Автор блога: | Ильнар Зайдуллин |
Минем сезгә үз мәктәбемнең китапханәсендә эшләүче китапханәче Гараева Лилия апа турында сөйлисем килә. Ул без кайчан гына килеп керсәк тә, һәрчак ягымлы йөзе белән каршы ала. Сине тыңлап тора да, ялт кына кирәкле китапны яки журналны табып та бирә. Миңа Лилия апа эшләгән төрле күргәзмәләр ошый.
Ильнар Зайдуллин
10 ноября 2015
+70
979
4 комментария
отличный библиотекарь
|
2 февраля 2015 года в школе был проведён урок мужества для 2 и 3 классов. Тема урока "Дети Сталинграда". Я узнал, что самый юному защитнику Сталинграда было 6 лет. Его звали - Серёжа Алёшков. Он был награждён медалью "За боевые заслуги".
|
Ежегодно вся школа строит в декабре Снежный городок. Участвуют все - учителя, ученики, повара, технический персонал. Когда городок уже достроен, мы там фотографируемся. Я хочу всем показать некоторые фигурки из Снежного городка, которые были сделаны в разные года.
|
Я хочу рассказать о директоре нашей школы. Её зовут Садыкова Роза Миргасимовна. Она руководит нашей школой уже 22 года. Благодаря ей в этом году наша школа стала самой лучшей в районе. Выиграла в конкурсе "Школа года".
Роза Миргасимовна - энергичная, жизнерадостная, опытная, понимающая всех учеников, т.е. самый лучший директор. ![]() |
В нашей школе уч-ся 74 ученика. Многие занимаются спортом. С каждого класса несколько учащихся посещают спортивные секции в спорткомплексе "Олимп". Ученик 10 класса Юсупов Ильнар включен в состав сборной РТ по лёгкой атлетики. Я вот уже 3 год занимаюсь греко-римской борьбой. Мне нравится!
|
Я очень люблю свою школу! Мне нравиться учиться. Особенно люблю математику, русский язык и физическую культуру.Целых 2 месяца я старался! Не жалел свои силы для учёбы. Вот он результат моих стараний - я отличник. Значит, мои старания были не напрасны!
|
Мою любимую учительницу зовут - Фаздуллина Зиля Муслимовна. Она очень хорошая, добрая, отзывчивая, ласковая, весёлая. Зиля Муслимовна - моя первая учительница. Она научила меня многому.Одним словом говоря, "супер-супер учительница". Спасибо ей за всё!
|
Иске Урыссуы авылы мәктәбе
Октябрь социалистик революциясенә кадәр авылда укый-яза белгән кеше бик аз булган. 1905-1907 елларда көче-хәле булган кайберәүләр генә балаларын еракка җибәрә алганнар. Авылның урта хәллесе булган Ахмәди үзенең улы Хөснулланы Бәйрәкә мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Анда белем алганнан соң авылда балаларга белем бирү эшенә керешә. Ләкин максатына ирешә алмый, икенче авылга китеп үз тирәсенә балалар тупларга туры килә. Октябрь социалистик революциясенең беренче көненнән башлап Валиев Хөснулла авылга кайта һәм бөтен көчен авылда мәктәп ачуга куя. Мәктәп ачуга югары катлау каршы чыга. Валиев Хөснулла бу вакытта балаларны частный йортта торып укытырга мәҗбүр була. Үз тирәсенә ярлы гаиләләрнең балаларын туплый, ә югары катлау халык, дин әһелләре балаларны бары тик мәчеттә генә укыту ягында була, Хөснуллага һәр гаиләдә булып үгетләү алып барырга туры килә. Бары 1923-1924 елда гына бер байның конфискация ясалган йортында гына укытырга мөмкинлек туа. Мәктәпнең беренче заведующие - мөдире булып Хөснулла Валиев исәпләнә, ә аның хатыны Валиева Гайшә дә балалар укыта. Бу әле башлангыч мәктәп кенә була. Икесе дә авылда халыкны тәрбияләү, аң-белем бирү өлкәсендә зур көч куялар. Мәктәп районда алдынгы мәктәпләрдән исәпләнә. Җәмәгать эшләрендә, укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, укытучыларның 1 Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана. Кулакларның ныклы эзәрлекләве аркасында Валиев Хөснуллага да авылдан китеп яшәргә туры килә, хәтта кулаклар, аны яңалык таратуда, авыл халкын яңача укытуга өндәвендә гаепләп, Акбашка кадәр куа баралар. Ул яңадан авылда агарту эшләренең үзәгендә була. 1931-1932 уку елында мәктәп укытучылары Гильманов А. һәм Садыйковлар хисабына тулылана. Ул вакытта мәктәп байлардан калган кечкенә агач йорт була, тора-бара мәктәп ишек алдының 3, аннан 4 урында киңәйтелә. Ул йортлар байлардан калган иске агач йортлар булалар. Төп зданиягә ремонт үткәрелә, мәктәпнең бер бүлмәсе мастерской, икенче бүлмәсе пионер бүлмәсе итеп файдаланыла башлый. 1932 елда мәктәп җидееллыкка әйләнә. Мәктәпнең директоры итеп Валиев Хөснулла билгеләнә. Беренче фән укытучылары булып мәктәпкә Зайдуллин Н.З., Сафаров, Ханзафаров килә. 1932-1933 уку елында рус теле укытучысы Габдрахманов билгеләнә. Валиев Шалты мәктәбенә җибәрелә. Мәктәпкә математика буенча Юламанов, Исмаилов И. биология буенча, Хайруллин тарих буенча укытырга килә. 1933-1934 уку елында мәктәп яңа кадрлар белән тулыландырыла. Бөгелмә педагогия техникумыннан химия буенча Корбанов, физика буенча Ханнанов, география буенча Гайнаншин җибәрелә. Гайнаншин соңгы елларда Ленин ордены кавалеры дигән исемгә лаек була, шул исемне ала. Ул вакытта мәктәп кадрларның тупланышы буенча иң алдынгы мәктәпләрдән санала. Мәктәпнең беренче чыгарылыш укучылары Казмаш төзелешенә китәргә теләкләрен белдерәләр. Аларның теләкләре канәгәтьләндерелә. Шушы ел чыгарылыш укучыларыннан Сабитова Р., Ханнанов Г., Хафизов Г., Насыйров С., Юсупов Н. Бөгелмә педагогия техникумы каршындагы курска укырга җибәрелә. 1934-1935 уку елында мәктәпкә директор итеп Нугайбеков Ш. билгеләнә. Аның иптәше Нугайбекова башлангыч классларда укыта. Икесе дә бу мәктәптә 1937 елга кадәр эшлиләр. Мәктәптә бу елларда укучылар саны да арта. Мәктәпкә яңа укытучылардан Садыйков, Ахмадиев, Миннуллин, Сафаров җибәрелә. Бу елларда наданлыкны бетерү юнәлешендә авыл халкы арасында булганнар мәктәп коллективына да тәэсир итми калмый. Нугайбеков Ш. Һәм Ахмадиев Ш. шәхес корбаны буларак үләләр. Бөек Ватан сугышы башлану белән мәктәптә укытучылар коллективының составы да үзгәрә. Ул елларда мәктәп коллективында түбәндәге укытучылар була: 1942 елда Ахмадиев, Хамидуллина С. (1941), Хамидуллина С. (1941), Ильясов С. (1941), Бикташев Ф. (1941), Гараева А. (1941-1942), Миннибаев М. (1940-1941), Хасанова З. (1941), Мухаратов (1939-1940), Салимов Ш. (1940-1941), Салимов Ш. (1940-1941) ,Сайфиев К. (1940-1941), Рахманова Н., Шарифуллина Ф. (1940-1941), Гайнуллина С. (1942-1943), Юнусова М. (1942-1943), Асылова М. (1942), ВильдановМ. (1941-1942), Хасанова Х. (1941). |