Автор блога: | Марьям Андреева |
Укучынын мэдэни кондэлеге проекты буенча Саба районыды уз укучыларын онытмый.1 июнь конне район кулэмендэ жинучлэр осен бик матур чара оештырылган иде.Торле конкурслар экият геройларынын матур чыгышларын карадык.
Марьям Андреева
8 июля 2022
+2
903
2 комментария
|
Аллага шокер менэ бит тырышлыгыбыз юкка булмаган.Безне Республикабызнын ин мтаур кунел ачу урыны курчак театрына булэклэу тантанасына чакырдылар рэхмэт оештыручыларга.
|
Менэ нихаять тырышуыбызнын нэтижэсе.Мин портал буенча да район буенча да укучынын мэдэни кондэлеге проекты жинучесе.
|
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына сәяхәтем.
Кайларда гына булып нинди генә мәдәни чараларда булырга туры килмэде мина.Укучынын мәдәни көрдэлеге проектын оештыручыларга мен рәхмәт.Театрмы ул,коцертмы,музей яки китапханәме мин хәрберсеннән уземэ ниндидер яналык алам,мэгьлумат туплыйм.Ә буген сезгэ Татарстаныбызнын ин затлы,ин зәвыклы театры Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан алган тәэсирләрем белән уртаклашасым килә. Театр бинасы 1936 елда архитектор Н.П.Скворцов проекты буенча төзелә башлый. 1948 елда архитектор И.Г.Гайнетдинов бинаның фасад һәм интерьерларына, антик бизәк һәм татар халкының гамәли бизәлеш сәнгате элементларын берләштереп, совет неоклассицизмы стилендә үзгәрешләр кертә. Ян-яктагы ярымтүгәрәк фасадларда А.С.Пушкин (скульптор Н.К.Вентцель) һәм Г.Тукай (скульптор Е.И.Шулик) һәйкәлләре урнаштырыла. Театр интерьерларын бизәү эшендә скульптор В.В.Ламмерт һәм рәссам Ч.Г.Әхмәров катнаша.Театр ачылу турында карар 1933 елның 4 ноябрендә ТАССР Халык комиссарлары советы тарафыннан кабул ителә. Театр 1939 елның 17 июнендә Н. Җиһанов әсәре буенча «Качкын» операсы премьерасы белән ачыла. Беренче балет спектакле («Файдасыз саклык» – «Тщетная предосторожность», П.Гертель) 1939 елның 9 сентябрендә күрсәтелә.16 ел дәвамында спектакльләр Казан Зур драма театры һәм Татар академия театры сәхнәләрендә бара. 1956 елдан үз бинасында куела башлый. Аның сәхнәсендә куелган беренче спектакль – Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы.Труппаның беренче составында Татар опера студиясен тәмамлаган З.Байрашева, Г.Кайбицкая, А.Измайлова, С.Садыйкова, М.Булатова, Х.Зәбирова, М.Рахманкулова, Ф.Насретдинов, Н.Даутов, У.Әлмиев, Л.Маев, Л.С.Верниковский, М.Булат-Родионов һ.б. була. Алар – театрда куелган спектакльләрдә төп партияләрне беренче булып башкаручылар.Театр Татарстанның милли опера һәм балет сәнгате үсешенә үз эшчәнлегенең беренче унъеллыгында аеруча зур өлеш кертә («Ирек», «Алтынчәч» (Н.Җиһанов; 1940, 1941), «Галиябану» (М.Мозаффаров; 1940) опералары, «Шүрәле» (Ф.Яруллин; 1945) балеты, «Башмагым» (Җ.Фәйзи; 1942) музыкаль комедиясе, «Түләк» операсы, «Зөһрә» балеты (Н.Җиһанов; 1945, 1946). Гомумэн бик матур затлы хэм завыклы бу театр. Залына узуга ниндидер бер бөтенләй башка дөньяга килеп эләккән кебек хис итэдер монда үзен һәркем.Зәвык белән бизәлгән зал,затлылыгы белэн күзгә ташлана.Ә репертуарга килгәндә бай эчтэлекле,яхшы куелыш белән истә кала биредә балет спектакльләре.Актерларнын образлары бик уйланып сайланылган.Гомумән гаилэбез белэн бик охшатып кайттык элеге театрны. Мәрьям Андреева.2Асыйныф укучысы.Шәмәрдән “Үсеш” лицее. |
Альфия появилась на свет 15 января 1933 г. В небольшом селе Актаныш (Республика Татарстан). В пятилетнем возрасте девочка потеряла маму, еще толком не успев отойти от утраты, девочка узнает, что на фронте во время ВОВ погиб ее папа. Воспитывала будущую звезду ее тетя.Будучи еще юной, обнаружила у себя прекрасный вокал и стала солисткой Татарского государственного ансамбля песни и танца. Тогда ей было 15 лет. Она исполняла исторические и современные народные песни, а также в ее репертуар вошли композиции популярных композиторов тех времен. Нотную грамоту и профессиональное пение девушка осваивала в Татарской Государственной филармонии имени Габдуллы Тукая у художественного руководителя Волковой Раисы Каримовны.В 1957 году талант звезды татарской эстрады был по заслугам оценен в столице России. Выступление певицы на Декаде татарского искусства и литературы было просто потрясающим. Оно надолго запомнилось публике, которые с восторгом восприняли творчество Авзаловой.Трагическое событие произошло 15 июня 2017 года, когда Альфия Авзалова покинула наш мир по причине инсульта. Этому предшествовало несколько лет тяжелой болезни. Уже через три дня состоялись похороны певицы и церемония прощания с ней. Погребена она в столице Татарстана на Ново-Татарском кладбище.
|
Гаилэбез белэн туган авылым мэдэни кунел ачу комплексында булдык.Халкыбызнын милли традициялэре хэр жирдэ диярлек чагылыш тапкан биредэ.
|
Буген без Г.Кариев театрына Матур Сити премьерасына килдек.1918-1919 елларда Казанның Алафузов театрында балалар труппасы оештырыла. Җитәкчесе — актер, режиссер, педагог Касыйм Шамил (1892-1981). Балалар, яшүсмерләр өчен «Корымчы бабай», «Шүрәле» спектакльләре куела.
1932 елда ВЛКСМ өлкә комитеты каршындагы Балалар Үзәк мәдәният йортында Татар яшь тамашачы театры ачыла. Оештыручысы — Касыйм Шамил, ТАССР халык артисты (1940). Актерлардан Ибраһим Шаһгалиев, Исхак Илялов, Фуат Халитов һ. б. хезмәт куя. Театр 1934 елда ябыла. 1949 елда Татар яшь тамашачы театры янәдән оеша. Режиссер Кәшифә Тумашева (1903-1977) Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлап кайткан актерларны туплый: Асия Галиева, Дэллюс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәев, Рауза Әхмәрова, Шахсәнәм Әсфәндиярова, Гали Хөсәенов, Асия Харисова, Шакир Харисов. Куйган спектакльләре: «Кузый Күрпәч белән Баян сылу» (Габит Мөсрәпов), «Васса Железнова» (Максим Горький), «Болан-Патша» (Карло Гоцци). Бер сезон эшләгәч, 1950 елда театр ябыла. Актерларны Камал театрына күчерәләр. 1987 ел Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе оештырыла. Аңа Фәрит Хәбибуллин нигез сала. Шуның белән Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы башлана. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле (реж. – Ф. Хәбибуллин), 1988 елның 25 февралендә куела. Беренче постановкада Нуриәхмәт Сафин,Зәйтүн Яркәев, Әлфинур Хисами, Әлфинур Фатихова, Гасыйман Ширгазин, Кәримә Нуруллина, Мәдинә Сәхипгәрәева, Фәрит Хәбибуллин, Земфира Хәсәнова, Рөстәм Фатыйхов, Алмаз Хәмзин катнаша. Соңрак аларга Илдус Фәиз кушыла. 1991 елда студия дәүләт статусын ала, аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә. Аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмау сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният сарайларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.1996 елда аңа Казанның Казанның Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае — элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә. Аны төзекләндергәннән соң, 2002 елда, коллектив үз сәхнәсендә спектакльләр куя башлый. 2012 елның сентябреннән Петербург урамындагы «Победа» кинотеатры бинасына ия булды. 2007 елның 16 февралендә Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме бирелә. |