ГлавнаяБЛОГИКөндәлек вакыйгалар.

Новые записи
Чебурашка 2 в кинотеатре
Чебурашка 2 в кинотеатре
6 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Казанский Цирк
Казанский Цирк
1 февраля 2026 - Мария Иванова 0 0
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Орбита фест
Орбита фест
27 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
МультЕлка
МультЕлка
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спектакль Дук-Ду
Спектакль Дук-Ду
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Концерт к 270 летию Моцарта
Концерт к 270 летию Моцарта
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Кукольный театр экият
Кукольный театр экият
25 января 2026 - Мадина Валиахметова 0 0
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Выставка " На златом крыльце сидели "
Выставка " На златом крыльце сидели "
24 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Буратино в кино
Буратино в кино
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 +1
Конек-горбунок в Казанском цирке
Конек-горбунок в Казанском цирке
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Москва
Москва
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Новогоднее представление в ДК Ленина
Новогоднее представление в ДК Ленина
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Раифа
Раифа
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Выставка промыслов в ДК Залесный
Выставка промыслов в ДК Залесный
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
+123 RSS-лента RSS-лента

Көндәлек вакыйгалар.

Автор блога: Гузель Шакирова
Эрмитаж - Казан
Эрмита
Эрмитаж - Казан
ж-Казан.
Эрмитаж - Казан (музей) – Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан федераль дәүләт мәдәният оешмасы «Дәүләт Эрмитажы» сәнгать һәм мәдәният-тарих музееның Казан шәһәрендә ачылган бүлекчәсе–эрмитажның Русия территориясендә ачылган беренче филиалы. Казан Кремле музей - тыюлыгының структура берәмлеге булып тора.
Музей Казан Кремле территориясендәге элекке Юнкерлар укуханәсе бинасында урнашкан. Күргәзмә залының мәйданы 868 кв.м.
«Дәүләт Эрмитажы» музееның Казандагы бүлекчәсен ачу Казан шәһәренеңМеңъеллыгын билгеләп үтү вакыйгасы белән бәйле. 2005 елның 23 августында «Дәүләт Эрмитажы» җитәкчелеге белән Казан Кремле музей - тыюлыгы җитәкчелеге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. Музей бүлекчәсенең рәсми ачылу көне – 2005 елның 28 августы. «Дәүләт Эрмитажы» музееның директоры Михаил Пиотровский Казан бүлекчәсен ачу тантанасында катнаша һәм ачык лекция укый, «Алтын Урда. Тарихы һәм мәдәнияте» исемендә беренче күргәзмәне тәкъдим итә.
Татарстанның һәм «Дәүләт Эрмитажы»ның хезмәттәшлеге 1997 елда «Кубрат хан хәзинәсе» күргәзмәсеннән башлана. Эрмитаж (Санкт-Петербург) 1997 - 2004 елларда Казан шәһәрендә 5 мәртәбә зур күргәзмә уздыра. 2004 елда, бер яктан, «Дәүләт Эрмитажы», икенче яктан, Татарстан мәдәнит министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан фәннәр академиясе арасында Казан шәһәренең Меңъеллыгына Казан шәһәрендә «Эрмитаж үзәге» исемле мәдәни - агарту һәм белем бирү программасы ачу максаты турында беркетмәгә кул кую була.
Эрмитаж - Казан музей үзәге Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев хәерхаһлыгы белән ачыла.


Кызыклы факт
Эрмитаж –Казан – дөньякүләм данлыклы «Дәүләт Эрмитажы» музееның башка шәһәрләрдә ачылган 4 нче (Русиядә– 1 нче) бүлекчәсе:
• Лондон, Самерсет-Хаус (2000) [2]
• Лас-Вегас (Невада, АКШ), Соломон Гуггенхайм музее (2001) [3]
• Эрмитаж-Амстердам (Голландия), Амстелхоф (2004)
• Эрмитаж-Казан, Казан Кремле музей- тыюлыгы (2005)
• Феррара (Италия), герцог Д'Эсте замогы (2006)
Эрмитаж - Казан

• Эрмитаж-Выборг, Виипури музее (2010)
• Эрмитаж-Омск (2016-планда)
"
Салих Сәйдәшев музее
Салих Сәйдәшев музее.
Музей 1904 елда архитектор Ф.Ф. Амлонг төзегән һәм республика әһәмиятендәге тарихи һәйкәл булып саналган ике катлы бинада урнашкан. Әлеге ишегалды флигеле кайчандыр хөкүмәт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре җәмгыяте клубы бинасы комплексына кергән.
Салих Сәйдәшев музее
Салих Сәйдәшев музее
Салих Сәйдәшев музее
Муса Җәлил музее
Муса Җәлилнең музей-фатиры.
Күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, әдәбият һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Җәлилнең тормышына, иҗатына, батырлыгына багышланган музей-фатирына 1982 елда нигез салына.
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Муса Җәлил музее
Казан Кремле
Казан Кремле
Казан тарихы.
X гасыр башында, Идел буе сәүдә юлында Болгар дәүләте оеша. Сәүдә мөнәсәбәтләре һәм болгарларның 922 нче елда Ислам динен кабул итү, шәһәрләрнең тиз үсүләренә нык тәәсир итә. Шулай итеп, X-XI гасыр чикләрендә Казан шәһәренә нигез салына. Казан каласы беренче көннәрдән төньяк чикләрне сакта тота һәм күрше финн-угор халыклары белән алмаш сәүдәне башкара. Шуңа күрәКазан-су тамагы болгарлар өчен стратегик яктан бик әһәмиятлеурын була,шул сәбәптән XI-XII гасыралар чигендә агач ныгытмаларны ташка алыштыралар. Монголлар һөҗүме вакытында Казан тормышында яңа этап башлана. 1230-1240 нчы еллардаИдел тамагы һәм аръяк Чулман якларыннан качаклар килеп, шәһәртерриториясе, шактыйаз вакыт эчендә,берничә мәртәбә үсә. XIII гасырның икенче яртысында, Казан Болгарстанның иң мөһим шәһәрләренең берсе булып тора. Казан виллаятебашкаласы,шәһри Казанның әмире “олуг солтан, солтаннарның атаклы ярдәмчесе, ихтирамлы әмир… җиңүче… нәсел һәм дин горурлыгы…Раббин Галәмин шәүләсе…” дигән исемнәргә лаек булган. Казан хәкимләре Рус князьларына һәм Болгар әмирләренә тиң булып Алтын Урда ханнарының вассаллары булганнар.
XIV гасырның икенче яртысында “Болгарыш чоры” (“Великая Замятня”)башлана. Шул чакта, 1376нче елда Дмитрий Донской, күзәтүсез калган Казан каласына һөҗүм итмәкче була, ләкин казан халкы “чакырмаган кунакларны” туп атып каршылый (артиллерия кулланалар), анысы җитмәсә, дөяләргә атланыпкаршы һөҗүм итәләр.
Шул ук чакта Болгар шәһәрне Аксак Тимер яулап җимергәннән соң, борынгы башкалыбызның сәүдә һәм сәяси үзәк буларак дәрәҗәсе төшә. 1431нче елда князь Федор Пестрый тар-мар китереп элеккеге Алтын Урданың мәркәзен гомумән хәрабәләргә әйләндерә.Болгар урынын Казан шәһәре ала,яңаакчаларга “Болгар әл-җәдит” (Яңа Болгар) дип сугыла.
1438 нче елдан шәһри Казан-мөстәкыйль Казан ханлыгының башкаласы. Яңа дәүләткә Алтын Урданың соңгы хәкимнәренең берсе Олы-Мөхәммәд хан нигез сала. Казан шәһәре үсә барып бистәләр барлыкка килә -Кол-Әхмәт бистәсе, Көраиш бистәсе һ.б. Шәһәребез бөтен дөньяга Кунаклар утравында уздырылаторган ярминкәсе белән яңгырый. Бу ярминкәгә Мәскәү белән татар ханлыкларыннан гына түгел, ә Төркия, Иран, Сәмәркәнд, Бохараи Шәриф һәм Каф таулары артыннан киләләр.
XVI гасырда Казан мәдәнияты чәчәк ату чорын кичерә: монда Мөхәммәд-Әмин, Хаҗитарханлы Шәрифи, Мөхәммәдъяр кебек шагыйрьләр иҗат итәләр. 1533 нче елда Сөембикә Җан-Али ханга кияүгә чыгып Казанга килен булып төшә, аның исеме тарихыбызга Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе булып керә. ОлыМөхәммәд хан заманыннан Казан шәһәре 11 тапкыр камап алына, һәм аны ике ай камаудан соң, 1552 елның2 октябрьндә рус гаскәрләре көчләп алалар. Исән калганнарны Кабан арты сазлыкларына куып чыгаралар, анда Татар бистәсе барлыкка килә.



Казан Кремле