| Автор блога: | Язгуль Юсупова |
|
7 сентября мы с нашим классом посетили сельскую библиотеку, где нас с улыбкой и добротой встретила Гульнара Асфановна.
Она нам показала новые книги, которые поступили летом, провела мероприятие, посвящённое ПДД и БДД. Нам всем всё понравилось!
Язгуль Юсупова
11 сентября 2018
+8
748
5 комментариев
библиотека
|
|
В нашей школе 7 сентября провели урок культуры, где раздали культурные дневники.
На этом уроке выступила и я,как победитель среди 2 классов в нашем районе в прошлом учебном году. |
|
У нас в школе сделали вот такие красивые фигуры из снега. Они супер!!!
Собачку сделали учителя начальных классов, а мы им помогали. |
|
Сегодня на уроке мы сделали вот такие поделки из ватных дисков и ваты. Осталось только покрасить. Учительница сказала, что нужно подождать пока не подсохнет клей ПВА. |
|
Кадерле дуслар, тиздән Яңа ел бәйрәме җитәчәк. Һәркем әлеге бәйрәмгә үзенчә әзерләнә. Мин бик күп кар бөртекләре, чыршыга эленүче уенчыклар ясадым. "Гаилә һәм мәктәп" журналында үз кулың бик кызыклы эшләнмәләр ясарга өйрәткән рубрика бар. Минемчә ул рубрика кызыклы да, файдалы да.
|
|
Кичә безгә "Гаилә һәм мәктәп" журналының яңа номеры килде (бу елдагы соңгы номер). Әлеге журналга әнием языла.
Миңа андагы "Уен бүлмәсе"дип аталган рубрика ошый. Ребуслары бигрәк кызыклы. Аларны Зөфәр Хисамов төзегән. |
![]() Рәшит Фәйзерахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсенең Барда районы Күчтәнтибаш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Өченче сыйныфны туган авылында тәмамлагач, Күчтәнти, Карман мәктәпләрендә, 1962-1963 елларда Пермь өлкәсенең Усы педагогия училищесында белем ала. Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны һәм параллель рәвештә Казан актерлар йортының Сәхнә ветераннары советы каршындагы өчьеллык театр студиясен тәмамлагач, туган ягы Бардага кайтып, 1969-1970 елларда «Таң» газетасының әдәби хезмәткәре һәм бүлек мөдире булып эшләп ала, редакция каршындагы «Таң йолдызы» әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. 1970-1971 елларда Новосибирск шәһәрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янә туган ягында төбәк газетасының бүлек мөдире, Барда җирле радиотапшырулар студиясендә редактор һәм диктор булып эшли, Барда урта мәктәбендә татар әдәбиятын укыта, җирле Халык театры спектакльләрендә төп рольләрне башкаручы артист була. 1974 елда ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә аспирантурага керә. Аны 1977 елда тәмамлап, 1985 елда Алма-Ата шәһәрендә «Татар балалар фольклорының поэтик жанрлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында Р.Ягъфәров Казан дәүләт педагогия институтында татар фольклоры укытучысы (1988-1990), Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире (1990-1992), «Мирас» журналы редакциясендә бүлек мөдире (1992-1993), аннары Бөтентатар иҗтимагый үзәге вице-президенты һәм 1993-1995 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм комитетның бүлек башлыгы булып эшли. 1995 елдан ул — Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Р.Ягъфәровның әдәби эшчәнлеге 1960 еллар башында мәктәптә укыган чорларда башлана. Беренче шигырьләре Барда район газетасы «Таң»да басыла. Университетта укыганда да Казан көндәлек матбугатында, шулай ук Казанда һәм Бардада чыккан күмәк җыентыкларда шигырьләре басыла килә. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Шигърият чишмәләре», 2002 елда «Иман» нәшриятында «Татар халкының уен фольклоры», 2008 елда Казанда рус телендә «Татарский детский фольклор», «Уен — күңел бәйрәме» исемле гыйльми китаплары, 1995 елда Барда бас-маханәсендә «Тулпарларым» дигән шигырь китабы, 2002 елда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен «Генерал әтәч» һәм 2006 елда «Тулпар моңы» исемле шигъри җыентыгы дөнья күрә. Р.Ягъфәровның иҗаты фәнни, педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Аның татар мәгарифен, мәдәниятен үстерү, татар халкының милли тормышын җайга салу проблемаларына багышланган фәнни-теоретик, практик гамәлләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле. Ул «Татар мәгарифен үстерү», «Татар мәдәниятен үстерү» фәнни концепцияләрен эшләүче галимнәр төркеменә җитәкчелек итә (соңгысы Д.Исхаков белән берлектә). Бу хезмәтләр республикада татар мәгърифәтен үстерүнең теоретик нигезләрен барлыкка китерүдә зур роль уйныйлар.Ул Бөтентатар мәгариф бергәлеген оештыруда катнаша, 1992-2000 елларда аның рәисе булып эшли. Шагыйрь 2008 елда Казанда вафат була һәм туган авылы зиратында җирләнә. |
|
Минем кулларда бик кызыклы китап. Ул "Генерал әтәч" дип атала.
Ул 2002 елда Казан шәһәрендә басылып чыккан. Авторы - галим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзерахман улы Ягъфәров. |
|
Кадерле дуслар, таныш булыгыз - сезнең алда дөньядагы иң кызыклы китапларның берсе. Ул "Әкият сөйлим сезгә... " дип атала. Анда төрле темага кызыклы әкиятләр бик күп.
|
|
Я прочитала в библиотеке новую книгу. Она называется "Митька". Этот рассказ написал Александр Старостин. Мама говорит, что эта книга из её молодости! |