Автор блога: | Разиля Ханова |
Разиля Ханова
3 мая 2016
+15
918
14 комментариев
|
На конкурсе поделок,проведенного Муслюмовским краеведческим музеем, мы с братишкой заняли 1 место в номинации "Скульптура". |
Кышкы каникул вакытында да мин төрле ярышларда катнашырга тырыштым.Китапханә мөдире Венера апа һәм мәдәният йорты җитәкчесе Фәния апа төрле кызыклы чараларны,ярышларны оештырып кына торалар.Мин энем Ислам белән 8 нче январьда шашка һәм шахмат ярышында катнаштым.Мин икенче урын алдым,энем Ислам беренче урын алды.Миңа бик күңелле булды! Безнең өчен шундый бәйгеләр оештырганнары өчен, без аларга бик рәхмәтле!
Ярышның кызган чагы. |
Мөслим районының Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында булдым.Анда районыбызның танылган җырчысына бюст куелган.
Мәдәният йорты якты,матур,төрле мәдәни чаралар үткәрелеп кенә тора. Ял итеп утырыр өчен матур диваннар куелган,тәрәзәләрдән нур бөркеп тора. Мин Мөслимебезнең елдан-ел матурланганына сөенәм!Безнең Мөслимебез үзендә туып үскән кешеләрне онытмый,аларны данлый!Мөслим турында шагыйрьләр күпме җырлар язган,композиторларыбыз күпме көйләр чыгарган. Мин районыбызның шундый данлыклы булуы белән горурланам! |
Мин яңа гына Мөслим районының радиотапшырулар үзәгендә булдым.Мөслим радиосының тапшырулар
бүлмәсе якты,матур,гөлләр үсеп утыра. Мин тапшыруларны ничек эфирга әзерләгәннәрен күрдем. Безнең Мөслим радиосы көненә өч тапкыр эфирга чыга.Радиодан күп яңалыклар,хәбәрләр,төрле тапшырулар,матур концертлар ишетәбез.Ул безгә тәрбия чарасы булып тора. Мин Мөслим радиосы белән горурланам! |
14 декабря в сельском клубе состоялся отличный концерт с участием солиста студии и песни "Кыйбла" Данифа Шарафетдинова.
После концерта состоялась небольшая фотосессия односельчан с исполнителями.Все остались довольны! |
Көз яңгырлы булып,озак кына китәсе килмичә кыш белән көрәшсә дә,салкын карлы көннәр үзенекен итәләр.Кыш барыбер ап-ак мамыктай юрганын җиргә япты.
Мин кар яуганга бик сөендем.Энем Ислам белән чана да шуып карадык,чаңгыда да шудык,кардан кыш бабай да ясадык.Безгә бик күңелле булды! Узган ел ,бозда итек белән шуып ,итекләребезне тишеп бетергән идек,быел безгә яңа Кукмара итекләре алдылар. Сезгә дуслар Кукмара итекләре алдылармы? Менә ул безнең җылы,йомшак итекләребез! |