ГлавнаяБЛОГИМои впечатления от посещенийИстория школы до ВОВ

Новые записи
Цирк " Конёк Горбунок"
Цирк " Конёк Горбунок"
20 декабря 2025 - Ильвина Мазитова 0 0
Новый год! Яркий! Особенный! Твой!
Новый год! Яркий! Особенный! Твой!
19 декабря 2025 - Ильвина Мазитова 0 0
Письмо Деду Морозу...
Письмо Деду Морозу...
19 декабря 2025 - Амирхан Хакимов 0 +1
Победа в конкурсе:)
Победа в конкурсе:)
19 декабря 2025 - Амирхан Хакимов 1 +1
Путешествие к Щелкунчику
Путешествие к Щелкунчику
16 декабря 2025 - Диана Кадырова 0 0
ХIII Международный конкурс монологов в Институте Исскуствознания г. Москвы
ХIII Международный конкурс монологов в Институте Исскуствознания г....
11 декабря 2025 - Ильвина Мазитова 0 0
Выставка живописи " Отражение берегов" Резеды Баязитовой.
Выставка живописи " Отражение берегов" Резеды Баязитовой.
11 декабря 2025 - Ильвина Мазитова 0 0
Матвей Писарев
День Героев Отечества.
9 декабря 2025 - Матвей Писарев 0 0
Казанский государственный цирк
Казанский государственный цирк
8 декабря 2025 - Мария Иванова 0 0
Эрмитаж-Казань
Эрмитаж-Казань
8 декабря 2025 - Мария Иванова 0 0
Концерт в День мамы
Концерт в День мамы
8 декабря 2025 - Матвей Писарев 0 0
Цирк ОдержиМЫе
Цирк ОдержиМЫе
7 декабря 2025 - Диана Кадырова 0 0
Цирк ОдержиМЫе
Цирк ОдержиМЫе
7 декабря 2025 - Ильшат Кадыров 0 0
Праздник ко Дню мамы!
Праздник ко Дню мамы!
6 декабря 2025 - Ильвина Мазитова 0 0
Начинаем новогодние представления!
Начинаем новогодние представления!
4 декабря 2025 - Элина Ризванова 0 0
«Гаиләм - йөрәк җырым, җылы учагым»
«Гаиләм - йөрәк җырым, җылы учагым»
4 декабря 2025 - Амирхан Хакимов 0 +2
Книга силы в ТЮЗ
Книга силы в ТЮЗ
30 ноября 2025 - Маша Жарких 0 0
Балет "Белоснежка и 7 гномов"
Балет "Белоснежка и 7 гномов"
30 ноября 2025 - Маша Жарких 0 0
IT-парк им.Б.Рамеева
IT-парк им.Б.Рамеева
30 ноября 2025 - Мария Иванова 0 0
Концерт ко Дню матери
Концерт ко Дню матери
30 ноября 2025 - Ильшат Кадыров 0 0

История школы до ВОВ

Автор
Опубликовано: 3702 дня назад ( 3 ноября 2015)
Редактировалось: 1 раз — 14 декабря 2025
Настроение: отличное
+71
Голосов: 71
Иске Урыссуы авылы мәктәбе
Октябрь социалистик революциясенә кадәр авылда укый-яза белгән кеше бик аз булган.
1905-1907 елларда көче-хәле булган кайберәүләр генә балаларын еракка җибәрә алганнар. Авылның урта хәллесе булган Ахмәди үзенең улы Хөснулланы Бәйрәкә мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Анда белем алганнан соң авылда балаларга белем бирү эшенә керешә. Ләкин максатына ирешә алмый, икенче авылга китеп үз тирәсенә балалар тупларга туры килә.
Октябрь социалистик революциясенең беренче көненнән башлап Валиев Хөснулла авылга кайта һәм бөтен көчен авылда мәктәп ачуга куя. Мәктәп ачуга югары катлау каршы чыга. Валиев Хөснулла бу вакытта балаларны частный йортта торып укытырга мәҗбүр була. Үз тирәсенә ярлы гаиләләрнең балаларын туплый, ә югары катлау халык, дин әһелләре балаларны бары тик мәчеттә генә укыту ягында була, Хөснуллага һәр гаиләдә булып үгетләү алып барырга туры килә.
Бары 1923-1924 елда гына бер байның конфискация ясалган йортында гына укытырга мөмкинлек туа. Мәктәпнең беренче заведующие - мөдире булып Хөснулла Валиев исәпләнә, ә аның хатыны Валиева Гайшә дә балалар укыта. Бу әле башлангыч мәктәп кенә була. Икесе дә авылда халыкны тәрбияләү, аң-белем бирү өлкәсендә зур көч куялар. Мәктәп районда алдынгы мәктәпләрдән исәпләнә. Җәмәгать эшләрендә, укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп, укытучыларның 1 Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана.
Кулакларның ныклы эзәрлекләве аркасында Валиев Хөснуллага да авылдан китеп яшәргә туры килә, хәтта кулаклар, аны яңалык таратуда, авыл халкын яңача укытуга өндәвендә гаепләп, Акбашка кадәр куа баралар. Ул яңадан авылда агарту эшләренең үзәгендә була.
1931-1932 уку елында мәктәп укытучылары Гильманов А. һәм Садыйковлар хисабына тулылана. Ул вакытта мәктәп байлардан калган кечкенә агач йорт була, тора-бара мәктәп ишек алдының 3, аннан 4 урында киңәйтелә. Ул йортлар байлардан калган иске агач йортлар булалар. Төп зданиягә ремонт үткәрелә, мәктәпнең бер бүлмәсе мастерской, икенче бүлмәсе пионер бүлмәсе итеп файдаланыла башлый.
1932 елда мәктәп җидееллыкка әйләнә. Мәктәпнең директоры итеп Валиев Хөснулла билгеләнә. Беренче фән укытучылары булып мәктәпкә Зайдуллин Н.З., Сафаров, Ханзафаров килә.
1932-1933 уку елында рус теле укытучысы Габдрахманов билгеләнә. Валиев Шалты мәктәбенә җибәрелә. Мәктәпкә математика буенча Юламанов, Исмаилов И. биология буенча, Хайруллин тарих буенча укытырга килә.
1933-1934 уку елында мәктәп яңа кадрлар белән тулыландырыла. Бөгелмә педагогия техникумыннан химия буенча Корбанов, физика буенча Ханнанов, география буенча Гайнаншин җибәрелә. Гайнаншин соңгы елларда Ленин ордены кавалеры дигән исемгә лаек була, шул исемне ала. Ул вакытта мәктәп кадрларның тупланышы буенча иң алдынгы мәктәпләрдән санала. Мәктәпнең беренче чыгарылыш укучылары Казмаш төзелешенә китәргә теләкләрен белдерәләр. Аларның теләкләре канәгәтьләндерелә. Шушы ел чыгарылыш укучыларыннан Сабитова Р., Ханнанов Г., Хафизов Г., Насыйров С., Юсупов Н. Бөгелмә педагогия техникумы каршындагы курска укырга җибәрелә.
1934-1935 уку елында мәктәпкә директор итеп Нугайбеков Ш. билгеләнә. Аның иптәше Нугайбекова башлангыч классларда укыта. Икесе дә бу мәктәптә 1937 елга кадәр эшлиләр. Мәктәптә бу елларда укучылар саны да арта. Мәктәпкә яңа укытучылардан Садыйков, Ахмадиев, Миннуллин, Сафаров җибәрелә.
Бу елларда наданлыкны бетерү юнәлешендә авыл халкы арасында булганнар мәктәп коллективына да тәэсир итми калмый. Нугайбеков Ш. Һәм Ахмадиев Ш. шәхес корбаны буларак үләләр.
Бөек Ватан сугышы башлану белән мәктәптә укытучылар коллективының составы да үзгәрә. Ул елларда мәктәп коллективында түбәндәге укытучылар була: 1942 елда Ахмадиев, Хамидуллина С. (1941), Хамидуллина С. (1941), Ильясов С. (1941), Бикташев Ф. (1941), Гараева А. (1941-1942), Миннибаев М. (1940-1941), Хасанова З. (1941), Мухаратов (1939-1940), Салимов Ш. (1940-1941), Салимов Ш. (1940-1941) ,Сайфиев К. (1940-1941), Рахманова Н., Шарифуллина Ф. (1940-1941), Гайнуллина С. (1942-1943), Юнусова М. (1942-1943), Асылова М. (1942), ВильдановМ. (1941-1942), Хасанова Х. (1941).
991 просмотр
Комментарии (18)
Айгуль Зайдуллина # 3 ноября 2015 в 17:44 0
Хороший материал.
Ренат Юсупов # 3 ноября 2015 в 17:46 0
Полезная информация.
Алсу Рамазанова # 3 ноября 2015 в 17:47 0
Бай материал. Каян алдын?
Ильнар Зайдуллин # 3 ноября 2015 в 17:59 0
Мәктәп музеенннан алдым.
Данил Козлов # 3 ноября 2015 в 17:49 0
Наша школа супер v
Марсель Махмутов # 3 ноября 2015 в 17:51 0
Данил, я согласен с тобой!
Диана Рузиматова # 3 ноября 2015 в 17:52 0
Да-а-а-а..................
Ильсия Садыкова # 3 ноября 2015 в 17:54 0
Бик яхшы!!!
Ильнар Саляхов # 3 ноября 2015 в 17:56 0
Шулай шул, Илсөя!
Ильяс Сафин # 3 ноября 2015 в 17:57 0
Әйбәт, файдалы информация!
Ильнар Зайдуллин # 3 ноября 2015 в 17:59 0
Рәхмәт, Ильяс!
Алексей Агашков # 4 ноября 2015 в 04:03 0
Очень интересно
Ильнар Зайдуллин # 4 ноября 2015 в 12:42 0
Полностью с тобой согласен, Алёша.
Ралина Гарипова # 4 ноября 2015 в 13:42 0
Интересно!
Инсаф Шамбазов # 30 ноября 2015 в 18:33 0
Очень интересно! Молодец!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:06 0
здорово!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:06 0
здорово!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:06 0
+