Автор блога: | Равиль Кашапов |
Кыш бабайның туган көнен һава торышы суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана. Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, белгечләр ышандыруынча Кыш бабай бик карт инде – аңа 2000 яшьтән артык икән! Кыш бабайның туган көнен ел саен зурдан кубып үткәрү гадәте бар. Ул көнне аңа котлаулар, матур теләкләр юллыйлар. Тәбрикләргә дөньяның төрле почмагыннан «туганнары» да килә: Америкадан Санта Клаус, Финляндиядән Йоулупукки, Япониядән Одзи-сан һәм башкалар. Әлбәттә, оныгы Кар кызы да бабасын котларга килми калмый. Бу көнне Бөек Устюгта зур чыршы урнаштыралар, аның тирәли әйлән-бәйлән уеннар оештыралар һәм бәйрәм утларын кабызалар. Шул рәвешле, көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлана
Равиль Кашапов
24 ноября 2020
+33
415
11 комментариев
|
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Борын заманнарда бер авыл агаеннан - Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар. Ул, һич тә аптырамыйча: - Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Чөнки, балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә. Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл, фасылында, “Көзге бал” |
Бүген - Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
|