«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИи я здесь....Хат башы - яз каршы

Хат башы - яз каршы

Автор
Опубликовано: 4164 дня назад ( 1 декабря 2014)
Настроение: радостное
Играет: веселое
+2
Голосов: 2
Хат башы- яз каршы.
Исəнме, Зилантик! Нишлəп ятасың. Авырмыйсыңмы? Укулар барамы?Синең турында мин мултьфильм карап белдем. Хəзер үзем белəн таныштырам.
Мин Ахтямова Гүзəл Айрат кызы Балтач районының бер кечкенə генə матур Чапшар дигəн авылда яшим hәм 1нче сыйныфта укыйм.
Гаиләбездә дүрт кеше яши. Әти-әнием яраткан эшләрендә хезмәт итәләр. Сеңлем əле бик кечкенə, тəпи йөрергə генə өйрəнə. Үзем яхшы укырга
тырышам. Балалар бакчасына бик яратып йөрдем hәм хәзер мәктәпкə дә ашкынып килəм. Укытучым Асадуллина Гөлфинə Гəбделфəртовнаны бик яратам, хөрмəт итəм. Ул бөтен көчен биреп безнеукырга, язарга hәм бик күп нәрсәләрне белергә өйрәтә. Балалар бакчасына йөргәндә үк төрле кичәләрдә катнаштым, шигырьләр сөйләдем, дусларым белән җырлар җырладым. Кичәләрдә катнашкан саен мин бик тә шатланам. Китаплар укып, музейларда йөреп, күргәзмәләрдән күп нәрсәләргә өйрәнеп була hәм ул бик тә кирәк тә. Мәдәни көндәлек безне вакытны файдалы үткəрергə өйрəтте. Аның ярдәмендә күп дуслар белән дуслашырга, фикерләрне алмашырга өйрəндек. Гөлфинə Гəбделфəртовна безне электрон мəдəни көндəлек белəн эшлəргə өйрəтте, дуслар табарга булышты. Ул бер дə көчен кызганмый, безгə тырышып дəресен бирə, hөнəрлəргə өйрəтə. 3 ай гына укуга карамастан, без инде бик күп җырлар, биюлəр өйрəндек. Шахмат, шашка, волейбол, баскетбол уеннары безнең яраткан шөгылебезгə əйлəнде. Районыбыз буенча удырылган «Янгын булдырма», «Бозда сак бул» темаларына рəсем конкурсларында да бик актив катнаштык. Кечкенə булсак та, дəреслəрдəн соң күмəклəп шигырьлəр иҗат итəбез. Шуның берничəсен Сезгə дə җибəрəм.
Без сыйныфта дүрт бала,
Ике малай, ике кыз.
Тырышып дəрес укыйбыз,
Аннан уйнап алабыз.
Гөлназыбыз бик акыллы
Чиста, пөхтә киенә.
Сеңелләре күп шул аның
Ул алар өчен түрә.
Фəрит исә бик ярата
Мәсьәләләр чишәргә.
Без бер мәсьәлә чишкәнче
Ул ун мәсьәлә чишә.
Гүзəл укый, тырыша,
Һәркемгә дә булыша.
Аңламасаң аңлата
Көе килгән чакларда.
Безнең сыйныф менə шундый
Белмәсәгез белегез.
Әгәр кемдер ышанмаса,
Килегез дә күрегез.
Менә шулай гөрләп яши,
Минем тату классым.
Безнең Гөлфинә апаны
Ходай гына сакласын.

Менə , дустым, күрдеңме? Бик шаян, тиктормаслар без. Безгə эш кенə табып җиткер. Юк, уйлый күрмə күп уйныйлар дип. Без həркөнне татарча мультфильмнар карыйбыз, алар буенча сөйлəшəбез. Бигрəк тə Тукай абый əкиятлəре матур, мавыктыргыч. Аларны караган саен туган телебезгə мəхəббəтебез арта, горурлык хисе туа, яңа шигырьлəр туа.
Туган тел
Туган телне өйрəнəм мин
Тукайны укып, ятлап.
Əнием шигырен укый,
Энем тора кабатлап.
Туган телне Тукай кебек
Яратырбыз, сөярбез.
Гомер буе «И туган тел,
И матур тел» диярбез.
Без –Тукай оныклары
Без Тукайны яратабыз,
Без – Тукай- оныклары.
Тукайны бар да зурлыйлар,
Берəү дə онытмады.
« И сабыйлар, эшлəгез сез,
Иң мөкатдəс нəрсə - эш».
Тукай бабай дөрес əйткəн,
Күп эшлəсəң, арта көч.
Эшлибез дə, укыйбыз да,
Ɵйдə дə булышабыз.
Туган илгə кирəк булып,
Үсəргə тырышабыз.

Ярар, дустым, мин Синең белəн саубуллашам. Синең белəн миңа күңелле. Рəхмəт Сиңа. Таза-сау бул. Пока!Пока!
1496 просмотров
Комментарии (2)
Камила Габдракипова # 4 января 2015 в 12:45 +16
Как ты красиво умеешь писать на татарском языке! Молодец! v
Гузаль Ахтямова # 18 мая 2015 в 13:31 0
Мин атар телен яратам, күп укыйм..
Мы в контакте