Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә, Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
|