ГлавнаяБЛОГИбатыр улсэ дэ исеме кала

Новые записи
+2686 RSS-лента RSS-лента

батыр улсэ дэ исеме кала

Автор блога: Alina Samitova
Все рубрики (189)
цирк (1)
сохраним природу татарстана
мин " сохраним природу Татарстана " дигэн рэсем бэйгесендэ 3 урынга лаек булдым
сохраним природу татарстана
Alina Samitova +8 1125 7 комментариев
ренат харис
Ренат Харис укулары

19 нчы апрель көнне Буа шәһәренең Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” дигән II Республикакүләм Ренат Харис укулары булды. Анда катнашу өчен өч номинациядә бәйгеләр игълан ителгән иде.

1.”Минем дә бар үз Тукаем! Күңелемдә яши һаман” секциясендә Р.Харисның шигырьләрен сәнгатьле итеп төрле телләрдә яттан укырга.

2.”Туган як бизәкләре” секциясендә, Р.Харис традициясен дәвам итеп, Туган якка багышланган рәсемнәр ясарга.

3.”Мин туган якларыма-Буа якларына гашыйк булганга гына шагыйрь булдым”(Р.Харис) Укытучылар өчен чыгышлар.

Бу зур чарага Казаннан да мөхтәрәм кунаклар-шагыйрьләр кайткан иде. Алар: Р.Харис, Ф.Галимуллин, Р.Рахман, Р.Сәлах, Р.Сәгъдиев; газета-журнал мөхәррирләре.Бу зур бәйгелэрнен , Рәсемнәр бәйгесендә мин дэ катнаштым.хэм II дәрәҗә Дипломга лаек булдым.
ренат харис

ренат харис
Alina Samitova +8 1257 11 комментариев
УЧИ.РУ "ДИНО- ОЛИМПИАДА"
учи.ру онлайн- олимпиададан алган унышларым.
УЧИ.РУ "ДИНО- ОЛИМПИАДА"
УЧИ.РУ "ДИНО- ОЛИМПИАДА"
Alina Samitova +6 1457 4 комментария
"салават купере"журналы редакциясендэ кунакта
Мин кечкенә чакта ук, әле укый да белмәгәндә, кулымда «Салават күпере» журналы булганлыгын яхшы хәтерлим. Ә инде әзрәк үсә төшкәч, үзем укый да башлагач, миндә бу журнал белән кызыксыну көннән-көн арта барды. Минем «Салават күпере»нең ничек безнең кулларга килеп җиткәнлеген, аны кемнәр шулкадәр матур итеп эшләгәнен беләсем, үз күзләрем белән күрәсем килде. Бу минем өчен зур хыялга әйләнде.
Шулай «Салават күпере» журналының бәйгеләрендә катнаша торгач, мин «Елмаю бүләк итәм!» бәйгесендә җиңү яуладым һәм бүләкләнү өчен Казанга, редакциягә чакырылдым. Бу минем өчен иң шатлыклы көннәремнең берсе булды. Менә хыялым чынга ашар көн дә килеп җитте. Без әни белән «Салават күпере» редакциясенә юл алдык. Юлда «Безне кемнәр, нинди апалар каршы алыр икән?» –дип уйлап бардым.

Иң беренче булып мине ачык йөзле баш мөхәррир Әдилә апа каршы алды. Ул мине калган хезмәткәр апалар белән таныштырып чыкты. Чыннан да, мин ялгышмаганмын. Монда берсеннән-берсе чибәр, ачык йөзле, хатын кызга хас булган барлык сыйфатларны үзләренә алган апалар эшли икән бит!

Мин монда матур футболка һәм искиткеч бизәлешле диплом белән бүләкләндем.

Бик зур рәхмәт, сезгә, мине сөендерүегез өчен!
"салават купере"журналы редакциясендэ кунакта

"салават купере"журналы редакциясендэ кунакта



Сезнең яннан мин бик шат күңел белән кайттым.
мин элбэттэ бэрганда мэдэни кондэлегемне дэ онытмадым.
"салават купере"журналы редакциясендэ кунакта
Alina Samitova +8 1125 15 комментариев
нэуруз бэйрэме булып узды
АВЫЛЫБЫЗ МЭДЭНИЯТ ЙОРТЫНДА НЭУРУЗ БЭЙРЭМЕ БУЛЫП УЗДЫ. БЕЗ МЭКТЭП УКУЧЫЛАРЫ БУ БЭЙРЭМГЭ БИК ТЕЛЭП КАТНАШТЫК. БЭЙРЭМ ТАТЛЫ ЯРМИНКЭ БЕЛЭН БАШЛАНЫП КИТТЕ, ХЭМ ТОРЛЕ КЫЗЫКЛЫ УЕННАР КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ БЕЛЭН ДЭВАМ ИТТЕ. БЭЙРЭМЕБЕЗ БИК КЫЗЫКЛЫ УЗДЫ.
нэуруз бэйрэме булып узды
нэуруз бэйрэме булып узды
нэуруз бэйрэме булып узды
нэуруз бэйрэме булып узды
Alina Samitova +4 1663 2 комментария
салават купере журналы бэйгесендэ
"Салават күпере" журналы үткәргән "Котлыйм сине !" бәйгесендә мин дэ җиңүчеләр рәтендә.
салават купере журналы бэйгесендэ
салават купере журналы бэйгесендэ
Alina Samitova +3 1103 2 комментария
туган тел
Шигырь бәйрәме.
Туган телләр көнендә татар теле турында шигырьләр өйрәнеп, мәктәп күләмендә шигырь кичәсе үткәрелде.без монда саф татар телендә сәнгатьле итеп матур-матур шигырьләр сөйләдек.Телебезнең нинди аһәңле, тәэсирле, хисле һәм бай тел икәнлегенә төшендек.

туган тел
Alina Samitova +3 1096 2 комментария
муса жэлилне искэ алу
Хәрби-патриотик айлык һәм Туган телләр ункөнлеге кысаларында “Муса Җәлилнең батырлыгы” дигән темага мәктәп күләмендә батырлык дәресе булды. Барлык укучылар да линейкага тезелеп, 7 нче сыйныф укучылары әзерләгән чараны тыңладылар. 7 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең батырлыгы, үлемсезлеге турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр; М.Җәлилнең гомере мәңгелек маяк булуы турында аңлаттылыр; аңардан үрнәк алырга, шигырьләрен өйрәнергә чакырдылар.
муса жэлилне искэ алу
Alina Samitova +3 1293 2 комментария
эфган сугышы истэлеклэре
эфган сугышын безнен мэктэбебездэ ел саен искэ алу кичэсе узып килэ. бу сугышта безнен авылдашыбыз фэрит абый да катнаша , һэм кызганычка каршы туган ягыбызга кире эйлэнеп кайта алмый. мин анын турында игелекле эшлэр кондэлеге уздырган "батырлар безнен арада " дип исемлэнгэн бэйгедэ язган идем.
Хэтердэ ул безнен мэнгегэ…

Батыр улэ, улмэс ат алып,

Батырлыклар белэн мактанып,

Исемен калсын, узен улмэсэн дэ,

Тарихларда укып ятларлык.

М. Жэлил.

Ахметов Фэрит Хозятович 1961 елда Буа районы Аксу авылында туа. Ул эти

-энисенен ин кечкенэ, ин акыллы, сойкемле уллары була. Фэрит абый бар

яктан да булган егет булып усеп житэ. Аксу мэктэбен «4»- «5» ле

билгелэренэ генэ тэмамлап чыга.

1979 елда 18 яшьлек егет Совет Армиясе сафларына алына. Ул Эфганстан

халкынын бэйсезлегенэ кул сузучыларга каршы корэшэ. Энисенэ язган

хатларында туган авылын озелеп сагынуын, хезмэт итеп кайткач авылда

шофер булырга телэвен яза. Ул хэтта абыйларына «озакламый кайтам, мина

эш эзерлэп куегыз»,- дип тэ язган була.

Эфганстан, сине яклап

Кердем изге сугышка.

«Утэп изге бурычымны

Кайтырмын»,- дип бу кышта.

Юк шул юк Фэрит абыйнын хыяллары кызганычка каршы чынга ашмый.

Ахметов Фэрит Хозятович интерноциональ бурычын утэгэндэ батырларча һэлак

була. Улгэннэн сон аны «Кызыл йолдыз» ордены белэн булэклилэр.

Шаулап алды болын, шаулап тынды…

Һэм куллардан чэчэк коелды.

Янгыр тамчылары янгыр булып,

Ана йорэгенэ уелды.

Эйе эти — энисенэ, туганнарына, дусларына Фэрит абыйны югалту бик авыр була.

Фэрит абыйнын юклыгына ничэмэ еллар утсэ дэ. Анын турында дусларыннан,

туганнарыннан алынган мэгълуматлар анын фотосурэтлэре безнен Аксу

мэктэбендэ саклана.

Фэрит абыйнын дусларынын берсе хэзерге вакытта безнен мэктэбебезнен

директоры Хайруллин Тэлгать Дэулэтович була. Анын сойлэгэннэреннэн чыгып.

эйе Фэритнен Эфганстанда интерноциональ бурычын утэгэн вакытта һэлак

булды дигэн хэбэрен мин Ерак Кончыгышта ишеттем, чонки бу вакытта мин

шулай ук Совет Армиясе сафларында идем. Бу хэбэр мине элбэттэ

тотерэндерде.

Эйе, ул хэзер юк. Лэкин мин ышанам, ул сонгы минутына кадэр

авырлыклардан курыкмыйча, хэтта гомерен кызгануны ни икэнен отытып,

бирелгэн заданияне утэуне узенэ бурыч итеп куйгандыр. Чонки аны шундый

максатчан, омтылышлы егет буларак кына хэтерлим. Анын батырлыгы һэм

улеме озак еллар яшь буыннар очен маяк булып калыр — диде Тэлгать

Дэулэтович.

Эфган сугышы тарихка кереп калган. Ел саен февраль аенда мэктэбебездэ

шушы тарихи датаны искэ алу кичэсе узып килэ. Бу кичэгэ Фэрит Ахметовнын

туганнары, Буа районы хэрби комессары подполковник Р. Х. Тухфатуллин

житэкчелегендэ Эфган сугышында булган ветераннар килэ. Алар безгэ узлэре

белэн булган вакыйгаларны сойлилэр.

Кичэ 1 минут тынлык белэн, «бегэ сугыш кирэкми»- дигэн сузлэр белэн,

Фэрит абый Ахметовнын каберенэ чэчэклэр кую белэн тэмамлана.

Исэннэрнен кадерен бел,

Улгэннэрнен каберен бел!- ди халык

Тыныч йокла Фэрит абый

Без сине онытмабыз.
һэм мин бу бэйгедэ матур диплом белэн булэклэндем
эфган сугышы истэлеклэре
Alina Samitova +4 1297 2 комментария
китап саекмас чишмэ
Мәктәбебезнең иң күп китап укучыларыннан төзелгән "Тапкырлар ", "Дуслык ", "Зирәкләр " командалары "Китап - саекмас чишмә" дигән тема астында КВН узды. Китап турында мәкальләр әйтеп , табышмакларга җаваплар табып , сорауларга җаваплар биреп ,әсәрләрнең геройларын танып, матур- матур шигырьләр сөйләп , җырлар башкарып көч сынаштык . КВН бик кызыклы ,җанлы ,укучыларның актив эшчәнлеге белән үтте.
китап саекмас чишмэ
китап саекмас чишмэ
китап саекмас чишмэ
китап саекмас чишмэ
китап саекмас чишмэ
китап саекмас чишмэ
китап саекмас чишмэ
китап саекмас чишмэ
Alina Samitova +3 1219 2 комментария