| Автор блога: | Alina Samitova |
| Все рубрики (189) |
| буада яна ел (0) |
| чыршы янында (0) |
| мин концертта (1) |
| Буа театры (1) |
| хуш элифбам. (1) |
| туган авылым (1) |
| осенние фантазии (1) |
| волшебница (1) |
| Юркин Парк (1) |
| туган тел (1) |
| сохраним природу (1) |
| книжный домик (1) |
| Алина Самитова (1) |
| Алина Самитова (1) |
| козге кросс (1) |
| ДИНОДАН ДИПЛОМ (1) |
| "sms-дети" (1) |
| "Kinder Room" (1) |
| Вахта Памяти (1) |
| цирк (1) |
| китап кибетендэ (1) |
| козге бал (1) |
| туган кондэ (1) |
| ачык чара (1) |
| театр (1) |
| Бай эти (1) |
| хикмэтле кэлэпуш (1) |
| хэзинэ (1) |
| в ТЮЗе (1) |
| Абдулла Алиш (1) |
| олкэннэр коне (1) |
| укытучылар коне (1) |
| козге кросс (1) |
| Җәлил укулары (1) |
| уныш бэйрэме (0) |
| уныш бэйрэме (1) |
| уныш бэйрэме (0) |
| энилэр бэйрэме (1) |
| Урок Цифры (1) |
| театр атналыгы (1) |
| Китап-якын дус (1) |
| Театр елы (1) |
|
Alina Samitova
4 июля 2017
+7
971
14 комментариев
|
|
Мин конкурсларда катнашырга яратам. Чираттагы « Бердэм Россия» партиясенен бер проекты булган «Балалар илне ясый» рэсем конкурсынын «куркыныч юллар» номинациясендэ катнашып, район этабында жину яуладымю Э республика буенча алганда бэйгене оештыручыларнын махсус булэгенэ ия булдым. Булэклэну очен мин 12 нче июнь Россия коне конне Казанга булэклэну тантанасына бардым. Ул «Ревьера» отеленын Лазурный берег залында узды. Монда минаТатарстаннынюл куркынычсызлыгы фонды директоры Рифкать Миннехонов спорт велосипеды тапшырды, э «Бердэм Россия» партиясеннэн планшет, «Ривьера» кунел ачу комплекасыннан аквапаркка оч билет булэк иттелэр.
|
|
Минем жэйге ялларым унышлы гына башланып китте дисэм дэ ялгыш булмас иде. Жэйге ялымнын беренче конендэ мин, районыбызда булып узган балаларны яклау коненэ багышланган бэйрэмгэ чакырылдым. Мин бу бэйрэмгэ дустым, классташым Язилэ белэн бардык. Бэйрэмдэ оештырылган уеннарда катнашып рэхэтлэнеп кунел ачтык. Конкурсларда катнашып жинулэр яулап булэклэр хэм дипломнар белэн булэклэндек.
|
|
мин быелгысы елны энием белэн районыбызнын Туган якны ойрэну музеенда булдым. Монда мин бик кирэкле мэглуматлар белэн таныштым.
|
|
Сугыш... Нинди авыр сүз бу. Бу сүздә күпме түгелгән күз яше, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр.... Бу сүз күпме кешенең йөрәгендә авыр яра калдырган. Күпме кешеләр якты киләчәк өчен җаннарын да кызганмаган. Халкыбыз Бөек жиңүне күп югалтулар бәрабәренә яулап алган. Без боларның барысын да укып, ишетеп, зәңгәр экраннарыбыз аша күрәбез . Ә сугышта катнашучыларның ниләр кичергәнен күз алдына китерү дә куркыныч бит. Минем дәү әтиемнең әтисе Шәрәфетдинов Сәләхетдин дә 1941 елның 2 июнендә сугышка китеп бара. Ул китү белән 15 июнь конне дәү әтием дөньяга килә. Бабаем киткәч нибары бер хат юллый: «Исән чыгып булмас, ахры...», – дип өзгәләнеп яза ул. Шул көннән башлап, бернинди хәбәре дә килми, хәбәрсез югала. Шулай итеп тормыш тулысынча дәү әбиемә кала. Берсеннән-берсе нәни 2 бала (дәу әтиемнең 4 яшьлек абыйсы да була) белән тол кала. Авырлыклар белән булса да дәү әбием балаларын үстерә , тормышлы итә. Сугыш эзсез узмаган. Инде минем шул чорда үскән дәү әтием дә, дәү әнием дә юк . Аларның гомерләре кыска булган. Мин хатирәләр сорап калырга өлгермәдем. Тик шулай да, уйлана торгач, мин авылыбызды яшэп ятучы бердэн бер сугыш ветераны Мөлеков Котдус бабай янына сугылырга булдым. Сугыш сүзен ишетүгә ул: «Әй, кызым, Сугыш ул− тетерәндергеч исем, явыз исем, үзе үткән юлда күпме бушлык, күпме хәсрәт-кайгы китерде», − дип куйды. Аңа үткәннәрен искә алып сөйләү бик авыр булды. Чөнки бөтен үткәнне искә алырга кирәк, ди ул: күпме шәһәр, авылларның юкка чыгуы, иптәшләренең күз алдында үлеме. Мөлеков Котдус бабай 1927 елның 10 маенда Аксу авылында дөньяга килә. 17 яшьлек яшь егет булса да, 1944 елда аны да сугышка чакырып алалар. Үзләре белән бик кирәкле җылы киемнәрне генә алырга кушалар. Аларны иң элек Ульян өлкәсенә кыска курсларга, аннан Германия ягына озаталар. «Фашистлар безгә каршы бик куәтле ут ачуларына карамастан, аларга каршы торырга барлык көчебезне тоттык, җиңәргә омтылдык. Ләкин без командирыбыз Черноховскийны саклап кала алмадык. Ә мин могҗиза белән генә исән калдым. Минем аягым каты яраланып, госпитальгә озатканнар. Анда инде миңа операция ясаганнар. Бу көннәрдән соң озакламый Җинү көнен каршы алдык», −диде ул күзләреннән тамган яшьләрен сөртеп. Котдус бабай Бөек Ватан сугышында «Германияне җиңгән өчен» II дәрәҗә орден белән бүләкләнә. Мин Котдус бабайның сөйләгәннәреннән соң уйга чумдым. И, Ходаем! Без нинди рәхәт, матур, тыныч тормышта яшибез икән. Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез − бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшик, дуслар! Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак − бәхетле балачак Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез. |
|
Без кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, күбесе кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөри капканы. Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткәндә, без хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт “Сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм” булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр. Безнен авылда бары бер генэ ветераныбыз калды. Ул Котдус бабай. Без ана мэктэп укучылары тарафыннан оештырылган концертыбызы курсэттек. |
|
"Тукай туган көн"
26 апрель – яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненэ авылыбыз мэдэният йортында шагыйрьнең әсәрләре жырлары буенча кичэ үткәрелде. Анда без шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, сойлэнгэ шигырьлэргэ урыннар билгелэнде. Һэм кичэ азагында дипломнар белэн булэклэндек. |
|
Мин этием белэн районыбыз китапханэсендэ булдым.Монда мине ачык йозле , кин кунелле апалар каршы алды. Алар мине матур эчтэлекле мин укымаган китаплар белэн таныштырдылар.
Мина монда булу бик охшады. |
|
В Центральном парке Буинска открылся книжный шкаф
Работники централизованной библиотеки установили его для буккроссинга, то есть заочного обмена книгами. Домик с книгами будет находиться там всегда. Каждый может взять книгу и почитать, а также принести свои для других. Только надо не забывайть о бережном отношении к книгам– не рвить, закрывать дверцы, чтобы не повредить книги ветром и дождем. |