ГлавнаяБЛОГИи я здесь....

Новые записи
«Культурная суббота. Краеведение»
«Культурная суббота. Краеведение»
23 июня 2025 - Полина Алексеева 0 +1
Новый театр Камала
Новый театр Камала
29 мая 2025 - Яков Косушкин 1 +1
Театр Качалова
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 1 +1
Полковников Егор
Театр Качалова
16 мая 2025 - Полковников Егор 0 0
«В лесу прифронтовом!»
«В лесу прифронтовом!»
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Школа. 80-летие Победы.
Школа. 80-летие Победы.
12 мая 2025 - Асель Закирова 1 +1
Мой прадед и прабабушка
Мой прадед и прабабушка
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
История Войны.
История Войны.
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
Волшебное дерево
Волшебное дерево
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Царевдвор
Царевдвор
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Сказочная набережная
Сказочная набережная
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Верховного суда Республики Татарстан
Музей Верховного суда Республики Татарстан
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Музей Елабужского городского суда
Музей Елабужского городского суда
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Конкурс «Великой Победе – 80!»
Конкурс «Великой Победе – 80!»
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
По зеленым холмам океанам
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
По зеленым холмам океанам
11 мая 2025 - Полина Алексеева 0 0
День Победы!
День Победы!
11 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Мой прадед!
Мой прадед!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
80-летие Победы!
80-летие Победы!
11 мая 2025 - Асель Закирова 0 0
+10 RSS-лента RSS-лента

и я здесь....

Автор блога: Гузаль Ахтямова
Все рубрики (5)
Туган ягым
Саклыйк Җир-анабызны!

Туган авылым Чапшарым
Булса да бик кечкенә,
Көмеш сулы саф чишмәләр
Бары тик бездә генә.
Ямьле инеш буйларында
Үсә бөдрә таллар.
Сандугач сайравы белән
Ата бездә ал таңнар.
Сокланам мин авылыма
Юллары чиста, тигез.
Елга ярына тезелгән
Чишмәләр саны чиксез.
Авылымнан ерак түгел
Ямьле карурман шаулый.
Гөмбә, җиләк җыярга
Анда кем генә бармый.
Авылыбызның горурлыгы-
Җәелеп киткән артышлык.
Гөлҗимеш, мәтрүшкә җыярга,
Эшләп аргач. ял итәргә
Җыела монда халык.
Авылыбызның бер ягында
Чикләвекле мәһабәт тау.
Безнең изге бурычыбыз-
Шушы матурлыкны саклау.
Табигать – анабызга
Рәхмәт әйтеп булышыйк.
Һәр ел яз-көз айларында
Күпләп агач утыртыйк.
Сагынып көтеп алыйк без
Язның беренче кошларын.
Мактап сайрасыннар әле,
Ясыйк тизрәк ояларын.
Шифалы суын эчәбез, дип,
Елатмыйк каеннарны!
Сындырмыйк ботакларын да,
Рәнҗетмик хайваннарны!
Инеш-чишмә буйларын
Пычратмыйк әле, дуслар!
Җир-анага назлы булсак,
Ходай хәвефләрдән саклар.
Амин!
Без Тукай оныклары.
Татарстан Республикасы Балтач районы Чапшар башлангыч мəктəбе - балалар бакчасы Ӏ сыйныф укучысы Ахтямова Гүзəл Алмаз кызы
Син бит , шагыйрь, татар халкы өчен
Яшәү дәреслеге язган зат”.

Тукай, Тукай , дибез. Габдулла Тукайның туган көнен билгелибез. Ə төптән уйлап карасак, без, чыннан да, гомер буе Тукай белән бергә яшибез. Кечкенәдән бәләкәй Апушны кызганабыз, Шәрифә карчыкны явыз, дибез. Без үскән саен Тукай үсә, ул үскән саен – без.
Габдулла Тукаебыз исə - татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый .
Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли көй, милли моң. Уйлап карагыз әле. Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бәйрәм бүген”, “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларыннан башка татарны, аның күңелен һәм рухын күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә. Дөньяда яхшы җырдан да олырак сәнгать юктыр. Ни өчен дисәң, җырда туган телнең иң затлы, иң тәмле, иң хисле, иң моңлы сүзләре бергә җыела.
Ə Тукаебызның əкиятлəре булмаса, гүзəл балачагыбыз булыр иде микəн? Ул «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде! Димəк, без бəхетле, без Тукайлы халык. Тукай безне кеше итте, Тукай безне телле итте. Тукай безне эшкə өйрəтте. Тукай безне дөньяга танытты. Без Тукайга бурычлы. Без Тукайга рəхмəтле. Шушы изге бурычыбызны тормышка ашыру өчен, бар көчебезне куябыз. Туган телебез татар телен яратабыз, аның белəн горурланабыз. Халкыбызның милли əкиятлəрен яратып укыйбыз, бер -беребезгə сөйлибез.
Тукай абый, күңелем белəн
Бүген синең янга килешем.
Җир йөзендə Кеше булуга
Шигырьлəрең аша ирештем.

Рəхмəт сиңа, телем бирдең,
Яхшылыкка өйрəттең.
Чит эшлəргə тайпылсам да,
hич какмадың, үз иттең.

Аңлатып телнең асылын,
Күрсəттең туры юлны.
Моннан ары беркайчан да
Югалтмабыз кыйбланы.

Туган телебездəн башка
Яшəүлəр ул юк икəн.
Матур иллəр күп булса да,
Туган тел берəү икəн.
Хат башы - яз каршы
Хат башы- яз каршы.
Исəнме, Зилантик! Нишлəп ятасың. Авырмыйсыңмы? Укулар барамы?Синең турында мин мултьфильм карап белдем. Хəзер үзем белəн таныштырам.
Мин Ахтямова Гүзəл Айрат кызы Балтач районының бер кечкенə генə матур Чапшар дигəн авылда яшим hәм 1нче сыйныфта укыйм.
Гаиләбездә дүрт кеше яши. Әти-әнием яраткан эшләрендә хезмәт итәләр. Сеңлем əле бик кечкенə, тəпи йөрергə генə өйрəнə. Үзем яхшы укырга
тырышам. Балалар бакчасына бик яратып йөрдем hәм хәзер мәктәпкə дә ашкынып килəм. Укытучым Асадуллина Гөлфинə Гəбделфəртовнаны бик яратам, хөрмəт итəм. Ул бөтен көчен биреп безнеукырга, язарга hәм бик күп нәрсәләрне белергә өйрәтә. Балалар бакчасына йөргәндә үк төрле кичәләрдә катнаштым, шигырьләр сөйләдем, дусларым белән җырлар җырладым. Кичәләрдә катнашкан саен мин бик тә шатланам. Китаплар укып, музейларда йөреп, күргәзмәләрдән күп нәрсәләргә өйрәнеп була hәм ул бик тә кирәк тә. Мәдәни көндәлек безне вакытны файдалы үткəрергə өйрəтте. Аның ярдәмендә күп дуслар белән дуслашырга, фикерләрне алмашырга өйрəндек. Гөлфинə Гəбделфəртовна безне электрон мəдəни көндəлек белəн эшлəргə өйрəтте, дуслар табарга булышты. Ул бер дə көчен кызганмый, безгə тырышып дəресен бирə, hөнəрлəргə өйрəтə. 3 ай гына укуга карамастан, без инде бик күп җырлар, биюлəр өйрəндек. Шахмат, шашка, волейбол, баскетбол уеннары безнең яраткан шөгылебезгə əйлəнде. Районыбыз буенча удырылган «Янгын булдырма», «Бозда сак бул» темаларына рəсем конкурсларында да бик актив катнаштык. Кечкенə булсак та, дəреслəрдəн соң күмəклəп шигырьлəр иҗат итəбез. Шуның берничəсен Сезгə дə җибəрəм.
Без сыйныфта дүрт бала,
Ике малай, ике кыз.
Тырышып дəрес укыйбыз,
Аннан уйнап алабыз.
Гөлназыбыз бик акыллы
Чиста, пөхтә киенә.
Сеңелләре күп шул аның
Ул алар өчен түрә.
Фəрит исә бик ярата
Мәсьәләләр чишәргә.
Без бер мәсьәлә чишкәнче
Ул ун мәсьәлә чишә.
Гүзəл укый, тырыша,
Һәркемгә дә булыша.
Аңламасаң аңлата
Көе килгән чакларда.
Безнең сыйныф менə шундый
Белмәсәгез белегез.
Әгәр кемдер ышанмаса,
Килегез дә күрегез.
Менә шулай гөрләп яши,
Минем тату классым.
Безнең Гөлфинә апаны
Ходай гына сакласын.

Менə , дустым, күрдеңме? Бик шаян, тиктормаслар без. Безгə эш кенə табып җиткер. Юк, уйлый күрмə күп уйныйлар дип. Без həркөнне татарча мультфильмнар карыйбыз, алар буенча сөйлəшəбез. Бигрəк тə Тукай абый əкиятлəре матур, мавыктыргыч. Аларны караган саен туган телебезгə мəхəббəтебез арта, горурлык хисе туа, яңа шигырьлəр туа.
Туган тел
Туган телне өйрəнəм мин
Тукайны укып, ятлап.
Əнием шигырен укый,
Энем тора кабатлап.
Туган телне Тукай кебек
Яратырбыз, сөярбез.
Гомер буе «И туган тел,
И матур тел» диярбез.
Без –Тукай оныклары
Без Тукайны яратабыз,
Без – Тукай- оныклары.
Тукайны бар да зурлыйлар,
Берəү дə онытмады.
« И сабыйлар, эшлəгез сез,
Иң мөкатдəс нəрсə - эш».
Тукай бабай дөрес əйткəн,
Күп эшлəсəң, арта көч.
Эшлибез дə, укыйбыз да,
Ɵйдə дə булышабыз.
Туган илгə кирəк булып,
Үсəргə тырышабыз.

Ярар, дустым, мин Синең белəн саубуллашам. Синең белəн миңа күңелле. Рəхмəт Сиңа. Таза-сау бул. Пока!Пока!
Әнием - кадерлем
Кем мине тудырды? Әнием!!! Кем мине төн йокыларын йокламыйча,төннэр буе багып чыкты? Әнием!!! Беренче адымнарымны атлап киткәндә,шатлык күз яшьләрен чыгарып,минем өчен иң куанган кеше кем? Әнием!!! Мәктәп hәм студент елларында минем өчен,эчтән генэ ут йотып йөруче кем? Энием!!! Олы тормышка аяк баскач,мина фатихасын бирүче кем? Энием!!! Мин кайда гына йөрсәмдә! Кайда гына эшләп,яшәсәмдэ- мин ЭНИЕМНЕН йөрэк түрендә!!! Ул мине гел уенда йөртә,догасыннан калдырмый!!! Мина ин беренче булып ярдэмгэ килуче, минем унышларыма миннэн дэ артык шатланучы кем? Энием!!!! Минем очен - шэфкатьле кузлэр, кайгыртучан йорэк, назлы сулыш, йомшак куллар гына тугел, Эни hэркайда hэм hэрчак мине саклаучы фэрештэ ул.
ЭНИЕМ , КАДЕРЛЕМ МИНЕМ!!!! Мин сине бик яратам hэм хормэт итэм! Сине бэйрэм белэн Котлап, озын Гомер, сэламэтлек,тигез тормыш телим! Алга таба да ЭТИЕМ белэн бер-берегезгэ терэк булып, кирэк булып, балаларыгызнын, оныкларыгызнын игелеген куреп яшэгез! Мин Сезне бик яратам! Мин Сезне беркайчанда ташламам! Алла Бирса!
Әни-җирдә иң газиз, якын кеше.
Җир йөзендә иң матур сүз- Әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…
БӘЙРӘМЕБЕЗ БЕЛӘН,КАДЕРЛЕ ӘНИЛӘРЕБЕЗ!!!БАРЫСЫ ӨЧЕН ДӘ БИК ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ!*