Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук, Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук! Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән; Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
|