Мин күптән түгел әнием белән Бөек Ватан сугышы герое М. П. Девятаевка багышланган, " Жизнь как подвиг " дип исемләнгән выставка күргәзмә залында булып кайттым. Анда Девятаевның тормыш юлы, сугышта күрсәткән батырлыклары , медаль- орденнары һәм башка бик күп истәлекләре урнаштырылган. Шулай ук язучы фронтовикларның, тылда хезмәт куйган батырларның да истәлекләре урнаштырылган. Мәсәлән, М.Җәлилнең кызы Чулпанга язган хатын укыганда ирексездән күзгә яшь килә.
М. П. Девятаев, минемчә, чып - чын кыю йөрәкле, ватанпәрвәр батыр булган. Аның сугышта кылган батырлыкларын күргәч, моңа тагын бер кат ышанасың. Әсирлеккә төшкәч тә башын ими ул, ә дошман самолетын егәрләп, совет гаскәрләре ягына оча: үзен генә түгел, иптәшләрен дә әсирлектә коткара. Һәм фашистларның бик күп яшереп мәгълүматларын , планнарын совет гаскәрләренә чишә.Фашист концлагерьларында булган башка күп кенә тоткыннар кебек үк, Девятаев та фильтрацион лагерьга урнаштырыла, ә тикшерүдән соң Кызыл армиядә хезмәт итә.
Михаил Девятаев соңгы көннәренә кадәр Казанда яши. Ул 2002 елның 24 ноябрендә 85 яшендә вафат була һәм Арча зиратында җирләнә. Казанда Вахитов районына кергән урам да аның исемен йөртә.