Сезне легендар шэхес Нургали Миннихановнын эш отстэле хэм бик яраткан шогыле белэг таныштырасым килэ.Буш вакытларныда ул шахмат уйнврга яраткан.Бугенге кондэ дэ районыбызда анын истэлегенэ багышланган шахмат уеннары оештырыла.Шахмат тарихына күз салсак, башта аны 4 кеше уйнаган. Йөрешләр уен сөякләре ыргытып билгеләнгән. Борынгы шахматлар комарлы уеннар рәтенә кергән, хәзер исә шахматларны салкын акыл белән, һәр адымны ныклап уйлап уйныйлар, анда очраклылык элементы юк дияргә дә була. Шуңа да карамастан, шахмат партиясенең ахырын алдан әйтү мөмкин түгел: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин.
Халыкара спорт комитеты 1999 елда гына шахматларны спорт төре итеп таный. Шунысы кызык: Олимпия уеннары составына керткәндә керлинг уенын "бозда шахмат уены" дип рекламалыйлар. Парадокс, керлинг - Олимпия уеннары составында, ә шахмат әлегәчә бу төркемгә кертелмәгән.Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә. Тормыш гел җиңүдән генә тормый бит. Шахматта да шулай.