ГлавнаяБЛОГИПервоклашки, объединяйтесь!Интересные сказки.

Новые записи
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Казанский Цирк
Казанский Цирк
1 февраля 2026 - Мария Иванова 0 0
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Орбита фест
Орбита фест
27 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
МультЕлка
МультЕлка
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спектакль Дук-Ду
Спектакль Дук-Ду
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Концерт к 270 летию Моцарта
Концерт к 270 летию Моцарта
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Кукольный театр экият
Кукольный театр экият
25 января 2026 - Мадина Валиахметова 0 0
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Выставка " На златом крыльце сидели "
Выставка " На златом крыльце сидели "
24 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Буратино в кино
Буратино в кино
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 +1
Конек-горбунок в Казанском цирке
Конек-горбунок в Казанском цирке
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Москва
Москва
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Новогоднее представление в ДК Ленина
Новогоднее представление в ДК Ленина
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Раифа
Раифа
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Выставка промыслов в ДК Залесный
Выставка промыслов в ДК Залесный
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Кинотеатр
Кинотеатр
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0

Интересные сказки.

Автор
Опубликовано: 4064 дня назад (20 декабря 2014)
+6
Голосов: 6
Әкият.
Сандугач һәм Чишмә.
Борын-борын заманда, чәчәкле аланда, җырлап-сайрап, яшәгән ди бер Сандугач. Көне-төне сайрап, һәммә кемнең һәм нәрсәнең күңелен күреп яшәгән ул. Ләкин Сандугач бик матур сайраса да, җыры белән күпләрне үзенә гашыйк итсә дә, чынында исә, ул бик төссез, кечкенә-чүрәкәй һәм бик ямьсез кош булган. Шуңа күрә дә башкаларның күзләренә күренмичә генә җырлый да җырлый, сайрый да сайрый ди. Иртәнге таң нурыннан алып кояш баешына кадәр, хәтта төннәрен дә моңланып сайраган бу. Шушы матур сайраучыны һәркемнең дә күрәсе килгән ди. Ләкин Сандугач бик сак кош булган . Шуңа күрә оясын да беркем дә эзләп тапмас яйсә кермәс җиргә кора икән. Күпчелек ул оясын кычыткан, куак-әрәмәләрдә корып, балаларын шунда утырып чыгарган. Җәй аеның иң матур таңнарының берсендә моңланып-моңланып сайраганда, җылы сәфәр җиле чыгып, моның моңлы тавышын ерак урман артларына җиткергән ди. Куе урманның бер читендә ялгыз Чишмә яшәгән. Мондый моңлы матур тавышны әле аның бердә ишеткәне юк ди. Дөрес, урманда матур сайраучы кошлар яшәгән ди, әмма Сандугач кебек сайраучы моңарчы булмаган икән. Чишмә бу тавышны эзләргә һәм ул кошны табарга уйлаган ди. Ургып-ургып кайнап чыккан да, челтерәп агып, тавышка таба юл ярып аккан бу. Җир астыннан юллар ярып бару бик җиңел булмаган, ләкин сөйгәнен күрү, моңлы тавышын тыңлау рәхәте аңа алга барырга дәрт биргән ди. Ә Сандугач сайраган да, сайраган, җиргә бәхет тараткан. Ниһаять, бераз ял итим дип туктаган да, ни күрсен - каршында салават күпере төсле төрле матур төсләргә кереп, Чишмә кояш нурында ялтырый ди, аның җырына кушылып бик матур челтери ди. Сандугач үзе дә сизмәстән Чишмәгә гашыйк булган, ләкин сөюен ачарга ашыкмаган, чөнки һаман да шул кечкенә-чүрәкәй ямьсез булуыннан бик нык тартынган бахыр. Оялуыннан тизрәк кычыткан арасына кереп качкан ди. Ә Чишмәкәй сабыр икән, Сандугачны көтеп, челтери дә челтери ди, сөйгәне җырлаганда, суы сафлана, чиста һәм салкыная ди. Сандугачкай түземсезләнеп кич җиткәнен зарыгып көтә , сусавын басарга караңгыда гына Чишмәгә төшә икән.

Бер дә бер көнне Чишмәгә Бака килгән. Чишмә суларының салкынын ул да бик яраткан ди. Гөберле җаны-тәне белән Чишмәгә гашыйк булган . Гыйшык җырларын кичләрен, гөберләтә-гөберләтә, Чишмәгә багышлап җырлый ди. Чишмә үз суын Гөберлегә дә кызганмаган , ләкин үзенең Сандугачка гашыйк булуын челтерәп-челтерәп сөйләгән ди. Гөберле көнләшүеннән кабарган - кабарган да, чүт кенә ачуыннан шартламаган. Мәкер кора ди, Сандугачка нинди зыян салыйм икән ди. Сандугач моңланып сайраганда, ямьсез итеп гөберди башлый ди. Ләкин Сандугач, гомумән, киң күңелле булган, ул Гөберленең дә җырлыйсы киләдер дип, сабыр итә ди, аңа юл куя икән. Ә Чишмә көннән –көн көчлерәк мәхәббәт утында яна ди. Гөберле шулай итеп Сандугачка сайрарга комачау итә башлаган. Сандугач аптыраудан һәм Гөберленең явызлыгыннан гаҗәпкә калып , вакытлыча телсез калган.
Сандугачның җырлаудан туктавын – Чишмә үзен яратмавында дип уйлап, азрак кайный башлаган , челтерәве кимегән , кайгысыннан кара урманга борылган ди. Ә Гөберле, Чишмә урынында калган болганчык суда яшелләнеп, сазлыкта гашыйкларны аердым дип, Чишмәне үземә караттым дип, сөенеп яши дә, яши ди.
Сандугач Чишмәнең китүенә бик кайгырган , саргайган , моңлы тавышын да югалткан . Тирә-як бушап, шыксызланып калган, моңлы әрәмәлек чүплек оясы булып калган.
Сандугач , мәхәббәтен мәңгегә югалтудан куркып, Чишмәне эзләп, ерак урман ягына очкан. Караңгы урман читендә ялгыз челтерәп аккан Чишмәне эзләп тапкан.Килеп җитүгә, аның салкын суында коенып, тәмле суларыннан авыз иткәч, аңа тавышы яңадан кайтканын сизеп, ялкынланып-ялкынланып, мәхәббәт җырын сайрап җибәргән. Сөйгәненең моңлы тавышына уянып, Чишмә җир куеныннан ургып-ургып кайнап чыккан, челтерәп Сандугач тавышына кушылып, ул да җырлап җибәргән.
Шул вакыттан , таңда, Сандугач җырын ишетеп, Чишмә суын эчкәннәрнең дә күңелләрендә мәхәббәт уты кабына башлый, ди.
640 просмотров
Комментарии (12)
Алия Салахова # 26 декабря 2014 в 17:33 +12
интересно
Ислам Галеев # 27 декабря 2014 в 22:00 +5
Я рад, что понравилось тебе, лови+
Камила Габдракипова # 3 января 2015 в 06:56 +22
Супер! Хорошо иметь такого талантливого брата! v
Ислам Галеев # 3 января 2015 в 18:35 +5
Он один на всю школу))))
Алсуня Кашфразиева # 30 декабря 2014 в 03:41 +2
И мне понравилось!!!!
Ислам Галеев # 31 декабря 2014 в 21:31 +4
Спасибо, Алсуня)))
Х. # 1 января 2015 в 10:35 +2
v
Ислам Галеев # 3 января 2015 в 07:00 +3
Спасибо, лови +
Аделя Хусаинова # 12 января 2015 в 06:16 +1
миңа бик ошады әкиятләрең.молодец dance love
Ислам Галеев # 13 января 2015 в 19:00 +2
Анастасия Сидорова # 19 января 2015 в 04:31 +1
лови плюсы
Ислам Галеев # 23 января 2015 в 17:34 +1
Спасибо, Настя!!!!