| Автор блога: | Булат Шаймухаметов |
|
Булат Шаймухаметов
18 октября 2019
+33
398
30 комментариев
|
|
Көрәш, милли көрәш — төрки халыкларның милли спорт төре. Татар-башкортларда, чуашларда Сабан туе, Җыен һәм Акатуй бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора.
Көрәш — иң борынгы спорт төрләреннән берсе. Ул бигрәк тә төрки дәүләтләрдә киң таралган. Үзбәкстан, Кыргызстан, Монголия милли көрәше татар көрәшенә охшаш. Ләкин аларда аяк чалырга рөхсәт ителә, ә татар көрәшендә — тыела. Татар көрәшендәгечә кул көчен кулланып, көндәшне әйләндереп аркасына салу исә аларда юк. Безнең команда уңышлары. |
|
1924 елның 10 октябреннән 1991 елның 3 гыйнварына кадәр «Яшь ленинчы» газетасы чыкты.
«Сабантуй» газетасы 2014 елда айлык журнал буларак үзгәртелде. |
|
Әфганстан- йөрәк ярасы.
Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды. Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә. Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. “Әфган кызалаклары”ның кара таҗы актаныш җиренә дә очып кунды: бездән чыгып киткән 9 асыл егетнең 6сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. |
|
Т А Р И Х Ы
1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы - Х. Курмаев. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме «Ялкын»га үзгәртелә. "Ялкын" журналын укыйм. Ә сез укыйсызмы? |
|
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы
Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таны¬ша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъяз¬ма журналга урнаштыра бара. Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә. 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары к өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. |
|
Не все любят необычный сладковато-терпкий вкус калины. В начинке для пирога эту ягоду чаще всего используют не самостоятельно, а с другими фруктами, например, с яблоками, грушами. В результате получается оригинальный десерт. К тому же, калина – настоящий клад полезных веществ и витаминов. |