Известный татарский композитор - Губайдуллин Ринат Шарипович
Автор
|
Опубликовано: 3627 дней назад ( 5 ноября 2015)
Настроение: отличное
|
|
Гобәйдуллин Ринат Шәрип улы – татар музыка дөньясында үз тавышын тапкан, халык арасында популярлык казанган талантлы композитор. Аның “Бир кулыңны гүзәлем”, “Күңелеңә авыр алма”, “Күчмә кошлар”, “Каз өмәсе” һәм башка җырлары халык арасында киң таралган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск шәһәре музыка-педагогия училищесын тәмамлый. 1976 елда Чаллы каласына күченә. Шунда “Сердәш” ансамблен оештырып җибәрә. 1980 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. “Сердәш”тә республикабызның бик күп танылган җырчылары иҗат юлын башлый. Бүген дә яшь талантларны ачу эшен дәвам итә.
2348 просмотров
Комментарии ()