Халкыбызда элек-электән якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәт, туган илгә мәхәббәт яшәгән. Бу сыйфатлар борынгылар тарафыннан югары бәяләнгән:
Илен белмәгән – игелексез,
Халкын белмәгән – холыксыз,
Ә нәселен белмәгән- нәселсез,- дигән тәкъбир безне әхлаклы булырга өнди.
Шулай ук “Җиде буыныңны бел!”дигән гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган.
Шәҗәрә (нәсел агачы, гарәп. شجرة - «агач» сүзеннән) — нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән нәсел агачы, язмасы. Шәҗәрәләрне өйрәнә торган фән генеалогия (γενεά — «гаилә» + λόγος — «сүз, белем») дип атала.Сармаш"/
"Сармаш" нәсел шаҗәрәсе виртуоз гармунчы Кирам Сатиевның бабаларын, туганнарын туплаган нәсел агачы.