«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИКультурный дневникЯзучы Рәшит Ягъфәров

Язучы Рәшит Ягъфәров

Автор
Опубликовано: 3046 дней назад (15 декабря 2017)
Рубрика: новости
Настроение: супер
+5
Голосов: 5
Язучы Рәшит Ягъфәров

Рәшит Фәйзерахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсенең Барда районы Күчтәнтибаш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Өченче сыйныфны туган авылында тәмамлагач, Күчтәнти, Карман мәктәпләрендә, 1962-1963 елларда Пермь өлкәсенең Усы педагогия училищесында белем ала. Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны һәм параллель рәвештә Казан актерлар йортының Сәхнә ветераннары советы каршындагы өчьеллык театр студиясен тәмамлагач, туган ягы Бардага кайтып, 1969-1970 елларда «Таң» газетасының әдәби хезмәткәре һәм бүлек мөдире булып эшләп ала, редакция каршындагы «Таң йолдызы» әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. 1970-1971 елларда Новосибирск шәһәрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янә туган ягында төбәк газетасының бүлек мөдире, Барда җирле радиотапшырулар студиясендә редактор һәм диктор булып эшли, Барда урта мәктәбендә татар әдәбиятын укыта, җирле Халык театры спектакльләрендә төп рольләрне башкаручы артист була.
1974 елда ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә аспирантурага керә. Аны 1977 елда тәмамлап, 1985 елда Алма-Ата шәһәрендә «Татар балалар фольклорының поэтик жанрлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында Р.Ягъфәров Казан дәүләт педагогия институтында татар фольклоры укытучысы (1988-1990), Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире (1990-1992), «Мирас» журналы редакциясендә бүлек мөдире (1992-1993), аннары Бөтентатар иҗтимагый үзәге вице-президенты һәм 1993-1995 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм комитетның бүлек башлыгы булып эшли. 1995 елдан ул — Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
Р.Ягъфәровның әдәби эшчәнлеге 1960 еллар башында мәктәптә укыган чорларда башлана. Беренче шигырьләре Барда район газетасы «Таң»да басыла. Университетта укыганда да Казан көндәлек матбугатында, шулай ук Казанда һәм Бардада чыккан күмәк җыентыкларда шигырьләре басыла килә. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Шигърият чишмәләре», 2002 елда «Иман» нәшриятында «Татар халкының уен фольклоры», 2008 елда Казанда рус телендә «Татарский детский фольклор», «Уен — күңел бәйрәме» исемле гыйльми китаплары, 1995 елда Барда бас-маханәсендә «Тулпарларым» дигән шигырь китабы, 2002 елда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен «Генерал әтәч» һәм 2006 елда «Тулпар моңы» исемле шигъри җыентыгы дөнья күрә.
Р.Ягъфәровның иҗаты фәнни, педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Аның татар мәгарифен, мәдәниятен үстерү, татар халкының милли тормышын җайга салу проблемаларына багышланган фәнни-теоретик, практик гамәлләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле. Ул «Татар мәгарифен үстерү», «Татар мәдәниятен үстерү» фәнни концепцияләрен эшләүче галимнәр төркеменә җитәкчелек итә (соңгысы Д.Исхаков белән берлектә). Бу хезмәтләр республикада татар мәгърифәтен үстерүнең теоретик нигезләрен барлыкка китерүдә зур роль уйныйлар.Ул Бөтентатар мәгариф бергәлеген оештыруда катнаша, 1992-2000 елларда аның рәисе булып эшли.
Шагыйрь 2008 елда Казанда вафат була һәм туган авылы зиратында җирләнә.
1047 просмотров
Теги: язучы
Комментарии (4)
Александра Баканина # 15 декабря 2017 в 14:54 0
рэхмэт.
Алина Зиганшина # 15 декабря 2017 в 15:50 0
Очень интересно!
Расим Салахиев # 15 декабря 2017 в 18:25 0
Молодец, здорово
Лейля Юсупова # 16 декабря 2017 в 06:01 0
Молодец!
Мы в контакте