Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр; Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр. Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк– ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп. Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары; Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул
|