Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар, Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар. Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши, Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше. Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр, Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр, Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул; Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!
|