ГлавнаяБЛОГИМои впечатления от посещенийИстория происхождения названия села, первые жители

Новые записи
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
Праздник " Солнце в Маслëнке" .
вчера в 21:03 - Ильвина Мазитова 0 0
Прощание с "Әлифба"
Прощание с "Әлифба"
18 февраля 2026 - Амирхан Хакимов 0 0
Мастер-класс в ГМИИ РТ
Мастер-класс в ГМИИ РТ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Фестиваль PROнаука в КФУ
Фестиваль PROнаука в КФУ
16 февраля 2026 - Ясмина Даукаева 0 0
Сказка о царе Салтане!
Сказка о царе Салтане!
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
Nur Now - Выставка цифрового искусства.
15 февраля 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Чебурашка 2 в кинотеатре
Чебурашка 2 в кинотеатре
6 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Казанский Цирк
Казанский Цирк
1 февраля 2026 - Мария Иванова 0 0
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Орбита фест
Орбита фест
27 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
МультЕлка
МультЕлка
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спектакль Дук-Ду
Спектакль Дук-Ду
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Концерт к 270 летию Моцарта
Концерт к 270 летию Моцарта
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Кукольный театр экият
Кукольный театр экият
25 января 2026 - Мадина Валиахметова 0 0
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Выставка " На златом крыльце сидели "
Выставка " На златом крыльце сидели "
24 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0

История происхождения названия села, первые жители

Автор
Опубликовано: 3761 день назад ( 5 ноября 2015)
Настроение: супер
+71
Голосов: 71
Иске Урыссуы авылы хәзерге Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Татарстанның баш каласы Казан шәһәреннән 350 км ераклыкта урнашкан.
Ул чорда авыл утырган урынның табигате бик матур һәм бай була. Хәзерге чорның аксакаллары сөйләвенә караганда,авыл янында “Каравыл” тавында, хәзерге ферма һәм хэзерге алма бакчасы урнашкан урында, аннан арырак ямь-яшел урманнар булган. Хәзерге чорда Бәйрәкә тавы дип аталган һәм шундагы зират урыннары сазлыклы урманнар белән капланган булган.
Хәзерге авыл урынына килеп,беренче утрак тормыш корган кешеләр кызганычка каршы билгеле түгелләр. Алар хәзерге мәктәп урынына урнашкан булганнар. Икенче бер күчеп килгән гаилә хәзерге ферма урынына урнашкан. Шуннан соң авылга Казан арты авылларыннан күчеп килә башлаганнар. Казан арты халыклары килеп утырганчыга хәтле авылда чирмеш һәм калмык-монголлар: Хорамша, Рыс, Сөбәй һәм башка бабайлар тирмәләр корып, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Борынгы халыкның әйтүенә караганда авылнын исеме дә Рыс бабайның исеменнән алынган булса кирәк. Рыс сүзенең мәгънәсе “бәхетле” дип тәрҗемә ителә. Шуннан чыгып, авылның атамасының мәгънәсен “Бәхет суы” дип аңлатырга була. 1921 – 1924 елларда Иске Урыссудан бик күп авыллар (Яссы-Тугай, Ташкичү, Кыска Елга, Кордон һ.б.) аерылып чыга. Шуннан башлап, авылның атамасын Иске Урыссу, дип йөртә башлыйлар.
1763 елда авылга Минзәлә районы, Карыйлы авылыннан Туктамыш хан улы Ибраһим исемле кеше күчеп килә.Ул авылга хатыны, өч улы белән килә. Ибраһим Иске Урыссу авылында төпләнеп кала.
Ибраһимның авылга килүен әйтеп узгач, авылның шәҗәрәсен дә искә аласы килә.
Татар шәҗәрәләреннән күренүенчә Рыссуы (Урыссу) авылы өч нәселдән барлыкка килгән: 1-Дию Мәнгуф-Кәбәк-Туктамышхан-Ибраһим. Бу шәҗәрә 11 буынны эченә ала. Ибраһим үзе-4 буын, ә 7-11 буыннары 20 гасырда яши.
Шәҗәрәнең борынгы өлеше 14 гасыр тарихына карый. Нәселе Туктамыш хан заманында Кырымның Мангуб каласы тирәләреннән Нократ буйларына күчеп утыра, соңрак Ык буйларына да тарала.
2-Кыргыз шәҗәрәсе. Сәетзадә, “коркод ата” дан соң 7 буын, Колчан бидән соң тагын 3 буын калдырып, Гомәрдән башлана.
3-Әхмәр бабай нәселе.
Кыргыз шәҗәрәсе 1913 елгы “Шура” журналының 10 санының тышлыгында беренче тапкыр басыла. Кыргыз нәселе 17 гасырда ук башкортларга беркетелгән. Каркод ата нәселе булган Колчан би һәм Тыныч би гә Алексей Михайлович Романов кушуы буенча, Сөн буйларыннан башлап, Ютазы , Дим елгаларына кадәр Кандыз авылын кертеп сузылган җирләр, аларга булу турында Уфа воеводасы князь Трубецкой 1632 елда “Охранная грамота” тапшырыла. Кыргыз шәҗәрәсенә кергән нәсел кешеләре “башкортлар” дип аталып йөртелгәннәр. Шәҗәрәне нигә искә алдык дип аптырамагыз. Чөнки авылның бүгенге Каразирек авылыннан алып Урыссу-Ютазы юлының каршы ягы җирләре Уфа өязенә кергән, соңрак Самара өлкәсе җирләре булып йөргән. Ә юлның бу ягы Казан губернасыныкы булган. Бары 1920 елда ТАССР төзелгәч кенә безгә кушылган.
1387 просмотров
Комментарии (11)
Ренат Юсупов # 5 ноября 2015 в 12:21 0
Да, это очень интересно
Данил Козлов # 5 ноября 2015 в 12:29 0
Материалны музейдан алдыңмы?
Ильнар Зайдуллин # 5 ноября 2015 в 12:39 0
Әйе, Данил. Музей җитәкчесе бирде.
Диана Рузиматова # 5 ноября 2015 в 12:32 0
Узган елны мин әлеге тема буенча проект эше башкарган идем.
Ильнар Зайдуллин # 5 ноября 2015 в 12:40 0
Ничек булды соң?
Ильсия Садыкова # 5 ноября 2015 в 12:33 0
Бик кызык!!!
Алексей Агашков # 6 ноября 2015 в 14:23 0
Интересно
Инсаф Шамбазов # 30 ноября 2015 в 18:36 0
Интересная статья!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:14 0
здорово!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:14 0
здорово!
Риана Карамова # 21 ноября 2018 в 19:14 0
+