Автор блога: | Хөҗҗәтова Камилә Илназ кызы |
Кышын әле мин тагын чаңгыда шуарга бик яратам икән. Үзебезнең Нөркә урманына әни һәм абыем белән чыгабыз.
Хөҗҗәтова Камилә Илназ кызы
15 мая 2018
+3
450
3 комментария
|
Бассейнны шундый яратам! Юк, ялгыш әйттем, мин су коенырга яратам! Ә кыш көне кайда су коенабыз? Дөрес, бассейнда!
|
Әти белән икәүләп кышын кошларга менә шундый җимлек ясадык. Хәзер инде аның кирәге калмады, тик ул һаман Нөркә урманының шул агач ботагында эленеп тора. Кыш тагын килеп җитәчәк бит! Кирәге чыгар!
|
Быел Казан циркы төзекләндерелеп, кабат эшли башлады. Аның ачылышына күпбалалы үрнәк гаилә буларак безне дә чакырдылар. 16 март иде ул. Рөстәм Миңнеханов бездән ике рәт кенә алда утырып карады аны, ышанасызмы?! Бөтен бала-чага аның янына фотога төшәргә җыелды. Ул барысы белән дә төште, елмаеп сөйләште. Мин генә, кыюсыз, оялдым, бармадым. Аның каравы, цирк искиткеч шәп булды! Хайван-җәнлекләр дә, акробатик номерлар да күп иде. Шулай да миңа иң ошаганы клоуннар чыгышы булды.
|
Язгы каникулда без Яр Чаллыга "Великан йорты"на бардык. Үзем кадәр чупа-чупс күргәнем юк иде әле, шунда күрдем!
|
Кыш үткәч тә кайда тимераякта шуып була? Дөрес, боз сараенда! Актанышта "Лачын" боз-спорт сарае эшли. Абыем элегрәк анда хоккей белән шөгыльләнә иде, хәзер инде җиңел атлетикага күчте. Ә тимераякта шуарга гаиләдә барыбыз да яратабыз. Ял көннәрендә "Лачын"да без еш кунак.
|
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры зурлар өчен дә, балалар өчен дә спектакльләр куя икән. Керпе турындагы спектакльне бик яратып карадык.
|
Кышкы каникулларда без гаиләбез белән Яр Чаллыга бардык. Актанышка иң якын шәһәрләрнең берсе ул. Әни алдан ук белешеп, "Эверест" скалодромына (кыяга менү) билетлар алып куйган иде. Мин башта бераз куркып торсам да,соңыннан ошап китте: кыя шикелле итеп эшләнгән стенага тотынып менәр өчен кечкенә генә ташлар беркеткәннәр. Ике куллап шуларга тотынсың, аякларың белән дә шуларга басасың һәм, әйдә, өскә үрмәлә! Рәхәтләндем генә!
|
Мин - Камилә Хөҗҗәтова. Актаныш авылыннан. Миңа нибары 8 яшь. 2 сыйныфта укыйм. "5"леләрем дә, "4"леләрем дә күп, ә менә "3" алган чагым сирәк була.
Анысы да булмас иде әле, тик мин бик тә уйнарга яратам. Иртән мәктәпкә киткәнче дә мультиклар карап алырга җитешәм хәтта. Ә буш вакытымда, кышын- чана белән тауда, яз, җәй, көзләрен урамда - велосипедта җилдерәм, роликларда чабам, әлбәттә инде, дусларым белән дә төрле уеннар уйныйбыз. Моннан тыш, мин җиңел атлетика белән шөгыльләнәм, сәнгать мәктәбендә флейтада уйнарга өйрәнәм. |