Автор блога: | Равиль Кашапов |
Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш.Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап-алардан кискен төстә баш тарту. Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше дөнья куя. Тагын шунысы аяныч - наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы. Шул максаттан чыгып, китапханәдә "Замана афәтләре " исеме астында китап күргәзмәсе булдырылды. Күргәзмәдә наркомания һәм эчүчелек буенча китаплар урнаштырылды. Китаплар белән танышырга,үзегез өчен файдалы мәгьлүмат алырга китапханәдә көтәбез
Равиль Кашапов
23 ноября 2022
+13
357
23 комментария
|
Абдуллин, Гафар Абдуллович Афзалов, Гамиль Гимазетдинович Басыров, Зильфат Рауфович Баянов, Нур Галимович Гибадуллина, Лилия Фаисовна Госманов, Рауис Госманович Гумеров, Флун Фагимович Давлетов, Баян Еркеевич Загитов, Ильназ Насихович Зарипова, Рина Баяновна Ибрагимов, Фаиль Мирзаевич Имамов, Вахит Шаихович Иманов, Зуфар Минтимирович Мирза, Мухаммат Мутин, Ильдархан Ибрагимович Мутин, Мухтар Исхакович Султанова, Рауза Рифкатовна Шагирзян, Лена Шаехов, Ленар Миннемохимович |
Это путешествие в мир литературы, знакомство с творчеством писателей прошлого и современности через чтение их произведений, посещение литературных музеев, встречи с писателем, это приобщение к культуре семейного чтения. |
Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, ала рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән. Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. |
В библиотеке очень много книг, журналов и все это называется книжным фондом. Для того, чтобы мы могли быстро найти нужную книгу, она должна стоять на своем месте. Другими словами можно сказать, что каждая книга имеет свой дом и свою квартиру. У каждой книги есть свой номер из букв и цифр – шифр. По этому шифру можно узнать адрес книги: этаж и полку, где она хранится. В ящиках - каталогах хранятся карточки с названиями и шифрами всех книг. Посмотрит библиотекарь на такую карточку, сходит в хранилище и принесёт тебе нужную книгу А вот это, ребята, читательский формуляр , куда записываются все книги, которые вы прочтете. В нашей библиотеке есть два основных отдела: абонемент и читальный зал. Абонемент в библиотеке означает место, где выдают книги на дом. У нас есть книги, которые не выдаются на дом – это энциклопедии и словари. Это книги, которые могут понадобиться читателям в любой день Книги – как люди: рождаются, живут, стареют и могут болеть. Главные причины – время и небрежное отношение к книге. Книга может полностью разрушится. |
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! Габдулла Тукай Әти-әнинең баласына биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбия. Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһү гәләйһи вәссәлләм бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башлана. Беребез өчен дә сер түгел: милләтебезне саклап калуда ислам диненең дә, татар теленең дә бер үк дәрәҗәдә роле зур. Шул ике мөһим факторның берсе генә булса да какшаса, милләтнең юкка чыгуы ихтимал. Бөек татар галиме Шиһабетдин ага Мәрҗәни әйтүенчә: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Алар – милли тел, милли кием, милли гореф”. Милләтебезнең киләчәге балаларыбыз кулында булганга, аларга милли, дини тәрбия бирү зарур. |