ГлавнаяБЛОГИШарифуллина Тансылуның мәдәни көндәлеге

Новые записи
Музей природы
Музей природы
17 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Я ученик:)))
Я ученик:)))
17 сентября 2025 - Амирхан Хакимов 0 0
Старинный трамвай
Старинный трамвай
8 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 +1
Колокольня Богоявленского собора
Колокольня Богоявленского собора
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Богоявленский собор
Богоявленский собор
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
Фонтан "Владыкой мира будет труд"
7 сентября 2025 - Яромир Прилуцкий 0 0
Церковь
Церковь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 +1
Церковь в Чебоксарах
Церковь в Чебоксарах
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Открытие памятника
Открытие памятника
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Красивая экспозиция
Красивая экспозиция
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Музей истории Свияжска
Музей истории Свияжска
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Макарьевский монастырь
Макарьевский монастырь
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
ГРАД СВИЯЖСК
ГРАД СВИЯЖСК
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Национальный экспонат
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Храм всех религий
Храм всех религий
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Музей
Музей
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Полковников Егор
Ходили в кино с другом
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
Ходили в кино с другом
Ходили в кино с другом
5 сентября 2025 - Полковников Егор 0 0
+127 RSS-лента RSS-лента

Шарифуллина Тансылуның мәдәни көндәлеге

Автор блога: Тансылу шарифуллина
Все рубрики (52)
Табигать тарихы музее
Без балаларга бик кызык урын ул -Казаныбызнын табигать тарихы музее. Музей казылма байлыклар белән берлектән , космос , кояш системасы, планеталар белән дә таныштыра. Шулай ук тагын да кызыклысы безнең эрага кадәр яшәгән динозаврлар табылдыклары,скелетлары.
Табигать тарихы музее
Табигать тарихы музее
Табигать тарихы музее
Ф.И.Шаляпин музее
Горький урамы 10 йортта урнашкан музейның икенче катында Ф.И. Шаляпин музее урын алган. Ул бөек опера җырчысы. Күбесенчә музейда җырчының театр костюмнары, программалары, нота кәгазьләре, открыткалары,фоторәсемнәре сакланып калган.Шулай ук элеккеге граммафонда җырчының җырларын тыңлау мөмкинлеге дә бар. Аның шәхси киемнәре хатыны, балалары тарафыннан музейга тапшырырга була.
Ф.И.Шаляпин музее
Ф.И.Шаляпин музее
Ф.И.Шаляпин музее
М. Горький музее
Бүген М.Горький исемендәге музей белән таныштырып үтәсем килә.Музей Казанның үзәгендә урнашкан. Ул йортта беренче катында М. Горькийга багышланган истәлекләр булса, икенче катта Ф.И.Шаляпин музее урын алган. М. Горький татар әдәбиятына бик зур йогынт ясый. Ул Тукай иҗаты белән кызыксына һәм Г.Исхакый белән дә ныклы элемтәдә була. Музейда аның шәхси киемнәре, китаплары , хатларын һәм башка истәлекләре саклана. Ә музей подвалында ул эшләгән пекарня урын алган.

М. Горький музее

М. Горький музее

М. Горький музее
Концерт филармония "новых имен"
Бүген С Сайдашев исемендәге Зур дәүләт концертлар залында "Яңа исемнәр"астында концерватория филармония концерты булды. Анда төрле уен коралларын да Мәскәү хәм Казан музыка көллиятендә укучылар чыгыш ясады. Аларның талантына таң калырлык. Бер сулышта карый торган җанлы концерт булды.

Концерт филармония "новых имен"
Концерт филармония "новых имен"
М. Җәлил музее
М. Җәлил музее
Безнең Казаныбызда истәлекле урыннар бик күп. Бүген шуларның тагын берсе- М. Җәлилнең музей квартирасы белән таныштым.М. Горки урамындагы йортның 4 катында урнашкан музей шул чорны бик ачык сурәтли. Анда М. Җәлилнен аш бүлмәсе, йокы җире,ул кулланган җиһазлар барысы да урнаштырылган. Аларны карап чыккач, шул чор бик ачык итеп күз алдына килеп баса.
М. Җәлил музее
М. Җәлил музее
М. Җәлил музее
М. Җәлил музее
Художественная галерея хазинэ
Художественная галерея хазинэ
Безнең Казаныбызда милли азык алырлык бик күп җирләр бар. Шуларның берсе дип, милли сәнгать галереясын атар идем мин. Анда бик күп рәссамнарның , скульптурларның кул эшләре, рәсемнәре урнаштырылган. Мәсәлән, И.И. Шишкинның, Бакый Урманчының, К.Е. Максимовның кул эшләре миңа бигрәк тә ошады.
Галереядагы рәсемнәр берничә төркемгә бүленгән. Төрле табигать күренешләрен яктырткан рәсемнәр дә, Казанны Иван Грозный тарафыннан алу күренешләрен биткә төшергән, шулай ук сәяси тарихи рәсемнәр дә анда бик күп. Алай да миңа бик ошаганы Г.Тукайны шигырьләре арасында сүрәтләнгән рәсем булды.
Художественная галерея хазинэ

Художественная галерея хазинэ
Художественная галерея хазинэ
Художественная галерея хазинэ
Художественная галерея хазинэ
Филармония
Күптән түгел Казан дәүләт филармония концертлар залында булырга туры килде. Без анда 4 россиякүләм музыка конкурсның гала концертын карадык. Анда скрипка бүлегендә җиңүчеләр бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында безнең якташыбыз Казан кызы да бар иде.
Мин үзем скрипкада уйнарга өйрәнәм. Шуңа да бу концерт мина бик тә ошады. Җиңүчеләр белән беррәттән концертта танылган скрипка осталары да чыгыш ясадылар.

Филармония
Филармония
Филармония
Филармония
ТЮЗ " МАЛЕНЬКИЙ ПРИНЦ "
Мин әкиятләр укырга яратам. Сез дә яратасыздыр дип уйлыйм. Күптән түгел Антуан де Сент - Экзюпериның "Кечкенә принц" хикәясе белән таныштым. Ә кичә без аны әнием белән Островскийның урамында урнашкан Яшь тамашачылар театрына барып, карап кайттык.
Казан үзәгендә урнашкан бу театр бинасы әлләничек күңелгә якын. Килеп керүгә үк аннан үзенә бер төрле гадилек, җылылык бөркелә. Театр хезмәткәрләре дә күптәнге танышын очраткандай, елмаеп исәнләшәләр, сөйләшәләр. Актерларның фоторәсемнәре куелган зал, тәмле чәйханә, алтын балыклы аквариумы, үзенә бер төрле үзенчәлекле бизәлеш, сине могҗизалар иленә чакыра кебек.
Күп кенә спектакльләр дә анда безнең кебек кечкенә тамашачылар өчен. Актерларның уйлаганын таң калып карарга була. Әйтерсең үзең шул әкият дөньясында булып кайтасың.
ТЮЗ " МАЛЕНЬКИЙ ПРИНЦ "

ТЮЗ " МАЛЕНЬКИЙ ПРИНЦ "
ТЮЗ " МАЛЕНЬКИЙ ПРИНЦ "
ТЮЗ " МАЛЕНЬКИЙ ПРИНЦ "


Сөйләр сүзләр җитмәс күк, барып күрергә кирәк.
М.П. Девятаев
Мин күптән түгел әнием белән Бөек Ватан сугышы герое М. П. Девятаевка багышланган, " Жизнь как подвиг " дип исемләнгән выставка күргәзмә залында булып кайттым. Анда Девятаевның тормыш юлы, сугышта күрсәткән батырлыклары , медаль- орденнары һәм башка бик күп истәлекләре урнаштырылган. Шулай ук язучы фронтовикларның, тылда хезмәт куйган батырларның да истәлекләре урнаштырылган. Мәсәлән, М.Җәлилнең кызы Чулпанга язган хатын укыганда ирексездән күзгә яшь килә.
М. П. Девятаев, минемчә, чып - чын кыю йөрәкле, ватанпәрвәр батыр булган. Аның сугышта кылган батырлыкларын күргәч, моңа тагын бер кат ышанасың. Әсирлеккә төшкәч тә башын ими ул, ә дошман самолетын егәрләп, совет гаскәрләре ягына оча: үзен генә түгел, иптәшләрен дә әсирлектә коткара. Һәм фашистларның бик күп яшереп мәгълүматларын , планнарын совет гаскәрләренә чишә.Фашист концлагерьларында булган башка күп кенә тоткыннар кебек үк, Девятаев та фильтрацион лагерьга урнаштырыла, ә тикшерүдән соң Кызыл армиядә хезмәт итә.
Михаил Девятаев соңгы көннәренә кадәр Казанда яши. Ул 2002 елның 24 ноябрендә 85 яшендә вафат була һәм Арча зиратында җирләнә. Казанда Вахитов районына кергән урам да аның исемен йөртә.
М.П. Девятаев
М.П. Девятаев
М.П. Девятаев
М.П. Девятаев
Авылыбыз күле
Безнең Алан авылы гаҗәп матур җирдә урнашкан. Янында гына инеш җәелеп ята. Авылны ике яктан таулар кочаклап алган. Ә тау итәгендә бик хисап чишмәләр челтәрләп ага. Авыл башында ук Бакылтай күле бар. Исеме җисеменә туры килә аның:җәй буе бакалар концерт куя. Быел аны тагын да матурладылар, төзекләндерделәр:күл буена басма җәйделәр,эскәмияләр куйдылар. Ял итәргә менә дигән урын! Әле ул күлдә катамаран да бар. Суы җәй нинди эссе булса да кимеми бер дә. Дәү әтием күл төбеннән чишмәләр чыгып ята, шуңа ул ди. Ә язын күлгә аккошлар төшә!

Авылыбыз күле
Авылыбыз күле
Авылыбыз күле