ГлавнаяБЛОГИбатыр улсэ дэ исеме кала

Новые записи
+2686 RSS-лента RSS-лента

батыр улсэ дэ исеме кала

Автор блога: Alina Samitova
цирк (1)
козге бозда сак бул! (1)
козге бозда сак бул
козге бозда сак бул!
козге бозда сак бул!

Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла.

Тимераякта шуу ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк.

Шул исәптән, мэктэбебездэ төрле чаралар үткәрелде. “Сак бул, юка боз”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәгә “Юка боз куркыныч” дип исемләнгән видео-өзек карап йомгак ясалды. Сөйләм теле эшчәнлегендә укучыларга водолаз һөнәре турында мәгълүматлар сөйләнде. Балалар водолаз һөнәрен алу өчен кыю, батыр, көчле, җитез кебек сыйфатларга ия булырга кирәклегенә нәтиҗә чыгардылар.
Alina Samitova +9 596 15 комментариев