
значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.









Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!
| Автор блога: | Alina Samitova |
| Все рубрики (189) |
| буада яна ел (0) |
| чыршы янында (0) |
| мин концертта (1) |
| Буа театры (1) |
| хуш элифбам. (1) |
| туган авылым (1) |
| осенние фантазии (1) |
| волшебница (1) |
| Юркин Парк (1) |
| туган тел (1) |
| сохраним природу (1) |
| книжный домик (1) |
| Алина Самитова (1) |
| Алина Самитова (1) |
| козге кросс (1) |
| ДИНОДАН ДИПЛОМ (1) |
| "sms-дети" (1) |
| "Kinder Room" (1) |
| Вахта Памяти (1) |
| цирк (1) |
| китап кибетендэ (1) |
| козге бал (1) |
| туган кондэ (1) |
| ачык чара (1) |
| театр (1) |
| Бай эти (1) |
| хикмэтле кэлэпуш (1) |
| хэзинэ (1) |
| в ТЮЗе (1) |
| Абдулла Алиш (1) |
| олкэннэр коне (1) |
| укытучылар коне (1) |
| козге кросс (1) |
| Җәлил укулары (1) |
| уныш бэйрэме (0) |
| уныш бэйрэме (1) |
| уныш бэйрэме (0) |
| энилэр бэйрэме (1) |
| Урок Цифры (1) |
| театр атналыгы (1) |
| Китап-якын дус (1) |
| Театр елы (1) |
|
Ленин комсомолына - 100
30.10.2018 2018 нче елның 30 нчы октябрендә Ленин Комсомолына 100 яшь тулды. Бу датага багышлап, мәктәптә “Минем комсомол яшьлегем” дигән истәлек очрашу булып узды. Очрашуга Буа ветераннар оешмасыннан Роза Хасановна һәм Наилә Садертдиновналар килделәр. Алар укучыларга комсомол оешмасының тарихы, эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары, районнан киткән герой комсомоллар турында эчтәлекле һәм кызыклы докладлар укыдылар; презентацияләр күрсәттеләр; укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. http://diary-culture.ru/users/SAlina2008/photos/public5276.html
Alina Samitova
5 декабря 2018
+7
472
9 комментариев
|
![]() Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла. Тимераякта шуу ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк. Шул исәптән, мэктэбебездэ төрле чаралар үткәрелде. “Сак бул, юка боз”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәгә “Юка боз куркыныч” дип исемләнгән видео-өзек карап йомгак ясалды. Сөйләм теле эшчәнлегендә укучыларга водолаз һөнәре турында мәгълүматлар сөйләнде. Балалар водолаз һөнәрен алу өчен кыю, батыр, көчле, җитез кебек сыйфатларга ия булырга кирәклегенә нәтиҗә чыгардылар. |
|
Мәктәпнең спорт календаре нигезендә мэктэбебездэ көзге кросс оештырылды. Барлык сыйныфлар бик теләп спорт чарасына җыйналды. Эстафетаны иң беренчеләрдән булып башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде.Ә 5-11 сыйныфлар аны күтәренке рухта дәвам итте. Йомгаклау өлешендә барлык бәйгедә катнашучыларга да киләсе ярышларда уңышлар теләп күмәк фотога төшү оештырылды. фото. http://diary-culture.ru/users/SAlina2008/photos/public4948.html |
![]() 4 нче октябрь конне Гражданнар оборонасының 100 еллыгы уңае белән игълан ителгән айлык кысаларында мәктәбебездә бердәм дәрес үткәрелде. Анда ГО ның тарихына багышланган кино күрсәтелде һәм викторина сораулары буенча укучыларның белемнәре баетылды |
|
5 нче октябрь көнне без укытучы апа-абыйларын төрле сюрпризлар белән гаҗәпләндердек. Иртән иртүк кулларга чәчәк бәйләмнәре тотып, матур җырлар җырлап һәм тәбрикләү сүзләре белән һәр укытучыны ишек төбеннән үк каршы алдык; үзебез ясаган котлау открыткаларын тапшырдык. Дәртле яңа биюләр, яңа җырлар, тирән мәгънәле шигырьләрдән торган зур концерт күрсәттек. Укытучылар бәйрәме уңаеннан ветеран укытучыларыбыз һәм мәктәптә эшләп чыккан хезмәткәрләрне кунакка чакырдык. Мәктәп дирекциясе аларны бәйрәм белән котлады; зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде; район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф.Ханбиковның котлау сүзләрен җиткерде. фото. http://diary-culture.ru/users/SAlina2008/photos/public4905.html |
|
Халыкара өлкәннәр көне Җир йөзенең бөтен матурлыгын Килә сезгә бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә Иң җылысын килә әйтәсе. Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр Өлкән затлар ихлас елмайса… Картайдым дип һич тә кайгырмыйк без. Безнең гомер байлык ләбаса. мин дэ дэу эниемне бу бэйрэм белэн чын кунелемнэн котладым. фото.http://diary-culture.ru/users/SAlina2008/photos/public4903.html |
|
15 нче сентябрь көнне мәктәбебездә бик матур чара узды. Без язучысы А.Алишның туган көнен билгеләп үттек. Кичэдэ язучының тормыш юлы турында сөйләдек, шигырьләрен яттан әйттек. 3 сыйныф укучылары А.Алишның “Койрыклар” дигән әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. А.Алишның әкиятләре буенча укучылар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Кичэ бик кунелле узды. фото. http://diary-culture.ru/users/SAlina2008/photos/public4854.html |
|
19 нчы сентябрь көнне Аксу урта мәктәбендә мәдәни дәрес үткәрелде. Дәресне башлангыч сыйныф укытучылары һәм китапханә җитәкчеләре үткәрде. Укучының мәдәни көндәлеге белән эшләү тәртибе турында авыл китапханәсе мөдире Нургалиева Фәридә апа таныштырды. Мәдәни көндәлек сайты белән эшләү тәртибе турында башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Гөлназ сөйләде. фото. http://diary-culture.ru/users/SAlina2008/photos/public4852.html |
|
Үлемсез полк. 09.05.2018
“Үлемсез полк” акциясендә укучыларыбыз һәм укытучылар зур горурлык хисләре белән катнашалар. Быел да һәркем үзенең фронтовик бабасының фотоларын күтәреп һәйкәл янына җыелды. Шуннан тигез сафларда авыл урамнары буйлап уздык. |
|
Бөек Җиңү бәйрәме. 09.05.2018
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы зурлап бәйрәм ителде. Бердәнбер сугыш ветераны Котдус бабай һәм тыл хезмәткәрләре өчен укучыларыбыз бик матур концерт күрсәттеләр. Авылыбыз һәм мәктәбебез җитәкчеләре аларны Бөек бәйрәм белән котладлар һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. ![]() |