ГлавнаяБЛОГИи я здесь....Әни-җирдә иң газиз, якын кеше.

Новые записи

Әни-җирдә иң газиз, якын кеше.

Автор
Опубликовано: 4134 дня назад ( 1 декабря 2014)
Настроение: хорошее
Играет: плавное
+3
Голосов: 3
Җир йөзендә иң матур сүз- Әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
Һәм биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…
БӘЙРӘМЕБЕЗ БЕЛӘН,КАДЕРЛЕ ӘНИЛӘРЕБЕЗ!!!БАРЫСЫ ӨЧЕН ДӘ БИК ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ!*
1002 просмотра
Комментарии (5)
Аделя Шакирова # 1 декабря 2014 в 14:26 +6
v
Нияз Алимов # 4 декабря 2014 в 12:42 +2
Бусы бик эйбэт. Кайсын жибэрэсен инде?
Гузаль Ахтямова # 4 декабря 2014 в 13:02 +1
белмим шул.
Камила Габдракипова # 4 января 2015 в 12:49 +17
Матур сүзләр! Рәхмәт дустым.
Гузаль Ахтямова # 18 мая 2015 в 13:34 0
Әниемне бик-бик яратам шул мин.