Әфганстан- йөрәк ярасы.
Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк
вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә,
барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын
качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды. Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев
Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение
буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның
15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре
чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы
совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш
булды бу җирдә.
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең
яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән
кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы
Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.
“Әфган кызалаклары”ның кара таҗы актаныш җиренә дә очып
кунды: бездән чыгып киткән 9 асыл егетнең 6сы Әфган тауларында башын
салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.