Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
|