«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИМои впечатления от посещенийСело перед революцией

Село перед революцией

Автор
Опубликовано: 3822 дня назад ( 5 ноября 2015)
Редактировалось: 1 раз — 18 апреля 2026
Настроение: супер
+71
Голосов: 71
Революциягә кадәр Иске Урыссу авылында 360 хуҗалык булган, 25%-90 хуҗалык-аерым җирбиләүчеләр; 15%-54 хуҗалык урта хәлле; 60%-216 хуҗалык җирсез, ярлы. Бу ярлы гаиләләр ярым ач, җимерелеп килүче йортларда яки землянкаларда торалар.
Авылда барлыгы -436 берәмлек хуҗалык булган, 2000 артык кеше яшәгән,
4 мулла, 2 мәзин, 3 магазин тотучы, 1 сәүдәгәр булган. 22 хуҗалык аерым җир биләп, урман һәм көтүлек тоткан. Югары, яки “Башкорт” очында Гапделгани бай тегермән тоткан. Иске магазин урынында Газизуллин Харис, Исмаил бай малайлары Даут, Мостафа һ.б. җирле байлар булганнар. Авылда 2 мәчет булып, беренчесендә Әхмәтгали һәм Мөхәммәтзаһит муллалар булганнар. Бу мәчет 1841 елны Казан сәүдәгәрләре Садрый бай ярдәмендә салдырылган. Икенче мәчеттә Мияссар һәм Габдерахман муллалары идарә иткәннәр.
Авылның халкы санын, туучыларны, үлүчеләрне исәпкә алып баруны, ике арада килеп чыккан низагларны җайга салуны мәчет имамнары алып барган. Урыссу авылында ике мәчет булган. Ике мәчете булгач,ике мәхәллә дип йөртелгән.
Бүгенге мулла Исмагыйлев Зәки ага истәлегеннән:
“Авылда күп һөнәрчеләр яши. Иң беренче булып һәр мөселман өендә коръән булдыру. Коръәнне Казан ягыннан китереп саталар. Акча булмау сәбәпле, әйләнеш товар белән йөри. Кеше коръәнне алу өчен товарны әзерләп тора. Коръән-әбинеке, бабайныкы, әтинеке, әнинеке булып йөри.”
1928 елны 1нче мәчет авыл халкы рөхсәте белән дәүләт карамагына алына, 1936 елда манарасы киселеп төшерелә. Авылдашыбыз Тәнзилә апа истәлекләреннән:
“Без дәрестә утыра идек. Кинәт авыл уртасында тавыш купты, кошлар оча, тузан күтәрелә башлады. Йөгерешеп тышка чыксак, мәчет манарасын кисәләр. Бөтен авыл күз яше түгә. Манараны кисеп төшүреләре була, ул кире торып утыра. Бераз басып торганнан соң манара кабат авып төшә. Авылны кара корым каплаган кебек булды. Манараны кисүдә катнашучыларның язмышлары фаҗигале булып тәмамланды.”
Икенче мәчет мәктәп урамында 15 номерлы йорт урынына урнашкан була. Исмәгыйлев Зәки ага истәлегеннән:
“Мәчетнең мәдрәсәсе Хәйбуллина Флера урынына урнашкан иде. Мәчеттә Мияссар һәм Габдрахман муллалар муллалык итә. Мәдрәсәгә исә 5 еллык Бәйрәкә мәдрәсәсеннән күп хәзрәтләр һәм абыстайлар килеп укыталар иде”.
1015 просмотров
Комментарии (10)
Айгуль Зайдуллина # 5 ноября 2015 в 12:17 0
Бай тарихлы авыл.
Ренат Юсупов # 5 ноября 2015 в 12:20 0
Авыл чал тарихлы
Данил Козлов # 5 ноября 2015 в 12:28 0
Яхшы да соң безнең авыл!!!
Ильнар Зайдуллин # 5 ноября 2015 в 12:39 0
Әйе шул, Данил
Ильназ Халиуллин # 6 ноября 2015 в 14:05 0
Яхшы материал.
Алексей Агашков # 6 ноября 2015 в 14:22 0
Класс
Инсаф Шамбазов # 30 ноября 2015 в 18:36 0
Лови +!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:14 0
здорово!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:14 0
здорово!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:14 0
+
Мы в контакте