Минем туган авылым Колшәриптә, без, балалар өчен,"Яңа ел маҗаралары" дип аталган бик күңелле бәйрәм үткәрделәр.Мәдәният йорты каршында бик матур бизәлгән чыршы-сылукай басып тора.Китапханәче Әлфия апабыз бәйрәмне башлап җибәрде.Матур теләкләр әйтте һәм яңа ел турында җыр җырлады.Ул авылыбызның талантлы җырчысы.
Бәйрәмебезгә Убырлы ,Кыш бабай ,Кар кызы, җирән маймыл да килделәр.Без бергәләшеп бик матур итеп биедек,чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрдек.
Кыш бабай безнең белемнәребезне тикшерде: шигырь сөйләтте,табышмакларга җаваплар әйттек,"Кем тизрәк?"уенын уйнадык,рәхәтләнеп татарча көйгә биедек.
Бәйрәм азагында бергәләшеп фотога төштек.Кыш бабай оныгы белән барлык кунакларга да бүләкләр,конфетлар өләштеләр.