистның уңышы сәхнәдә үзен иркен тотуы, тавышының тәэсирле булуы, образларны ышандырырлык итеп тудыруы һәм ачып бирүе белән бәйле. Аның башкару стиленә тирәнтен индивидуальләштерү, характерларны төгәл сурәтләү, образларны оригиналь чагылдыру хас. Эстрада концертларында татар халык җырларын тирән хис белән башкарып, тамашачы күңелен яулый. Җырчы репертуары татар композиторлары һәм СССР халыклары җырларыннан тора. Ул — Җ. Фәйзинең «Урман кызы», Ф. Яруллинның «Соңгы көрәшкә», Р. Яхинның «Кил, чибәрем» җырларын беренче башкаручы. «Татарстан» ДТРК фондында аның башкаруында 90 нан артык җыр һәм арияләр язмалары саклана.
1945 елда ТАССРның атказанган, ә 1957 елда ТАССРның халык артисты исеменә лаек була. 30 елдан артык Татарстан театр әһелләре берлегендә эшли, 20 елын аңа җитәкчелек итә.