Борынгы кешеләр теге яки бу хәрәкәтнең ни өчен эшләнгәнен ау вакытында, азык тапканда төшенә башлаганнар. Мәсәлән, кизәнеп ыргыткан чакта таяк яисә таш ераккарак оча. Гәүдәне бераз алга таба исәң, тизрәк йөгерәсең, йөгереп килгән уңайга сикерсәң, ераккарак сикереп булачак һ.б.
Моны аңлагач, кешеләр аларны үзләренә кирәк чакта куллана башлыйлар. Шулай итеп, физик культура һәм спорт барлыкка килә.
Борынгы грек шәһәре Спартада, мәсәлән, 7 яшьтән башлап ир балалар көн буена махсус мәктәпләрдә марш атларга, сикерергә, йөгерергә, сөңге ыргытырга өйрәнгәннәр.