Автор блога: | Разиля Ханова |
![]() |
Все рубрики (28) |
![]() |
Наше культурное Муслюмово (12) |
![]() |
Моё хобби (6) |
![]() |
Моя семья (2) |
![]() |
Мои достижения (5) |
![]() |
Мои любимцы (1) |
![]() |
Новый год (1) |
Мөслим районының Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында булдым.Анда районыбызның танылган җырчысына бюст куелган.
Мәдәният йорты якты,матур,төрле мәдәни чаралар үткәрелеп кенә тора. Ял итеп утырыр өчен матур диваннар куелган,тәрәзәләрдән нур бөркеп тора. Мин Мөслимебезнең елдан-ел матурланганына сөенәм!Безнең Мөслимебез үзендә туып үскән кешеләрне онытмый,аларны данлый!Мөслим турында шагыйрьләр күпме җырлар язган,композиторларыбыз күпме көйләр чыгарган. Мин районыбызның шундый данлыклы булуы белән горурланам!
Разиля Ханова
17 декабря 2015
+37
1364
9 комментариев
|
Мин яңа гына Мөслим районының радиотапшырулар үзәгендә булдым.Мөслим радиосының тапшырулар
бүлмәсе якты,матур,гөлләр үсеп утыра. Мин тапшыруларны ничек эфирга әзерләгәннәрен күрдем. Безнең Мөслим радиосы көненә өч тапкыр эфирга чыга.Радиодан күп яңалыклар,хәбәрләр,төрле тапшырулар,матур концертлар ишетәбез.Ул безгә тәрбия чарасы булып тора. Мин Мөслим радиосы белән горурланам! |
14 декабря в сельском клубе состоялся отличный концерт с участием солиста студии и песни "Кыйбла" Данифа Шарафетдинова.
После концерта состоялась небольшая фотосессия односельчан с исполнителями.Все остались довольны! |
29 ноября мы с братишкой посетили будущий конно-спортивный клуб "Аргамак".
Я этого дня ждала целую неделю. Очень люблю животных. Они такие добрые и сильные. До свидания,красавцы! |
Мин китапханәгә йөрергә бик яратам.Безнең китапханәдә китаплар бик күп,матур итеп бизәлгән,
эчтәлекле стендлар эленеп тора. Минем энем Ислам да китаплар укырга ярата.Без икәүләшеп китапханәгә йөрибез.Без сораган китапларны Венера апа бик тиз табып бирә.Китап-белем чишмәсе ул.Шуңа күрә мин күберәк укырга,тирәнтен белем алырга тырышам,илебезгә лаеклы,кирәкле кеше булып чыгарга хыялланам. Мин Габдулла Тукай ,Муса Җәлил шигырьләрен укырга яратам.Муса Җәлил шигырьләрен бөтен дөнья укучылары зур соклану белән укый.”Моабит дәфтәрләре”шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Җәлил шигырьләре халыкның рухи дөньясына яңа байлык өстәде,әдәбият мирасына кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде.Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк: Туфрак күмәр тәнне ,күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне. Үлем диеп әйтеп буламы соң, Җиңеп үлгән мондый үлемне! Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән безнең белән бер сафта атлый.Ул бездә матур һәм яктытойгылар тәрбияли,кешеләрдәге,тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Без китапларны яратыйк,аларны күз карасыдай саклыйк һәм күберәк укыйк! |
Мин Мөслимдә Җиңү Паркында сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә төзелгән мемориаль комплексында булдым.Җиңү ордены беркетелгән 7 метрлы стелла янында совет солдаты фигурасы урнаштырылган.Шулай ук Советлар Союзы Геройлары һәм Хезмәт Геройларының да бюстлары урнаштырылган.
Танк Т-80 а кырыенда. Шушы тыныч матур тормыш,җиләкле,чәчәкле болыннар,матурлыклар,безгә күпме корбаннар, бәрәбәренә килде.Мин батырлар алдында башымны иям. Безне яклар кешеләребез,сакчыларыбыз булмаса бу матурлыклар булмас,тыныч таңнар атмас, кан-яшьләр коелыр,без бу матурлыкларны күрә алмас идек.Җиңү өчен миллионнар корбан булды,җиңү өчен барысы да эшләнде. Мин ,кодрәтемнән килсә,бөтен җир шарын кочагыма кочып чәчәкләргә,тынычлыкка күмәр идем! Бер генә җирдә дә сугышлар булмасын,әниләребезнең күз яшьләре түгелмәсен,каннар коелмасын,безнең шат тавышыбыздан туган өебез,авылыбыз,мәктәбебез,туган илебез гөрләпторсын иде! |
Мин Мөслим районының үзәк китапханәсендә булдым.
Китапханә эче бик якты,чиста,матур,китаплар бик күп. Уку залында бик күп урындыклар,укып утыру өчен өстәлләр тора,рәт-рәт китап- лар белән киштәләр тезелеп киткән. Уку өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Безгә тырышып укырга гына кирәк,юкка гына укуны энә белән кое казу димиләр. |
Мин районыбыз телевидениесендә булдым.Анда эшләүчеләрнең тырыш хезмәтләрен күрдем.
Экран янына басып карадым. Мөслим телевидениесе күрсәткән яңалыкларны,хәбәрләрне, концертларны бик яратып карыйм.Мина аларның сөйләүләре,төрле темаларга алып барган тапшырулары бик ошый.Аларга алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телим! |
Мин җомга көнне районның “Мизгел”яшьләр үзәгендә булдым.
”Мизгел”яшьләр үзәге бик матур.Аның директоры булып Эльвира апа Гәрәева эшли.”Мизгел”яшьләр үзәге ,яшьләр белән,бик күп төрле чаралар үткәрәләр,Алар төрле бәйгеләрдә катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Аларга эшләрендә зур уңышлар телибез! |
Мин районның “Авыл утлары”газетасы редакциясендә булдым.
Мин “Авыл утлары”газетасын бик яратып укыйм.Анда район яңалыклары,укучыларның төрле бәйгеләрдә җиңүләре,шигырь сәхифәләре бик ошый.”Авыл утлары”газетасы безне тәрбияләүдә,гореф-гадәтләребезне саклауда зур терәк булып тора.Миңа редакциядә бик ошады.Мин редакция хезмәткәрләренә эшләрендә зур уңышлар телим! |