Мин әкиятләр укырга яратам. Сез дә яратасыздыр дип уйлыйм. Күптән түгел Антуан де Сент - Экзюпериның "Кечкенә принц" хикәясе белән таныштым. Ә кичә без аны әнием белән Островскийның урамында урнашкан Яшь тамашачылар театрына барып, карап кайттык.
Казан үзәгендә урнашкан бу театр бинасы әлләничек күңелгә якын. Килеп керүгә үк аннан үзенә бер төрле гадилек, җылылык бөркелә. Театр хезмәткәрләре дә күптәнге танышын очраткандай, елмаеп исәнләшәләр, сөйләшәләр. Актерларның фоторәсемнәре куелган зал, тәмле чәйханә, алтын балыклы аквариумы, үзенә бер төрле үзенчәлекле бизәлеш, сине могҗизалар иленә чакыра кебек.
Күп кенә спектакльләр дә анда безнең кебек кечкенә тамашачылар өчен. Актерларның уйлаганын таң калып карарга була. Әйтерсең үзең шул әкият дөньясында булып кайтасың.
Сөйләр сүзләр җитмәс күк, барып күрергә кирәк.