ГлавнаяБЛОГИПервоклашки, объединяйтесь!

Новые записи
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:14 - Полина Алексеева 0 0
Полина Алексеева
С днём Великой Победы!
сегодня в 00:13 - Полина Алексеева 0 0
Мастер классы на празднике 9 мая
Мастер классы на празднике 9 мая
вчера в 19:45 - Риана Ярмеева 0 0
Праздничный парад
Праздничный парад
вчера в 18:55 - Риана Ярмеева 0 0
Как широко отметили День Победы в Нурлате
Как широко отметили День Победы в Нурлате
вчера в 18:43 - Риана Ярмеева 0 0
Авто с пробегом
Авто с пробегом
вчера в 18:36 - Риана Ярмеева 0 0
9 мая
9 мая
вчера в 18:34 - Риана Ярмеева 0 0
Великой Победе 80
Великой Победе 80
вчера в 18:26 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:25 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Великой Победе 80
вчера в 18:24 - Риана Ярмеева 0 0
Народный хор Победы
Народный хор Победы
вчера в 18:22 - Риана Ярмеева 0 0
Участие в Открытом микрофоне
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:14 - Риана Ярмеева 0 0
Риана Ярмеева
Участие в Открытом микрофоне
вчера в 18:13 - Риана Ярмеева 0 0
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
Старые добрые хиты от кавер-группы «Площадка»!
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Победа через века...
Победа через века...
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
Республиканский конкурс ЭКОВЕСНА 2025.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
Международный конкурс рисунков ОТКРЫТКА ПОБЕДЫ.
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Всероссийские учения
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
Диана Назарова.
Всероссийские учения
8 мая 2025 - Диана Назарова. 0 0
+153 RSS-лента RSS-лента

Первоклашки, объединяйтесь!

Автор блога: Ислам Галеев
Хочу поделиться новыми сказками моего брата Риназа. Он любит сочинять разные интересные сказки. Сказки у него со смыслом и ,главное, на татарском языке. Я тоже хочу научиться писать, как он. В этом он очень походит на мою маму. Он тооже очень много читает и выдумывает разные истории. Вот в этой рубрике я хочу познакомить и вас, дорогие мои друзья, с его интересными сказками.
Мин - табигать баласы.
Әкият.
Мин - табигать баласы.
Нурларын чәчеп таңда кояш кабына. Тирә-юньдә яшь бөреләр, яңа шытып чыккан чирәм исе. Бар җиһанда әкренләп яшәү иртәсе кабына. Яз алып килә бу яшәү иртәсен!
Дан сиңа, яз, дан сиңа, яз!
Менә шул матур иртәләрнең берсендә дөньяга килде ул. Әнисенең җылы кочагына елышып, матур күзләрен ачканда:
-Уяндыңмы ,йомшагым,-дигән назлы сүзләр астында иркәләнеп сузылды,борын очлары белән иснәнеп ,күкрәк эзләде. Татлы сөтне имгәч, инде дөнья бөтенләй түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Йомшак тәпиләренә басып, әнкәсе артыннан ияреп өннән чыкты. Иртәнге чыкларда ялтырап күренгән дөньяга шаккатып хозурланып торды. Әнкәсе аны әкренләп дөнья белән таныштырды.
-Бу кояш – безне җылылык белән иркәләүче, бусы һава – иксез-чиксез күк, бусы зәңгәр чишмә, әнә ефәк келәмле алан, менә шаулап торган агачлы урман...
Шунда нәүмизләнеп карап торган баланың башында сорау туды һәм ул әнкәсеннән сорады:
-Ә мин, син кем соң, әни?
Әнкәсе шунда елмаеп, яратып улына карады һәм:
-Син - керпе, улым, син – менә шушы матур табигатьнең бер баласы - диде.
-Мин – керпе, мин – табигать баласы?!-дип кабатлады сабый.
Менә шунда ул үзен тирә-якны чолгап алган бар нәрсәнең табигать икәненә төшенде, аңа гашыйк булды; яратып, үз итеп бар көченә:
- Мин - табигать баласы!!!- дип,тирә-якны яңгыратып кычкырды.
Каршы яктан кайтаваз аңа:
-Си-и-н - табигать баласы! –дип җавап кайтарган шикелле булды.
Көн артыннан көн дигәндәй, атналар, айлар узды. Йомшак матур тәндә үзгәрешләрне күреп, “йомшагым” дигән сүзгә күнеккән керпе малае бераз куркып калды. Аның тәнендә әкренләп шырпылар үсә башлады. Башта алар кытыршы гына иде, ә соңыннан инде кадый да башладылар. Керпе-ананың үзенә карашы үзгәрмәсә дә, инде алга утыртып сөюләр, кочулар кими барды. Бу бик тә-бик тә сәер иде. Ләкин...
Бер дә бер көнне Керпе-ана сөекле улын табигатькә үзе белән соңгы тапкыр алып чыкты. Бу аларның бер-берсеннән аерылышу көне иде. Ана улын зур тормышка – бөек табигатьнең үзенә озатты һәм әйтте:
-Син инде, улым, җитлектең, алдагы тормышыңны үзең алып барырлык үстең, курыкмыйча алга атла! Табигать сине көчле энәләр белән яратты. Бу – синең саклану чараң. Авыр чакта син моңа үзең төшенерсең, табигать сиңа үзе ярдәмгә килер, онытма-а-а...
Табигатьнең ымсындыргыч сихри көче керпе улының йөрәгендә яшьлек дәрте утын кабызып,аны алга, тормышның үзенә тартты.
Курку качты, дөнья, тормыш дигән мәшәкать табигать баласына үз юлын ачты.
Бурсыклар илендә.
Әкият.
Табигать – туган йортыбыз.
Бурсыклар илендә мәш килеп яшиләр, эшлиләр: агачлар кисәләр, йортлар салалар. Берсеннән-берсе матур мәһабәт йортлар пәйда була, киң юллар урман аша салына, елгаларда зур-зур күперләр салына. Әйе, матур шәһәр калка.
Ләкин карт бурсыкның җаны тыныч түгел, күңеле шомлана. Кичләрен сирәгәйгән урман буйлап тынчыган елгага төшә һәм таңны шунда утырып каршылый. Йөрәк әрни, җылый. Табигать-ана аның белән бергә авыр сулый, гөрселди, уфтана. Ул моның барысын да сизә, күрә. Табигатькә күпме зыян килә. Нигә яшьләр моны күрми дә, нигә сизми дә икән дип, көн дә йөрәге елый.
Әй, җиткерсеннәр, төзесеннәр. Тик нигә шулкадәр табигатьне рәнҗетергә? Күпме агач кисәләр, кайберләрен яраксыз дип, елгага агызалар. Ә алар әнә инде елга өстен каплап килә. Елгага инде сулар һава җитми, балыклар чарасызлыктан ярга сикереп чыгып җан бирәләр. Урманнар сирәгәя. Юллар төзибез дип, кисеп бетерәләр. Ә кече дусларга кайда яшәргә, кая качарга? Һаваны төтен исе, газ исе басты. Безнең ише картларга сулавы бигрәк читен.
Ә табигать елый. Күзләреннән яшьләр акмый, алар инде кибеп баралар. Чишмәләрнең челтерәү тавышлары бик сирәк ишетелә.
Менә таң ата. Ә кошлар җыры кайда соң? Төтен, сөрем, гөрелте аларны кай якларга дөмектерде? Карт бурсыкның шундый уйлар бергә йөрәге елый, күңеле сыкрый.
Тагын көн башлана, тагын илдә төзелеш,гөрелте, кисү, тарттыру һ.б.
Ә бит бар иде шундый тыныч заманнар: калын хуш исле урман: « Әйдә, яшьти, кер, тор,яшә,сарыф итмә, рәхәтен күр!» - дип,үз кочагына алган чаклар…
Шушы саф сулы, балыклар чумып уйнаган елгада ул үз сөйгәнен тапты, гайлә корды, балаларын үстерде, илгә чыгарып җибәрде. Их, үзгәртергә иде әле яшьләрне, аңлатырга иде…
Тәгәрәп, уйнап юлдан бабасын каршыларга онык бурсык килде. Ул көн саен аны шулай каршылый иде. Бүген бабасының күзләрендә яшьләр күреп, аның да елыйсы килде. «Бабай, нтгә елыйсың, бер-бер җирең авыртамы, сиңа миннән нинди ярдәм кирәк?» - дип күзләренә карап ялварды.
Менә, менә аның ышанычы, дәвамчысы.
-Улым, күрәсеңме бу табигатьне. Ул - безнең йортыбыз, анабыз. Ә син кара, аның чәчләре агарып сирәгәйгән, күз яшьләре кибеп бара. Ә төтен, сөрем исеннән үпкәләре кабарган. Аңа суларга бик авыр.
- Бабай, син нәрсә турында сөйлисең? – дип, кабат сорады бала бурсык.
- Улым, кара, урманнар бетеп бара, чишмәләр челтерәве көннән-көн сирәгәя, ә кошлар тавышын бөтенләй ишетмибез.
- Әйе, диде бала бурсык. Нишләргә соң, бабакай?
-Улым, табигать биргән байлыкларны сарыф итмәскә, ә кадерләп саклап яши белергә кирәк. Кискәнсең икән бер агачны, утырт икене; чишмәләрне яңартырга, елгаларны тазартырга, урманга кошларны кайтарырга кирәк, улым.
Әйе, ди бала бурсык. Мин әтигә әйтермен, әти башка дусларына. Без барыбыз да бердәм булып табигатькә ярдәм кулы сузарбыз.
- Ай, рәхмәт, улым, мин тиккә яшәмәгәнмен икән. Болай булгач, табигатьнең киләчәге бар.
Вакытлар узды, туфраклар тузды. Бурсыклар илендә урман гөрләп, чишмәләр челтерәп, кошлар сайрап, елгаларда балыклар уйнап торды. «Табигать – туган йортыбыз, аны һәрчак саклап ,кадерләп тотарга кирәк», -дип, инде бабай булган бала бурсык үз оныгына тәрбия, акыл-киңәшләрен бирә иде…
Сказка "Шарик лети"
Сказка.
Три воздушных шарика.
В пылящейся коробке одного магазина лежали непроданные три воздушных шарика. Из-за обилия ярких игрушек, никто не обращал на них внимания. Однажды в магазин зашел один мальчик, у которого в руках были медные монеты, ровно в девять рублей. Он, озираясь по сторонам, что-то искал. Продавец поинтересовался:
«Чего желаете, молодой человек?»
Мальчик, держа в руках монеты, ответил:
«Я шариков хочу, но их у вас нет.»
«Подождите, молодой человек, были у меня шарики, они где-то залежались»,- ответил продавец.
Найдя запыленную коробку, продавец протянул мальчику три шарика:
«Больше нет, только вот последние эти три.»
«Спасибо, мне и этих хватит», - сказал мальчик.
Заплатив свои девять рублей, радостный и счастливый, мальчик ушел из магазина. Придя домой, он приготовил нити, ножницы и фломастеры. После ужина он начал надувать свои шарики. Первый шарик был сине-голубого цвета. Он обрисовал шарика как настоящего воздушного шара. На нити прикрепил коробку из-под спичек и посадил в него улитку. Через форточку окна он вечером выпустил свой воздушный шар на исследования мира улиткой. У улитки были усики, как у пришельцев из космоса. Он казался ему самым настоящим супергероем. Шар тихо-тихо поднялся ввысь и плавно полетел над городом. После пыльной коробки это было настоящим воздушным приключением. А шар летел, летел, летел…
На следующий день решилась судьба другого шарика. Нарисовав на нем веселую гримасу клоуна, мальчик привязал нить на ветку дерева, которое росло перед окном его друга. Этот друг был прикован к постели, не мог самостоятельно двигаться. Проснувшись утром, он увидел на окне веселого клоуна, который звал его на улицу. Лицо клоуна сияло, глаза смеялись. А оранжевый цвет переливался на солнце, даря лучезарный цвет комнате мальчика. Счастьем наполнилась комната, желание жить и нужность ощутил в себе больной мальчик. А шарик, после пыльной коробки, все веселил и веселил.
Третий шарик был самым большим. Он был ярко-зеленого цвета. Мальчик оставил его для себя, для своего дня рождения. А до него еще было три дня. Он привязал нить своего шарика ближе к окну, на край полки. Каждый день он любовался своим шариком. И ему хотелось делиться им. Приглашения были разосланы. И вот он долгожданный день его рождения. Сегодня все его друзья будут рядом с ним. Они вместе будут играть с великолепным ярко-зеленого цвета шариком. С этими мыслями он утром раскрыл глаза. Но что же он увидел? Его прекрасный шарик увял, еще не даря никому радости. Но мальчик не расстроился, он распустив нить, снова начал надувать. Шар разрастался и разрастался, стал больше прежнего. Радуясь великолепию, шар давал себя надувать все больше и больше, забыв о том, что в один миг он может разорваться. Но этот миг стояло того, думал шар. Пришедшие друзья в гости ахнули увидев огромный шар. Началась веселая игра, но в комнате не было простора и шар лопнул. Переживаниям не было границ, но мальчик, быстро сообразив, из каждых разорванных кусочков надул пять маленьких шариков. Из одной большой радости получилось уже пять маленьких, но много, много радости после пыльной короб
Интересные сказки.
Әкият.
Сандугач һәм Чишмә.
Борын-борын заманда, чәчәкле аланда, җырлап-сайрап, яшәгән ди бер Сандугач. Көне-төне сайрап, һәммә кемнең һәм нәрсәнең күңелен күреп яшәгән ул. Ләкин Сандугач бик матур сайраса да, җыры белән күпләрне үзенә гашыйк итсә дә, чынында исә, ул бик төссез, кечкенә-чүрәкәй һәм бик ямьсез кош булган. Шуңа күрә дә башкаларның күзләренә күренмичә генә җырлый да җырлый, сайрый да сайрый ди. Иртәнге таң нурыннан алып кояш баешына кадәр, хәтта төннәрен дә моңланып сайраган бу. Шушы матур сайраучыны һәркемнең дә күрәсе килгән ди. Ләкин Сандугач бик сак кош булган . Шуңа күрә оясын да беркем дә эзләп тапмас яйсә кермәс җиргә кора икән. Күпчелек ул оясын кычыткан, куак-әрәмәләрдә корып, балаларын шунда утырып чыгарган. Җәй аеның иң матур таңнарының берсендә моңланып-моңланып сайраганда, җылы сәфәр җиле чыгып, моның моңлы тавышын ерак урман артларына җиткергән ди. Куе урманның бер читендә ялгыз Чишмә яшәгән. Мондый моңлы матур тавышны әле аның бердә ишеткәне юк ди. Дөрес, урманда матур сайраучы кошлар яшәгән ди, әмма Сандугач кебек сайраучы моңарчы булмаган икән. Чишмә бу тавышны эзләргә һәм ул кошны табарга уйлаган ди. Ургып-ургып кайнап чыккан да, челтерәп агып, тавышка таба юл ярып аккан бу. Җир астыннан юллар ярып бару бик җиңел булмаган, ләкин сөйгәнен күрү, моңлы тавышын тыңлау рәхәте аңа алга барырга дәрт биргән ди. Ә Сандугач сайраган да, сайраган, җиргә бәхет тараткан. Ниһаять, бераз ял итим дип туктаган да, ни күрсен - каршында салават күпере төсле төрле матур төсләргә кереп, Чишмә кояш нурында ялтырый ди, аның җырына кушылып бик матур челтери ди. Сандугач үзе дә сизмәстән Чишмәгә гашыйк булган, ләкин сөюен ачарга ашыкмаган, чөнки һаман да шул кечкенә-чүрәкәй ямьсез булуыннан бик нык тартынган бахыр. Оялуыннан тизрәк кычыткан арасына кереп качкан ди. Ә Чишмәкәй сабыр икән, Сандугачны көтеп, челтери дә челтери ди, сөйгәне җырлаганда, суы сафлана, чиста һәм салкыная ди. Сандугачкай түземсезләнеп кич җиткәнен зарыгып көтә , сусавын басарга караңгыда гына Чишмәгә төшә икән.